поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӨСНИ ФАТИХ

(1908–1996)

Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Россиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924–1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый: 1927–1930 еллар арасында Казанда чыккан «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Каләмен әдәбиятның башка жанрларында да сынап карый: Казан шәһәре һәм халкы тормышыннан очерклар, репортажлар бастыра, «Луиза», «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән поэмаларын, «Көрәш кызы», «Усаллар» исемле беренче тәҗрибә драмаларын яза.

1929–1933 елларда Ф.Хөсни Казан финанс-икътисад институтында укый. Институтны тәмамлагач, армиягә алынып, 1935 елның ахырына кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында – элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче сыйфатында авылларда күп йөри, күмәкләшү гарасатын кичерә торган авыл халкының ыгы-зыгылы көнкүреше, уй-хисләре белән якыннан таныша. Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли. 1934–1941 еллар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Мәшһүр татар артисты-гармунчысы Фәйзулла Туишевның биографик материалларына нигезләнеп язылган, маҗаралы сюжетка корылган «Гармунчы» повесте (1939) һәм гаилә төзү, әхлак мәсьәләләрен яктырткан «Урманда» комедиясе дә (1938) әдипнең сугышка кадәрге иҗат эволюциясендә үзенчәлекле урын тоталар. Соңгысы, 1938–1939 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, матбугатта уңышлы спектакль буларак бәяләнә.

Ватан сугышы чорында Ф.Хөсни, барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ул Көньяк фронтында татар телендә чыга торган «Сталин байрагы» исемле газета редакциясендә берникадәр вакыт командировкада булып кайта. Ватан сугышы темасы, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы фидакарь батырлыклары теге яки бу формада әдипнең шул еллардагы күп кенә әсәрләрендә чагыла. Болар арасында «Йөзек кашы» исемле повесте (1942) аеруча игътибарга лаеклы. Әсәрдә сугышка кадәрге бик ерак хәлләр турында сөйләнсә дә, үзенең эчке рухы белән повесть сугыш вакыты өчен дә актуаль яңгырашлы әхлакый проблемаларны – олы мәхәббәт, күңел сафлыгы, намуслылык, тугрылык шикелле изге хисләрнең кешенең рухи дөньясында һәм реаль эш-хәрәкәтләрендә чагылу нечкәлекләрен гаҗәеп эмоциональ күтәренкелектә, тәэсирле итеп сурәтләве белән укучыны җәлеп итә. Әсәрнең композицион яктан җыйнак, романтик аһәңле, лирик яңгырашлы вакыйгалар нигезенә корылган булуы, теле-стилендә халыкчан сурәтләү чараларының, романтик, лирик һәм юмористик бизәкләрнең муллыгы, каһарманнары кичергән хис-тойгыларның тормышчан табигыйлеге бу әсәргә тиз арада киң популярлык китерә. Повестьның үз заманында рус, үзбәк, казакъ һ.б. телләргә тәрҗемә ителүе дә шул хакта сөйли.

Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен – «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Катлаулы тормыш мәйданында төрле язмыш кичергән кешеләрнең эчке дөньясына тирән үтеп кереп, аларның көнкүрешен, уй-хыялларын, шатлык-кайгыларын, өмет-теләкләрен заманның тарихи-иҗтимагый вакыйгалары фонында үз каләменә хас психологик нечкәлек белән сәнгатьчә гәүдәләндергән бу әсәрләр илленче-җитмешенче еллардагы татар прозасының җитди казанышлары исемлегендә лаеклы урын биләп торалар. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ф.Хөснинең иҗат мирасында әдәби жанрлардан драматургия, әдәби тәнкыйть, публицистика, мемуар төрләре дә күренекле урын тота. Тормышта үз кыйблаларын югалткан, көндәлек көнкүреш ыгы-зыгысына, мәшәкатьләренә кереп баткан кеше типларының рухи ярлылыгын гәүдәләндергән «Еллар һәм юллар» (1956), туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр яктылыгында кешенең намусы, вөҗданы каршында җаваплылыгы кебек әхлакый проблемаларны кискен итеп куйган «Бертуган Таһировлар» (1965) драмалары үз вакытында, Татар дәүләт академия театрында куелып, тамашачылар тарафыннан җылы каршы алыналар.

Әдипнең матбугат битләрендә даими басылып килгән тәнкыйди-публицистик мәкаләләрендә исә үз заманының төрле иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләре яктыртыла, татар әдәбияты һәм сәнгатенең үсеш тенденцияләре, әдәби жанрлар, аларның үзара багланышы, традицияләр, әдәби форма, язучы осталыгы, иҗат психологиясе һ.б. турында фикерләре бәян ителә. Бу төр мәкаләләр әдипнең «Уйланулар» (1961), «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» (1974) һәм «Карурманга керәм» (1985) исемле җыентыкларында урын ала.

Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.

Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Ф.Хөсни – 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җир тыңлый: роман. – 1 кит. – Казан: Татиздат, 1931. – 260 б. – 5000 д.
Гармунчы: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 165 б. – 5000 д.
Урманда (Кунак кызының мәхәббәте): комедия. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 67 б. – 3070 д.
Минем беренче елмаюым: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 134 б. – 5075 д.
Авыл өстендә йолдызлар: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 198 б. – 10000 д.
Җәяүле кеше сукмагы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 240 б. – 8000 д.
Йөзек кашы: повесть. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 64 б. – 15000 д.
Кырык хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 256 б. – 8000 д.
Уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 222 б. – 5000 д.
Утызынчы ел: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 395 б. – 15000 д.
Минем тәрәзәләрем: автобиогр. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 272 б. – 15000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966–1968.
1 т.: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. И.Гази. – 1966. – 474 б. – 14000 д.
2 т.: роман, повестьлар. – 1967. – 483 б. – 14000 д.
3 т.: повестьлар. – 1968. – 444 б. – 12000 д.
Гыйльмениса һәм аның күршеләре: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 311 б. – 14000 д.
Ни әйтергә? Ничек әйтергә?: әдәбият һәм әдәби осталык мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 256 б. – 2000 д.
Мәйдан: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 352 б. – 15000 д.
Җәяүле кеше сукмагы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 344 б. – 15000 д.
Утызынчы ел: роман / кереш сүз авт. Ф.Хөсни. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 391 б. – 15000 д.
Карурманга керәм: иҗат психологиясе һәм иҗатның кайбер башка мәсьәләләренә кагылышлы этюдлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 200 б. – 1600 д.
Бер картлыкта, бер яшьлектә: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 495 б. – 15000 д.
Адәм балалары: хикәяләр һәм повесть / төз. К.Миңлебаев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 287 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр / төз. Ә.Мотыйгуллина, Ф.Хисаметдинова. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 479 б. – 20000 д.
* * *
Первая молния: повесть и рассказы / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1954. – 96 с. – 10000 экз.
Любовь под звездами: повесть / пер. с татар. Н.Богданова. – Казань: Таткнигоиздат, 1956. – 196 с. – 10000 экз.
Любовь под звездами: повесть / пер. с татар. – М.: Мол. Гвардия, 1957. – 240 с. – 90000 экз.
Тропа пешехода: роман / пер. с татар. Н.Богданова. – М.: Сов. писатель, 1960. – 307 с. – 30000 экз.
Перстень: повесть / пер. с татар. Н.Мальшаковой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1964. – 44 с. – 45000 экз.
Год тридцатый: роман / пер. с татар. Н.Богданова. – М.: Сов. Россия, 1965. – 367 с. – 60000 экз.
Под звездами: роман, повести и рассказы. – М.: Известия, 1972. – 688 с. – 100000 экз.
Любовь под звездами: повесть / пер. с татар. – М.: Современник, 1978. – 240 с. – 50000 экз.
Голубая песня: повести / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 324 с. – 100000 экз.
Повесть о веселом старике / пер. с татар. Е.Минько. – М.: Сов. писатель, 1985. – 304 с. – 30000 экз.

* * *
Хикәяләр. – Өфө: Китап, 1977. – 158 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Җәяүле кеше сукмагы: роман / тәрҗ. Б.Мәҗитов. – Алма-Ата, 1960. – 312 б. (Казакъ телендә.)
Йөзек кашы: повесть / тәрҗ. Л.Уразаев. – Ташкент, 1971. – 72 б. – 15000 д. (Үзбәк телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сверигин Р. Фатих Хөсни: тормыш юлы һәм иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 150 б.
Еники Ә. Безнең Фатих // Казан утлары. – 1968. – № 2. – 45–50 б.
Бәширов Г. Тынгысыз җан // Г.Бәширов. Бүген дә, иртәгә дә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 171–173 б.
Еники Ә. Гөмбәгә бару: Ф.Хөсни һәм Х.Туфан турында истәлекләр // Казан утлары. – 1997. – № 10. – 156–165 б.
Миңлебаев К. Гүзәл мирас калдырган әдип // Казан утлары. – 1998. – № 2. – 173–176 б.
Мусин Ф. Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызы... // Ватаным Татарстан. – 1998. – 4 февр.
Миңлебаев К. Ф.Хөсни иҗатында образлылык // Мәгариф. – 1999. – № 12. – 21–23 б.
Фатих Хөснинең Миргазиян Юныска хатлары // Заман-Татарстан. – 2001. – № 43 (2 нояб.), № 52 (28 дек.); 2002. – № 5 (1 февр.), № 6 (8 февр.).
Гыйззәтуллин Р. Бала җанлы каләм иясе // Шәһри Казан. – 2004. – 29 май.

* * *
Сверигин Р. Фатих Хусни – мастер прозы // Вопросы татарского языка и литературы. – Книга 4. – Казань (?), 1969. – С. 72–76.
Нигматуллин Э. Творческая позиция писателя в свете литературных контактов: на примере творчества Фатыха Хусни // Э.Нигматуллин. Романтизм и реализм в литературных взаимодействиях. – Казань (?), 1982. – С. 58–71.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»