Туган туфракның тарту көче бар
Кытай Халык Республикасының Колҗа шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Гыйззәтулла Әнвәр улы Хәсәнов – редакциябездә еш кунак. Дөресрәге, кайткан саен хәл-әхвәлләребезне белешми киткәне юк. Буш кул белән йөрми. Бу юлы да хисләрен түкми-чәчми җиткергән шигырен һәм Туфан абый турындагы язмасын китергән. Гыйззәтулла Әнвәр улы тиздән үзе дә Казан кешесе булырга җыена. Аның ике улы – Нәгыйулла белән Вәлиулла да монда инде. Нәгыйулла Казан дәүләт университетын тәмамлап, тәрҗемәче булып эшли, ә Вәлиулла әлегә укый. Өченче улы Кытайда Тибет табиблары серләрен үзләштерә. Аннан Казанга кайтып, милләттәшләрен дәваларга исәбе. Милләттәшебезнең “күчтәнәч”ләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Йөрәкләрне тетрәндердең, Туфан абый
Икенче май көнне йөрәкләрне тетрәндерерлек хәбәр ишеттек: Туфан абый вафат булган. Шул мизгелдә аның белән булган һәр очрашу күз алдына килеп басты.
2005 елның августы. Мин беренче тапкыр ата-бабамның туган җиренә – Татарстанга аяк бастым. Туфан абый белән дә беренче тапкыр шул вакытта очраштык. Идел буена, аның 70 яшьлек юбилеена да чакырулы идек. Шунда иркенләп сөйләштек, элемтәләрне өзмик дип сүз куештык. Чыннан да, вәгъдәбезгә тугры булып яшәдек. Ул көннәр минем иң шатлыклы мизгелләрем булган икән. Чал чәчле Казанымның меңьеллык бәйрәмендә дә катнашырга туры килде бит. Бик мәгънәле, чын тарихи бәйрәм булды ул. Шуңадырмы, бер минутка да исемнән чыкканы юк. Шунда Туфан абыйның сөйләгән сүзләрен йотылып тыңлаган идем. Аннан Миркасыйм ага Госманов белән телевидениедә тапшыруда катнаштылар. Бик игътибар белән тыңладым анысын да. Икесе дә бик милли җанлы, тирән уйлы кешеләр иде. Авыр туфраклары җиңел булсын. Милләтне саклау өчен бик тырыштылар. Ә бүген йөрәгем сызлый. Хәер, мин генә түгел, бу хәбәрдән бөтен татар елагандыр. Бөек кешебезне югалттык бит. Йөрәге таш булган кеше генә битараф кала алыр. Ул көнне бөтен Колҗа халкы яшь түкте. Туфан абый һәр татарның йөрәгендә урын алгандыр дип беләм. Вафат булган туганнарның урыны җәннәттә булсын. Ә безгә кулга-кул тотынышып җыелырга, бердәм булырга, Туфан аганың эшен дәвам итәргә кирәк.
Тагын кайттым Казаныма әйләнеп
Тагын кайттым Казаныма мин әйләнеп,
Яшәп киләм сиңа шулай мин бәйләнеп.
Тамырларым бик тирәндә, монда минем,
Син бит гөлләр кебек, гүзәл туган илем.
Бу хисләрем килгән әти-әниемнән,
Ә аларга калган бабам, әбиемнән.
Җирең алтын, суың зәмзәм кебек синең,
Сагынып кайттым кабат, моңлы туган җирем.
Шушы хисләр алып кайтты Казаныма,
Кадерледер миңа аның тузаны да.
И Ходаем, бирче миңа җиңеллекләр,
Калам димен башкалада гомерлеккә.
Гасырлардан гасырларга, милләттәшем,
Яшәп килдең ерак, чит-ят төбәктә син.
Берләшергә кирәк безгә, бердәмлеккә
Аяк чала алмас иде һич беркем дә.
Җыелырга һәрвакытта без әзербез,
Кабул итәсезме, дуслар? Без килербез.
Бер тамчыдан күл була, ди татар халкы,
Мөмкинлектән, әйдә, файдаланып калыйк.
www.Vatantat.ru