(1930-1983)
Алтмышынчы-җитмешенче елларда очерк жанрында актив эшләгән Малик Хәмитов (Габделмалик Әхмәдулла улы Хәмитов) 1930 елның 22 августында Татарстан АССРның Зеленодольск районы Күгәй авылында крестьян гаиләсендә туа. 1948 елда Норлат урта мәктәбен һәм 1952 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетта укыганда ук көндәлек матбугатта очерклары, рецензияләре белән катнаша башлый. 1952—1955 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, соңрак Татарстан радиокомитетында хәбәрче һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1956 елдай алып 1978 елга кадәр ул «Казан утлары» журналы редакциясенең очерк һәм публицистика бүлегенә җитәкчелек итә.
М. Хәмитов укучыларга көндәлек матбугатта басылган күп санлы очерклары, публицистик язмалары һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып чыккан «Гүзәл җимешләр», «Ышану», «Күтәрелештә», «Егетлек» исемле җыентыклары белән таныш. Күбесе авыл темасына багышлапган. Бу очеркларда шул заманның колхоз тормышы, аның алдынгы житәкче кадрлары сурәтләнә, авыл кешеләрен борчыган актуаль мәсьәләләр күтәрелә Иҗат эшчәнлегенең соңгы елларында әдип, тематик Диапазонын киңәйтә барып, фән һәм техника кешеләре, галимнәр, сугыш ветераннары турында да кызыулы гына әсәрләр язды.
М.Хәмитов3 198 елның 17 июлендә Казанда вафат булды. Ул 1966 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Гүзәл җимешләр: Очерклар.-Казан: Таткитнәшр. 1959.-142 б. 4000. Рец. Камал Ә Очерк — әдәби җидееллыгыбызның иң актив юлдашы.^ сов. әдәбияты, 1959, № 10, 123-124 б.
Ышану: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—88 б. 4000. Рец.: Кәли А. Очерклар җыентыгы.-Сов. әдәбияты, 1962, №4.
Күтәрелештә: Очерклар.-Казан: Таткитнәшр 1965.- 63 б. 2000.
Егетлек: Очерклар.-Казан: Таткитнәшр., 1975.--88 б. 4000.
Рец.: Камалов Б. Егетлек хакында.—Казан утлары, 1976, № 3. 173—174 б.
Аның турында
Иделле Г. Кешеләр, аларның эшләре.—Кит.: Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. Казан, 1964, 182—194 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)