|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ӘХТӘМОВА ГӨЛЗАДАШагыйрә Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова 1941 елның 15 декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул авылның урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сарапул шәһәренә китеп, берникадәр вакыт төзелештә эшче, аннары кибеттә сатучы һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп ала. 1963–1969 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Факультетның рус-татар бүлеген тәмамлагач, шул ук институтта алты ел буе библиограф вазифаларын башкара. 1975–1984 елларда Себер якларында яши – Эвенкиядә геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик хезмәтен дә, соңгы өч елында параллель рәвештә рус теле һәм әдәбиятыннан мәктәптә дәресләр дә алып бара. |
Иң күп укылган
|