поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘСӘНОВ АЛЬБЕРТ

Альберт Барый улы Хәсәнов 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туган. Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1956 елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институтны 1961 елда тәмамлый һәм шул елда Лениногорск шәһәренә эшкә җибәрелә. “Ильич васыятьләре” газета редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962-1965 елларда Лениногорск телестудиясендә һәм радиосында соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда аның көндәлек матбугатта хикәяләре, очерклары басыла башлый. “Озын аяк” исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. Хәзер язучының, очерк җыентыклары белән бергә, 20 якын басма китабы бар.

Автор үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә, аңа сак мөнәсәбәттә булырга өнди. “Бер сафта”, “Юллар үргә илтә” кебек җыентыкларына тупланган очеркларында һәм документаль хикәяләрендә исә язучы нефть төбәгендә яшәүче хезмәт кешеләренең – бораулаучыларның, төзүчеләрнең күркәм образларын чагылдырырга омтыла.

Язучы озак еллар “Ватаным Татарстан” газетасы, “Татарстан” журналының үз хәбәрчесе булып торды. Китаплары рус, башкорт, украин, литва, әрмән, вьетнам, китай телләренә тәрҗемә ителде.

А.Хәсәнов күп еллар буе Лениногорск шәһәре иҗат яшьләренең “Чишмә” исемле әдәби берләшмәсенә җитәкчелек иттә.

А.Хәсәнов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова (2007) исемендәге премияләр лауреаты, “Узел верности” һәм “Кан үче” китаплары өчен “Ел китабы” конкурсы дипломнары белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәрендә яши.

Альберт Хәсәновның басылып чыккан китаплары

- Хәсәнов А. Озын аяк. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1966. – 40б.
- Хәсәнов А. Таң йолдызы. – Казан: Тат.кит.нәшр, 1967. – 96б.
- Хәсәнов А.Бер сафта. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1970. – 17б.
- Хәсәнов А.Кояш бүләк итәм. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1970. – 159б.
- Хәсәнов А.Юллар үргә илтә. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976.
- Хәсәнов А. Тугрылык. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.
- Хәсәнов А. Полет пчелы. - Казан: Агропромиздат, 1982.
- Хәсәнов А.Сөенеч. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. – 175б.
- Хәсәнов А.Радость. – Москва: Современник, 1986.
- Хәсәнов А.Шулай бер мәлне: Повесть, хикәяләр, очерклар, истәлекләр, әдәби портретлар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. – 240б.
- Хәсәнов А.Кемгә сөйлим серләремне. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990.
- Хасанов А. Узел верности. – Казань: Таткнигоиздат, 1997. – с.352.
- Хәсәнов А.Яратмый мөмкин түгел. - Әлмәт: Рухият, 2001. – 197б.
- Хәсәнов А.Кан үче: Повесть, хикәяләр, очерклар, эсселар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2002. – 254б.
- Хәсәнов А.Җәнбәт җәвере: Повестьлар, хикәяләр, публицистик язмалар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2007. – 478б.

Газета-журналларда басылган әдәби әсәрләре

- Хәсәнов А. Мин кояшны күрәм: Хикәя // Азат хатын. – 1968. - №7. – 16-18б.
- Хәсәнов А.Йолдызлар сүнәр өчен кабынмый: Очерк // Казан утлары. – 1969. - №11. – 85-90б.
- Хәсәнов А.Поши урманы: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1969. – 26 Ноябрь; Татарстан яшьләре. – 1970. – 25 декабрь.
- Хәсәнов А. Тамчылы гөл: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1970. – 25 декабрь.
- Хәсәнов А. Тылсымлы тамыр: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1971. – 22 гыйнвар.
- Хәсәнов А. Куркак Барый һәм батырлык агачы: Хикәя // Яшь Ленинчы. – 1971. – 22 май.
- Хәсәнов А. Урмандагы фаҗига: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1973. – 18 август.
- Хәсәнов А. Алай да ярамадылар: Юмореска // Ильич васыятьләре. – 1973. – 23 октябрь.
- Хәсәнов А. Петролеум ес! Хикәя // Социалистик Татарстан. – 1974. – 14 апрель.
- Хәсәнов А. Йөгереп кайтырдай булдым: Юморестик хикәя // Ильич васыятьләре. – 1975. – 2 сентябрь.
- Хәсәнов А. Тугрылык: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1980. – 30 сентябрь.
- Хәсәнов А. Фәндәм фонды: Хикәя // Казан утлары. – 1980. - №12. – 86-104б.
- Хәсәнов А. Миссионер: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1981. – 3-10 февраль.
- Хәсәнов А. Сөенеч: Хикәя // Азат хатын. – 1981. - №4. – 11-13б.
- Хәсәнов А. Тәтемәгән миллионнар: Документаль хикәя // Ильич васыятьләре. – 1981. – 1,5,11 сентябрь.
- Хәсәнов А.Авыр миссия: Хикәя // Казан утлары. – 1982. - №1. – 90-99б.
- Хәсәнов А. Бер килмәсә, килми икән ул: Юморист.хикәя // Ильич васыятьләре. – 1982. – 23-26 февраль.
- Хәсәнов А. Һәм төп мәсьәләгә кагылмый да...: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1982. – 6-7 апрель.
- Хәсәнов А. Әбием ядкаре: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1982. – 21,25 август.
- Хәсәнов А. Әбием ядкаре: Повесть // Казан утлары. – 1983. - №10. – 78-102б.
- Хәсәнов А. Авыр миссия: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1984. – 8-15 сентябрь.
- Хәсәнов А. Әйбәт; Әтәч ярдәм сорый: Парчалар // Яшь Ленинчы. – 1985. – 26 октябрь.
- Хәсәнов А. Кулыңны тыя белмәсәң: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1986. – 15-16 апрель.
- Хәсәнов А. Нигез: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1987. – 5-18 сентябрь.
- Хәсәнов А. Лилипутка бәйләнмә икән...: Хикәя // Яшь Ленинчы. – 1987. – 1 июль.
- Хәсәнов А. Кадерле көндәш: Хикәя // Казан утлары. – 1987. - №12. – 126-136б.
- Хзсзнов А. Ниверсал Нух: Хикәядән өзек // Ильич васыятьләре. – 1987. – 5 декабрь.
- Хәсәнов А. Бүтәннәргә кое казысаң: Хикәя // Ильич васыятьләре. – 1988. – 23 гыйнвар.
- Хәсәнов А. Сулкылдау: Хикәя // Ялкын. – 1988. - №6. – 25-27б.
- Хәсәнов А. Бер тапкыр авызы пешкәч: Хикәя // Заман сулышы. – 1990. – 8 август.
- Хәсәнов А. Маркиз үсмер-де-биль-Аңгырабаш Дүрткүз: Новелла // Казан. – 1994. – №1-2. – 172-186б.
- Хәсәнов А. Каһарманның үлеме: Хикәя // Сөембикә. – 1995. - №1. – 20-22б.; №2. – 20-22б.
- Хәсәнов А. Кан үче: Документ.повесть // Ватаным Татарстан. – 1996. – 28 февраль.
- Хәсәнов А. Гарантия кем бирә ала?: Юмореска // Заман сулышы. – 1996. – 21 сентябрь.
- Хәсәнов А. Надо бит... Юмореска // Ватаным Татарстан. – 1997. – 11 февраль; Заман сулышы. – 8 февраль.
- Хәсәнов А. Балыкчы маҗаралары: Хикәя // Казан утлары. – 1997. - №12. – 62-80б.
- Хәсәнов А. Оланнар, куян тотасыгыз киләме?: Хикәя // Заман сулышы. – 1997. – 11 декабрь.
- Хәсәнов А. Рододендрон – сагышлы чәчәк: Хикәя // Мәдәни җомга. – 1997. – 12 декабрь (№49). – 11-12б. (№50). – 9-10б.
- Хәсәнов А. Аларның серле җемелдәве мине шиккә төшерә: Повестьтан өзек // Ватаным Татарстан. – 1998. – 14 август. – 23 сентябрь.
- Хәсәнов А. Юмарт керпе: Хикәя // Сабантуй. – 1999. – 11 сентябрь.
- Хәсәнов А. Кара елан бар диләр...: Хикәя // Әлмәт таңнары. – 2000. – 14 ноябрь.
- Хәсәнов А. Акбашов һәм Карабашевлар: Роман-эпопеядан өзек // Заман сулышы. – 2001. – 28 июль.
- Хәсәнов А. Бүре баласын капчыкка?: Хикәя // Ялкын. – 2001. - №7. – 29-31б.
- Хәсәнов А. Белмим, сүзләрендә торырлар микән?.. Хикәя // Заман сулышы. – 2001. – 6 декабрь. – 3,4б.
- Хәсәнов А. Айсберглар?.. Шаян хикәя // Чаян. – 2002. - №13. – 7б.
- Хәсәнов А. Җәнбәт җәвере: әсәрдән өзек // Сөембикә. – 2002. - №9. – 30-33б.; ноябрь. – 33-35б.
- Хәсәнов А. Марста тереклек бармы? Хикәя // Ялкын. – 2003. - №4. – 20-21б.
- Хәсәнов А. Зәки Нури мөгезе: Юмореска // Чистай хәбәрләре. – 2003. – 21 июнь. – 4б.
- Хәсәнов А. Игелек кылырга өйрәник әле... Очерк // Ватаным Татарстан. – 2003. – 26 июль. – 3б.
- Хәсәнов А. Ташларга булыр инде... Хикәя // Ватаным Татарстан. – 2006. – 13 гыйнвар.
- Хәсәнов А. Ташларга...булыр...инде: Хикәя // Бөгелмә авазы. – 2006. – 28 апрель.
- Хәсәнов А. Вә Аллаһы әгъләм биссаваб: Әсәрдән өзек // Тормыш кыры. – 2007. - №9. – 8б.
- Хәсәнов А. Әйдүк, яшьти, мунчага! Юморестик хикәя // Чаян. – 2007. - №11. – 11б.
- Хәсәнов А. Ат тышавы: Хикәя // Отличная газета. – 2007. - №16. – август. – 4б.
- Хәсәнов А. Их! Менә ичмасам бу чегән егетләре: Чын хикәя // Отличная газета. – 2007. - №19. – 4б.

Публицистикасы

- Хәсәнов А. Рекорд – тырышлык нәтиҗәсе: “Татбурнефть” трестытың 1нче контора бораулаучылары коллективы турында // Социалистик Татарстан. – 1964. – 24 ноябрь.
- Хәсәнов А., Мадьяров Н. Шәһәребез Ленин исемендә: Лениногорск пионерлары тормышыннан // Ялкын. – 1965. - №4. – 12-13б.
- Хәсәнов А. Контрибуция: Лениногорск районы “Дружба” колхозы тимерчесе Г.Низаметдинов турында // Казан утлары. – 1968. - №7. – 99-105б.
- Хәсәнов А. Горький кызы: Лениногорск районы, Мичурин исемендәге колхоз китапханәчесе Халидә Кәлимуллина // Азат хатын. – 1969. - №5. – 13б.
- Хәсәнов А. Язучы, гражданин, коммунист: СССР Верх.Советына депутат кандидат Ибраһим Гази // Ильич васыятьләре. – 1970. – 27 май.
- Хәсәнов А. Гаилә даны: Лениногорск нефтьчеләре турында // Социалистик Татарстан. – 1972. – 2 декабрь.
- Хәсәнов А. Бар шундый егет: Җәдит Вәлиев. Лениногорск бораулау идарәсе нефтьчесе // Социалистик Татарстан. – 1973. – 23 октябрь.
- Хәсәнов А. Вышка монтажлауда алдынгы ысул: Яңалык колач җәя // Социалистик Татарстан. – 1974. – 20 июнь.
- Хәсәнов А. Хыялсыз яшәп булмый: Милиция өлкән лейтенанты А.Г.Нәбиеваның хезмәте // Ильич васыятьләре. – 1974. – 10 ноябрь.
- Хәсәнов А. Мин аңа сокланам: “Лениногорскбурнефть” идарәсенең партоешма секретаре А.Конаков турында // Социалистик Татарстан. – 1975. – 21 гыйнвар.
- Хәсәнов А. Хыял канатларында: Лениногорскидан милиция капитаны А.Нәбиев турында // Социалистик Татарстан. – 1975. – 9 гыйнвар.
- Хәсәнов А. Яңалыкка йөз белән: Лениногорск вышкалар монтажлау конторасы пропагандисты үз эше турында // Социалистик Татарстан. – 1975. – 12 сентябрь.
- Хәсәнов А. Балдан татлы ни бар? Умартачылык турында // Социалистик Татарстан. – 1976. – 15 октябрь.
- Хәсәнов А. Бал корты – игенче дусты // Социалистик Татарстан. – 1976. – 10 декабрь.
- Хәсәнов А. Буровой юлларында: “Татнефть” берләшмәсенең монтажчылар бригадиры Камил Нуруллин // Казан утлары. – 1977. - №1. – 103-110б.
- Хәсәнов А. Гәрәбә диңгезе ярларында: Балтик диңгезе // Казан утлары. – 1978. - №4. – 122-123б.
- Хәсәнов А. Менә ичмасам: Терлекчелек турында уйланулар // Социалистик Татарстан. – 1979. – 11 октябрь.
- Хәсәнов А. Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем...: Оренбургтагы шәл бәйләү фабрикасы алдынгылары // Азат хатын. – 1980. - №5. – 6-7б.
- Хәсәнов А. Якташым Әдһәм Фазуллин: Лениногорск бораулау идарәсе бораулаучысы // Социалистик Татарстан. – 1981. – 18 март.
- Хәсәнов А. Урының күңелем түрендә: Сугыш кырларында һәлак булган М.Харрасов һәм аның кызы Х.Хуҗина гаиләсе турында // Ильич васыятьләре. – 1981. – 18 сентябрь.
- Хәсәнов А. Җәрия миллионнары: “Иркеннефть” идарәсе энергетика бүлеге инженеры Җ. Фәтхетдинова турында // Азат хатын. – 1981. - №12. – 3-4б.
- Хәсәнов А. Күңел түрендә: Лениногорск педиатры Х.Хуҗина һәм аның сугышта һәлак булган әтисе М.Х.Харрасов турында // Азат хатын. – 1982. - №5. – 8-9б.
- Хәсәнов А. Гөл балчыгы: Лениногорск игенчеләре турында // Ильич васыятьләре. – 1982. – 28 апрель.
- Хәсәнов А. Кайсы ысул кулайрак: Татарстан нефтьчеләре турында // Казан утлары. – 1985. - №7. – 140-144б.
- Хәсәнов А. Наурбеков егетләре // Яшь ленинчы. – 1986. – 19 июль.
- Хәсәнов А. Бал дисәң... Татарстан умартачылары һәм аларның хезмәт уңышлары турында // Казан утлары. – 1986. - №7. – 137-144б.
- Хәсәнов А. Йөк атына-солыны күбрәк!: “Татнефтибитум” идарәсенә игътибар кирәклеге турында // Казан утлары. – 1987. - №7. – 156-159б.
- Хәсәнов А. Табигатьне ярату гына җитәме?: Ред. “Түгәрәк өстәле” янында Г.Бәширов, А.Хәсәнов, Ф.Бәйрәмова һ.б. б-н сөйләшү // Татарстан яшьләре. – 1988. – 26 июнь. – 6-7б.
- Хәсәнов А. Ык нилектән авырый // Татарстан яшьләре. – 1990. – 14-16 август; Маяк. – 18 август.
- Хәсәнов А. Җидегән чишмәләрдә - җиде улак...: Тагын чишмәләребез турында // Казан утлары. – 1990. - №9. – 141-158б.
- Гобәйдуллин Н., Күрсәтмә төгәл үтәлә: Автор турында А.Хәсәновның “Төкле аягың белән, каләмдәш!” дигән кереш сүзе б-н // Маяк. – 1990. – 28 июль.
- Хәсәнов А. Чалгы моңы: Күпләр аны ишетә, ишетмәүчеләр дә бар: Язучы уйланулары // Социалистик Татарстан. – 1990. – 4 октябрь.
- Хәсәнов А. Башкаларга кое казысаң: Экологик проблема турында // Шәһри Казан. – 1991. – 22 гыйнвар.
- Хәсәнов А. Шөгердә иман саклана: Шөгердәге мәчет турында // Шәһри Казан. – 1991. – 16 март.
- Хәсәнов А. Бөтенләй чукындырып куймагайлары... Дин, тормыш, вөҗдан иреге турында // Социалистик Татарстан. – 1991. – 12 апрель.
- Хәсәнов А. Уяну газабы: Әлмәттә булган вакыйгаларга кире кайтып // Социалистик Татарстан. – 1991. – 7 июнь.
- Хәсәнов А. Уяу булыйк, кардәшләр!: Икенче корылтайдан соң туган уйлар // Бөгелмә авазы. – 1991. – 23 апрель.
- Хәсәнов А. 12 июнь – Татарстан Президентын сайлаулар көне: Мәкаләләр // Социалистик Татарстан. – 1991. – 7 июнь.
- Хәсәнов А. Фактлар-үҗәт нәрсәкәйләр: Партия турында уйланулар // Социалистик Татарстан. – 1991. – 22-24 август.
- Хәсәнов А. Әллә ялгыш, әллә язмыш...: Бер җинаять тарихыннан // Ватаным Татарстан. – 1992. – 8 май.
- Хәсәнов А. Имән төбе тап-такар...: Диния нәзарәтендәге низаг кайчан туктатылыр? // Ватаным Татарстан. – 1994. – 16 декабрь.
- Хәсәнов А. Олуг шәхес, тугры ул: Күренекле әдип Г.Исхакый тормышыннан // Заман сулышы. – 1994. – 8 октябрь.
- Хәсәнов А. Уяу булыйк, кардәшләр! // Ватаным Татарстан. – 1995. – 17 гыйнвар.
- Хәсәнов А. “Дуслык”ның кикриге шиңмәгән: “Дуслык” нефть үткәргече б-н бәйле кайбер вакыйгалар // Ватаным Татарстан. – 1995. – 10 февраль.
- Хәсәнов А. Яхшы сүз-җан азыгы: Ш.Бикчурин истәлегенә, уены-чыны бергә // Ватаным Татарстан. – 1995. – 18 март.
- Хәсәнов А. Хакыйкать җиңәргә бер адым // Ватаным Татарстан. – 1995. – 7 апрель.
- Хәсәнов А. Җәлилне озатып калган // Ватаным Татарстан. – 1995. – 26 май.
- Хәсәнов А. Битум яки Шандор бай һәм мулла кызы Айсылу: Моңсу очерк // Ватаным Татарстан. – 1995. – 22 ноябрь.
- Хәсәнов А., Асылов Д. Тарткан атка солыны да күбрәк: “Татнефть” эшчеләренә багышланган киңәшмәдән // Ватаным Татарстан. – 1996. – 17 февраль.
- Хәсәнов А. е – 23 февраль.
- Хәсәнов А. Бәхетсезлек // Ватаным Татарстан. – 1996. – 16 июль.
- Хәсәнов А. Кайнар йөрәкле егет: Лениногорск районы һәм Ш.Хакимияте башлыгы И.Ә.Садриевның холык-фигыленә штрихлар // Ватаным Татарстан.- 1996. – 9 август.
- Хәсәнов А. Гоберле баканың да хакы бар: Кызыл китапны укыгач уйланулар // Ватаным Татарстан. – 1996. – 19 ноябрь.
- Хәсәнов А. Изге китап: “Кызыл китап” // Аргамак. – 1996. - №12. – 113-117б.
- Гәрәев И. Алло, Әлмәт!: Әлмәт район һәм Ш.Хакимияте башлыгы И.Гәрәев белән әңгәмә/яз.ал.А.Хәсәнов // Ватаным Татарстан. – 1997. – 18 март.
- Хәсәнов А. Коткару // Заман сулышы. – 1997. – 20 февраль.
- Хәсәнов А. Алло, Чирмешән!: район Хакимияте башлыгы М.Шакиров турында // Ватаным Татарстан. – 1997. – 6 май.
- Хәсәнов А. Бу фани дөньядан гафилләр: Чистайдагы “Психология һәм неврология диспансеры”нда ни хәлләр // Ватаным Татарстан. – 1997. – 1 июль.
- Хәсәнов А. Чәчәкле болын хатирәсе // Мәдәни җомга. – 1998. – 4 сентябрь. - №36. – 17б.
- Хәсәнов А. Изге ният җиңми калмас: Наркомания гасыр чиреме? // Ватаным Татарстан. – 1998. – 3 ноябрь.
- Хәсәнов А. Николай Аксененко – Казанда // Ватаным Татарстан. – 1999. – 18 июнь.
- Хәсәнов А. Пакистаннан кунаклар килде // Ватаным Татарстан. – 1999. – 28 апрель.
- Хәсәнов А. Бер елны боҗыр симерсә... // Ватаным Татарстан. – 1999. – 16 апрель.
- Хәсәнов А. Ирсез хатын-йөгәнсез ат // Ватаным Татарстан. – 1999. – 4 сентябрь.
- Хәсәнов А. Якташларым һәрчак шат булсын: Чирмешән районы хакимият башлагы М.Шакиров турында // Татарстан. – 1999. - №10. – 26-30б.
- Хәсәнов А. Металл әзләп...дөнья гизү // Татарстан. – 1999. - №11. – 16-17б.
- Хәсәнов А. Ирина Архипованың тормыш законы // Ватаным Татарстан. – 1999. – 3 ноябрь.
- Хәсәнов А. Зилә Сөнгатуллина- үзе бер дәвер ул // Ватаным Татарстан. – 1999.- 22 октябрь
- Хәсәнов А. Россия нинди юлны сайлар // Ватаным Татарстан. – 2000. – 14 гыйнвар.
- Хәсәнов А. “ Хуш, авылым!” дияргә ашыкмыйк // Татарстан.- 2000.- № 2. – 33 – 35б.
- Хәсәнов А. Һәр чыпчыкның үз кызыгы: журналист язмалары // Шәһри Казан. – 2000. – 3 март.
- Хәсәнов А. Минтимер Шәймиевнең рейтингы күтәрелде // Ватаным Татарстан. – 2000. – 17 июнь.
- Хәсәнов А. Татарстан һәм Кипр юбилейлары алдыннан // Ватаным Татарстан. – 2000. – 23 август.
- Хәсәнов А. Талантлы журналист, ышанычлы дус // Ватаным Татарстан. – 2000. – 27 сентябрь.
- Хәсәнов А. “Ышаныч” ширкәте ышанычлы: Сугыш кайтавазы // Татарстан. – 2000. - №8. – 26-27б.
- Хәсәнов А. Күз явыңны алырдай: Бөгелмә фарфор заводы турында // Татарстан. – 2000. - №8. – 44-45б.
- Хәсәнов А. Роальд Сәгъдиев : АКШ та яшәүче милләттәшебез // Татарстан. – 2000. - № 9. – 16 – 21б.
- Хәсәнов А. Җинаятьчел төркемнәрнең явызлыгы кимеми // Хокук һәм хәят. – 2000. - №6. – 20-23б.
- Хәсәнов А. Чат саен ун малай: Язучының бер сәяхәте турында // Шәһри Казан. – 2001. – 13 февраль. – 4б.
- Хәсәнов А. Игенченең сыңар учына бөтен галәм сыена: Язучы уйланулары // Татарстан. – 2001. - №4. – 30-31б.
- Хәсәнов А. Кичучат-иң төзек авыл: Әлмәт районы // Заман сулышы. – 2001. – 28 август.
- Хәсәнов А. Ә-их, җаныем суларда... // Мәдәни җомга. – 2002. – 9 август. - №32. – 9б.. – 6 сентябрь. - №36. – 9б.; Заман сулышы. – 24 август.
- Хәсәнов А. Яраган эш түгел бу: III Бөтендөнья татар конгрессы турында // Ватаным Татарстан. – 2002. – 1 ноябрь. – 1б.
- Хәсәнов А. Киләчәккә якты өмет белән: Уңыш бәйрәмендә // Ватаным Татарстан. – 2002. – 20 ноябрь.
- Хәсәнов А. Үзен яраттыра белә иде: Ш.Бикчуринның якты истәлегенә // Мәйдан. – 2002. - № 5.- 96- 106б.
- Хәсәнов А. Кытайларны кунакка дәштем әле...: Язучы язмалары // Ватаным Татарстан. – 2003. – 16 май.
- Хәсәнов А. Барлыгың белән җирне бизәү: Чирмешән районы хакимият башлыгы М.Шакиров белән очрашу // Ватаным Татарстан. – 2003. – 6 август.
- Хәсәнов А. Без тарихта әзлебез... // Ялкын. – 2003. - №7. – 14-15б.
- Хәсәнов А. Мәгарәдә яшәмәбез бит...: АЭС лар турында, Лениногорск // Ватаным Татарстан. – 2003. – 13 август.
- Хәсәнов А. Азнакайның ак күмәче // Ватаным Татарстан. – 2003. – 21 август.
- Хәсәнов А. Ничә еллар әрни бу яра // Ватаным Татарстан. – 2005. – 2 февраль.
- Хәсәнов А. Гасырлар узса да, даны тутыкмас Бөек җиңү // Шәһри Казан. – 2005. – 23-30 март.
- Хәсәнов А. Мең яшә, Галим абый! // Мәгърифәт. – 2005. – 15 октябрь. – 4б.
- Хәсәнов А. Планетариебез янәдән ишекләрен киң ачар микән? // Шәһри Казан. – 2005. – 19 октябрь.
- Хәсәнов А. “Шүрәле” илләр гизә // Мәгърифәт. – 2005. – 10 декабрь. – 7б.
- Хәсәнов А. “Язмыйча түзә алмаганга” // Идел.- 2006. - №2. – 26-27б.
- Хәсәнов А. Качып китсәң дә, чәчеп кит...: Язучы мөнбәре // Мәдәни җомга. – 2006. – 19 май. – 8б.
- Хәсәнов А. Зирәк акыллы, батыр йөрәкле...: Бал кортлары турында // Ватаным Татарстан. – 2007. – 6 июль. – 9б.

Язучы турында каләмдәшләре

- Мөхәммәдиев Р. А.Хәсәнов тугрылык // Казан утлары. – 1981. - №2. – 162б.
- Садә Г. “Романтика – табигатьтә!” – ди ул: Язучы А.Хәсәновка 50 яшь // Яшь Ленинчы. – 1987. – 2 декабрь.
- Вәли М. Сабак булырмы: Әдәбият хәлләре // Шәһри Казан. – 1995. – 1 декабрь.
- Рәхимҗанова Г. Язучы А.Хәсәнов белән очрашу // Заман сулышы. – 1997. – 11 декабрь.
- Нәгыймова М. Әдипнең кыйбла юлы // Әлмәт таңнары. – 1997. – 16 декабрь.
- Габдуллаев Ә. Алтын бәйрәмең белән, Альберт // Шәһри Казан. – 1997. – 19 декабрь.
- Габделхакова Р. Һәр кеше үз бәхете белән туа: Язучы А.Хәсәнов турында // Яшьлек иле. – 2002. – 7 декабрь.
- Лерон Л. Хәлең ничек татар прозасы: Әдәби тәнкыйть // Казан утлары. – 2007. - №6. – 96-102б.
- Билалова Л. Өч лауреатларның берсе – Лениногорскидан // Заман сулышы. – 2007. – 19 октябрь. – 2б.
- Валиева Л. Ни дня без строчки // Отличная газета. – 2007. - №17. – Сентябрь. – с.3.

Фидакарь хезмәте өчен бирелгән бүләкләр

“Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме 1994 елның 6 декабрендә бирелде.
“Узел Верности” – дигән китабы өчен Ш.Бикчурин исемендәге премия 1999 елның 1 гыйнварында бирелде.
“Кан үче” китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия 2007 елның 18 октябрендә бирелде.

©Лениногорски үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайтыннан алынды
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»