поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘСӘНОВ НУРИСЛАМ

Язучы-прозаик Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шәтке җидееллык мәктәбен һәм 1959 елда Олы Нырсы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 5 нче номерлы һөнәри-техника училищесында укый. Завод станокларын ремонтлау слесаре белгечлеге буенча һөнәри белем алгач, ул 1960–1964 елларда Казан моторлар төзү заводында хезмәт юлын башлый. 1964–1967 елларда Казакъстан якларында армия хезмәтендә була. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янәдән элек эшләгән заводындагы хезмәтен дәвам иттерә, 1981 елга кадәр анда инженер, смена мастеры, өлкән мастер вазифаларын башкара. Шул елларда читтән торып укып Бөтенсоюз җиңел һәм текстиль сәнәгате институтының (Мәскәү) механика факультетын тәмамлый.

1981–1991 елларда Н.Хәсәнов әүвәл Татарстан радио-телевидение үзәгендә – редактор, инженер, аннары Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1992 елдан 2006 елга кадәр «Теләче хәбәрләре» дигән төбәк газетасының баш мөхәррире хезмәтендә. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Н.Хәсәновның республика көндәлек матбугатында беренче әдәби язмалары – шигырьләре, нәсерләре, очерк-хикәяләре – узган гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. 1982 елда эшче яшьләр тормышын сурәтләгән хикәя һәм нәсерләре тупланган «Энҗеләр балкышы» дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Сиксәненче еллардан башлап, хикәя-нәсер жанрында нәтиҗәле иҗат иткән хәлдә, Н.Хәсәнов прозаның тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы кеше язмышларын чагылдырган повестьлар язуга игътибарын юнәлтә. Авыр язмышлы кеше образларын эчке кичерешләре аша психологик планда гәүдәләндергән «Бәхилләрме йөрәк?» (1985), «Язмышың сыналганда...» (1987), «Ак балык» (1988), «Тәкъдир» (1990; икенче исеме – «Бәгырь ярасы», 2002) повестьлары укучылар тарафыннан җылы каршылана. Туксанынчы елларда боларга автор каләменең тагын да үткенләнә, фикеренең кыюлана, тел-сурәтләү чараларының байый, тематикасының тагын да киңәя-тирәнәя баруын күрсәткән «Иңрәү» лирик повесте (1998), Россия армиясендәге башбаштаклыкларны фаш иткән «Җан авазы» (2000) кебек әсәрләре килеп өстәлә. Н.Хәсәнов иҗатында юмор-сатира жанрына караган сәяси яңгырашлы сатирик хикәяләр һәм халык мәзәкләренә охшаш юморескалар да байтак.

1992 елдан ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Н.Хәсәнов – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Энҗеләр балкышы: хикәяләр һәм нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 97 б. – 6000 д.
Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 72 б. – 10000 д.
Язмышың сыналганда…: повесть, нәсер һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 104 б. – 6000 д.
Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар һәм хикәяләр / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 304 б. – 15000 д.
Сагыш: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 240 б. – 2000 д.
Хакыйкать хакы: повестьлар, хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 303 б. – 3000 д.

* * *
Цена правды: докум. повесть / пер. с татар. Г.Ершовой. – Казань: Дом печати, 2004. – 96 с. – 500 экз.
Крик души: повести / вступит. статья Р.Мустафина; пер. с татар. Г.Ершовой. – Казань: Слово, 2007. – 304 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәширов Г. Яшьләргә өмет // Казан утлары. – 1985. – № 7. – 40–41 б.
Хәсәнов М. Әйтер сүзе бар // Татарстан яшьләре. – 1985. – 19 нояб.
Камалов Б. Каләм саф корычтан // Мирас. – 2002. – № 1. – 49–50 б.
Бәдигый Х. Җан авазы // Мирас. – 2002. – № 2. – 21–27 б.
Дәүләтша Б. Гыйбрәтле «Сагыш» // Ватаным Татарстан. – 2003. – 7 февр.
Садә Г. Тауның көче – тауларда // Шәһри Казан. – 2005. – 14 окт.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»