поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘТГАЛИЕВ МӨХӘММӘТ

(1920–1943)

Шагыйрь Мөхәммәт Ибраһим улы Әхмәтгалиев 1920 елның 21 февралендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1938 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1938–1941 елларда Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетында белем ала. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның көзеннән 1942 елның гыйнварына кадәр Татарстанның Буа районында ныгытмалар казу эшендә була, аннары берничә ай Ленинградтан Казанга күчерелгән Калинин исемендәге заводта станочник булып эшли. 1942 елның 22 маенда фронтка җибәрелә һәм 1943 елның 27 августында Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышлар вакытында дошман пулясыннан һәлак була.

М.Әхмәтгалиев 1934 елда яза башлый. Беренче шигырьләре 1935 елда «Мехчы», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә дөнья күрә, соңга таба «Туган ил» (1938), «Шат балалык» (1938), «Очкыннар» (1940) кебек күмәк җыентыкларда һәм альманахларда басыла. 1941 елда ул үзенең шигырьләре тупланган беренче җыентыгын басмага әзерли, әмма сугыш башлану сәбәпле җыентык матбугатка чыкмый кала. Бары тик сугыштан соң гына яшьли һәлак булган шагыйрьнең балалар өчен «Балык тотканда» (1957), «Тегүче куян» (1959), «Елак батыр» (1960) исемле кечкенә-кечкенә өч шигъри китабы нәшер ителә. Шигырьләре шулай ук Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләре әсәрләреннән төзелгән «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) исемле күмәк җыентыкларга һәм «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980) басмаларына да кертелә.

М.Әхмәтгалиевнең шигырьләре эчтәлек ягыннан бәхетле балачак, комсомол, илне саклау, котыпны җиңү кебек шул чор поэзиясе өчен характерлы темаларга багышлана. Аның шагыйрьлек сәләте бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен язган шигырьләрендә («Ата һәм бала», «Балык тотканда», «Бишек җыры», «Үгез», «Сеңлем бәхете» һ.б. ) ачык күренә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Балык тотканда: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 16 б. – 5000 д.
Тегүче куян: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 15 б. – 20000 д.
Елак батыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 13 б. – 26000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин Ш. Әгәр кайталмасам, онытмагыз...: очерк // Ш.Мостафин. Хәтер яктысы: документаль-публицистик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр, 2004. – 60–70 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»