|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ХӘМИДУЛЛИН БУЛАТБулат Лирон улы Хәмидуллин 1968 елның 13 августында Казан шәһәрендә язучы Лирон Хәмидуллин гаиләсендә туа. 1985 елда 80 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә. Укуыннан вакытлыча бүленеп, 1987–1989 елларда хәрби хезмәттә була. Университетны тәмамлагач, 1992–1995 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге каршында аспирантура тәмамлый һәм «Казан ханлыгының этносоциаль тарихы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. 1995–1997 елларда әлеге институтның шул ук бүлегендә кече фәнни хезмәткәр. Аспирантурада уку белән бер үк вакытта 1992–1994 елларда ул «Казан» милли мәдәни үзәкнең тарих-фән бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли, анда тарихи эчтәлекле күргәзмәләрне оештыруда якыннан катнаша. 1998 елда Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. Баштарак иҗтимагый-фәнни китаплар редакциясе мөхәррире, 1999 елдан шул редакциянең мөдире була. 2002 елның февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятына баш мөхәррир итеп билгеләнә, бер үк вакытта ул «Фәнни Татарстан» һәм «Научный Татарстан» журналларының баш мөхәррир урынбасары вазифаларын да башкара. |
Иң күп укылган
|