поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘХМӘТҖАНОВ РОБЕРТ

(1935-2008)

Шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1942 елда әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов фашист илбасарларга каршы сугышта батырларча һәлак була), аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә— шул ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза. Иске Арыштагы — башлангыч, күрше Балыклы Чүкәй авылындагы — җидееллык һәм Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954— 1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә — әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы шигырьләрен бастыра, 1958 елда «Егерменче яз» исемле беренче шигъри җыентыгын дөньяга чыгара.

1959—1961 уку елында Р. Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында урта мәктәптә укытучы булып эшли. Казанга кайткач, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире (1961—1962), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр (1962—1965) вазифаларын башкара. 1966 елдан бирле ул, нигездә, профессиональ язучылык хезмәтендә.

Роберт Әхмәтҗанов — үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте, беренче чиратта, гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Аның лирик герое — бүгенге заман кешесе, ул егерменче гасыр фәне һәм техникасы тудырган тормыш күренешләренә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша, шул үзгәрешләр, ачышлар белән тыгыз бәйләнештә» кеше шәхесенең тормыштагы урыны һәм җаваплылыгы турында уйлана. Туган ил, аны ярату, кайгырту, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тынычлык—бу темалар бигрәк тә аның «Уйна, улым!» һәм «Таш аргамак» поэмаларында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

Роберт Әхмәтҗанов, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килшн бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә кыю эзләнүләр алып бара. Ул татар совет поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертте. («Таш елады», «Фидаи», «Соңгы танк» һ. б.) Роберт Әхмәтҗановның шигъри теле көтелмәгән тапкыр чагыштырулар, кызыклы, төгәл метафоралар белән мул сугарылган. Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итә. Халык арасында киң таралган җырлардан «Саумы, кояш!» (М. Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар», «Ак болытлар» (Ф. Әхмәдиев музыкасы), «Тәңкә карлар», «Кояшларың белән кил син миңа» (А. Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р. Еникиев музыкасы), «Өмет җыры» (Р. Яхин музыкасы), «Минутларны ник саныйсың?», «Якты елга» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Җырың кайтты» (Р. Хәсәнов музыкасы) һ. б. әнә шуның ачык мисаллары.

1958—1980 еллар арасында Р. Әхмәтҗановның унөч җыентыгы чыкты. Аның сайланма шигырьләре, балладалары һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Хәтер елгасы» исемле күләмле китабында урын алган.

Роберт Әхмәтҗанов — 1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Егерменче яз: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 47 б., портр. 4000. Гасырлар юлы: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1960.—48 б. 4000. Рец.: Сәйфетдинов Р.—Татарстан яшьләре, 1960, 11 ноябрь. Синең кояшың. (Йөрәктәге язулар): Яна шигырьләр һәм балладалар.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—60 б. 4000. йолдызстан: (Шигырьләр, балладалар һәм поэма).—Казан: Таткитнәшр., 1964.—95 б. 7000. Рец.: Хәйри X Кайда соң сез, романтиклар?—Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре: Әдәби тәнкыйть мәкаләләр. Казан, 1975, 78—81 б. Кызыл усаклар: (Шигырьләр һәм поэмалар).— Казан: Таткитнәшр., 1966.—62 б. 5000. Рец.: В а х и т о в Г. Тормыш турында уйланулар.— Кызыл таң, 1967, 7 июль. Еллар яна...: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—83 б. 15 000. Сәгать суга: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.— 111 б. портр. 3000. Идел-йорт: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1972.-160 б., портр. 3000. Рец.: Хәким С. Кайдадыр зур мәйданнар.—Соц. Татарстан, 1973. 10 июнь; Галиев М. Гомернең июне.—Казан утлары, 1974, № 9, 183—185 б. Таң шәһәре: Поэма һәм шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—112 б. 6000. Рец.: Фәйзулла Р ө с т ә м.—Казан утлары, 1975, № 2, 179—1816. Олы юлның җилләре: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—112 б. Рец.: Гадел Ә. Олы юл буйлап.— Татарстан яшьләре, 1976, 18 сент.; Әгъләмов М. Табигать белән сөйләшү.— Соц. Татарстан, 1978, 11 февр. Сабыйлар хоры: Шигырьләр:—Казан: Таткитнәшр., 1978.— 16 б., ил. 2000. Хәтер елгасы: Шигырьләр, балладалар, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 320 б., портр. 5000. Страна Июнь: Стихи. Пер. с татар.—М.: Современннк, 1976.— 78 с. 10 000. Рец.: Мустафин Р. Ритмы жизни.—Комсомолец Татарии, 1977, 23 янв.; Паушкин Г. Звонким голосом.—Сов. Татария, 1976, 30 ноября. 39.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Айдар Хәлим. Шагыйрьнең гомер олаулары (Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткнтнәшр., 1984.— 184 6. 2 500. Р. Әхмәтҗанов турында 156—158 б.
Макаев Ф. «Алда — эшләр безнең...»: Роберт Әхмәтҗановньщ иҗат портретына штрихлар.— Идел. Яшьләр әдәби альманахы, 1976, № 7, 90— 93 б.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды
(Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. –
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»