|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ХӨСНЕТДИНОВ ИЛСУРҖырчы-шагыйрь Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын (хәзер – агротехника лицее) тәмамлагач, Казакъстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан кайткач, берникадәр вакыт Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965–1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан И.Хөснетдинов Казанда: әүвәл ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988–1994 елларда «Казан» совхозында директор. 1995–2000 елларда ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000–2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хезмәтендә була. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. |
Иң күп укылган
|