|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ХӘМИТОВ МАЛИК
(1930–1983)
Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында очерк жанрында актив эшләгән Малик Хәмитов (Габделмалик Әхмәдулла улы Хәмитов) 1930 елның 22 августында Татарстанның Зеленодольск районы Күгәй авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1948 елда Норлат урта мәктәбен һәм 1952 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетта укыганда ук көндәлек матбугатта очерклары, рецензияләре белән таныла. 1952–1955 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, соңрак Татарстан радиокомитетында хәбәрче һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1956 елдан алып 1978 елга кадәр ул «Казан утлары» журналы редакциясенең очерк һәм публицистика бүлегенә җитәкчелек итә.
М.Хәмитов укучыларга көндәлек матбугатта басылган күпсанлы очерклары, публицистик язмалары һәм Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Гүзәл җимешләр», «Ышану», «Күтәрелештә», «Егетлек» исемле җыентыклары белән таныш. Күбесе авыл темасына багышланган бу очеркларда шул заманның колхоз тормышы, аның алдынгы кешеләре, җитәкче кадрлары сурәтләнә, авыл кешеләрен борчыган актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Иҗат эшчәнлегенең соңгы елларында язучы, тематик диапазонын киңәйтә барып, фән һәм техника кешеләре, галимнәр, сугыш ветераннары турында да кызыклы гына очерклар яза.
Ул 1983 елның 17 июлендә Казанда вафат була.
М.Хәмитов – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Гүзәл җимешләр: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 142 б. – 4000 д.
Ышану: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 88 б. – 4000 д.
Күтәрелештә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 63 б. – 2000 д.
Егетлек: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 88 б. – 4000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Камал Ә. Очерк – әдәби җидееллыгыбызның иң актив юлдашы // Сов. әдәбияты. – 1959. – № 10. – 123–124 б.
Кәли А. Очерклар җыентыгы // Сов. әдәбияты. – 1962. – № 4. – 140–143 б.
Иделле Г. Кешеләр, аларның эшләре // Г.Иделле. Язучы һәм аның китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 182–194 б.
Камалов Б. Егетлек хакында // Казан утлары. – 1976. – № 3. – 173–174 б.
|
|