поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘХМӘДИЕВ ФАРСЫЙ

БАЛАЧАГЫМ

Без землянкада яшәдек. 1941 елда өй салырга әзерләнә башладык. Ләкин әтиебез сугышка китте. Өй салу да шунда туктап калды. Авыру әни белән өч бала калдык. 1942 елда ук әти сугышта үлеп калган. Тик кара кәгазь 1947 елда гына килде. Шуннан соң безгә 7 сум пенсия билгеләделәр. Яз. Ачлык. Шулай да озын, караңгы, шыксыз, салкын тагын бер кышның үтеп китүе бераз гына булса да яшәүгә өмет бирә иде. Серле язулы ташлары, төннәрен үзенең «убыр утлары» белән безне шомга сала торган Пучы авылының ихатасы җимерек, иске зираты өстендә терлек тә, кешеләр дә сирәк йөри. Анда үлән дә куерак, җиләк тә күбрәк була иде. Олы кешеләрнең: «Зират өстендә йөрсәң, Алла каргышы төшәр, зәхмәт кагылыр, гарип калырсың», - дип куркытуларына да карамастан, ачлык мәҗбүр иткәнлектән, өч туган һәм безнең кебек тагын берничә ятим малай иртә яздан ук зират өстеннән ризык эзли идек. Менә ничә еллар инде урын өстендә яткан әниебезгә дә шул җиләкләрне авыз иттерәбез, күршеләр хәергә керткән сөт белән ашасын дип, янына куябыз. Үләннән шулпа да пешердек. Ләкин өйгә ничә генә кайтсак та, кичәге җиләкләр элеккеләре кебек үк кагылмаган килеш була. Әни йомшак тавышы белән: «Үзең аша, син сәламәт бул. Мине Алла үз янына тизрәк алсын», - дип әйтә иде.

Әни үзе дә ятимлекне татыган. Хезмәтче буларак, хуҗасын бик яратып искә ала иде. Шулай да, мунча яккач, томалаганчы шунда йоклап китеп суытканы өчен хуҗа аны утын белән кыйнаган. Мунча «зәхмәте» озакка сузылды, сәламәтлеккә туймады. 1951 елда, безне тулы ятим калдырып, теге дөньяга китеп барды. Көннәрнең берендә ташландык зират кырында артык зур булмаган юеш кызыл балчык өеме хасил булды. Шушы көннән башлап әниемнең йомшак тавышы ишетелми башлады. Шул көннәрдән башлап өй-землянкабыз зиратка күчте сыман, тик мине әнием янына кертмәс өчен, аның ишеген кемнәрдер кызыл балчык белән күмеп куйдылар кебек.

Әнине җирләгәч, аның кабере өстендә елап калдым. Беркадәр вакыттан соң мине килеп алдылар, мин тагын шунда йөгердем. «Әни, тор, өйгә кайтабыз!» - дип үкерә-үкерә елавымның да файдасы булмады. Елый торгач, алҗаудан, ачлыктан йоклап киткәнмен. Төш күрдем: имеш, бер малай урамнан тимерчыбык белән кыршау тәгәрмәч тәгәрәтеп бара. Шул тимерчыбыгы белән минем аякларыма сукты. Ике аягым да өзелеп төшкәндәй булды.

Иртәнге кояш җылысында уянып киттем, тик аягыма гына баса алмадым. Зурлар килеп, күтәреп өйгә кайтарып куйдылар. Бу иртә - гариплегемнең беренче көне иде. Өч ай дигәндә, әбиләр өшкереп, күгәрчен тәпиләре белән сылап, дәвалап карадылар.
Әллә шуның файдасы булды, әллә башка бер сәбәп белән бер аягым хәрәкәткә килде.Ә икенчесе тагын да ныграк гарипләнде. Әбиләр, башка балаларга гыйбрәт булсын өчен, зират өстеннән җиләк ашаганга, Алла каргышы төшеп, зәхмәт кагылып, аякларның карышуын сөйләп бирделәр.

Укыйсы килү көчле иде. Пучы мәктәбендә мин яхшы укыдым. Абыем Разим Минтимер Шәймиев белән бер партада утырып, миннән ике класс алда укыды. Үземә үзем арба ясадым. Алар һәм күрше малайлар мине шул арба белән мәктәпкә илтәләр, кич кайтаралар. Ләкин күп очракта, зурлар кушуы буенча, ашарга, кияргә сорасын дип, авыл советы бинасына кертеп китә иделәр. Ә авыл советы рәисе: «Бу пекарня түгел», - дип куып чыгара иде. Аның һичбер кайгырту чарасы да күрмәгәнлегенә ышангач, колхозның идарә йортына кертеп куеп китә башладылар. Анда Шәрип абый кемнәргәдер сөт, пешкән бәрәңге китерергә куша иде. һәм аның кушуы буенча мине кайтарып та куялар иде. Мине балалар йортына урнаштырмаганы өчен аның авыл советы рәисе белән кычкырышканы бик нык хәтердә калган. Ул көн саен минем хәлне белеп чыгарга вакыт таба иде. Тарантас.
Кыска чыбыркы.

- Улым, нихәл? Хәлең ничек?

- Ашарга юк бит әле.

- Син амбарга бар, анда сиңа ашлык бирерләр. Ләкин авыл советы рәисе күзенә чалынма, - дип кисәтә.

Аякларым юк, мүкәйләп барам. Бер стакан чамасы орлык сыярлык янчыгым бар. Салып җибәрәләр.

Элек тентү йөри иде. Шәрип абый: «Балалар, тотыла күрмәгез, яшереп куярга өлгерегез», - дип кисәтеп чыгып китте. Озак та тормады, җиде кешелек команда белән тентү керде. Бар җирне актардылар. Очлы тимер белән ишек алды чирәмен тикшерделәр. Ни эзләгәннәрдер, белмим. «Үзегезнең атларыгызга да юк, нишләп ачтан үлмисез, сволочьлар», - дип чыгып китте авыл советы рәисе. Шуннан соң бик озак аны үтерәсем килеп йөрде.

Әйе, чыннан да, ачтан үлмәдек. Бездән ерак түгел, ат абзарында яшәүче бер гаилә бар иде. Алар ачтан үлеп беттеләр. Ә без исән калдык. Шәрип абый тырышлыгы белән исән калганбыздыр кебек.

Документлар әзерләнде. Икенче сентябрь көнне Газизҗан абый колхоз аты белән мине Сарман районына приютка алып китте.

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫМ

Әнием, үзе үлгәч, мин сабыйны җирле властьлар карар, хәл яхшырыр, дип өметләнгәндер. Зират өстеннән җиләк җыйганым өчен, бәхетсезлек мине еш, бик еш борчып торды.
Китәр алдыннан, атка утыргач, соңгы тапкыр әнием каберенә илтүләрен сорадым. Аның кабере өстендәге кызыл балчык өеме урынында яшел чирәм үскән чокыр иде. Менә 50 елдан артык инде, туган авылыма кайткан саен әнием каберенә барам.

...Сарманга өч көн бардык. Авыл халкы юлда ашарга күчтәнәч төйнәп җибәргән иде. Газизҗан абый адашты. Минем дә авылга кире кайтасым килә. Дүсем дигән авылга барып чыктык. Андагы приют яшь балалар өчен иде, мине кабул итмәделәр. Салкын Алан авылына киттек. Кабул иттеләр. Өстәлдәге ризыкның мул булуына шаклар каттым. Беренче мәртәбә өстәл тулы ризык күрүем иде. Хәзерге көндә солдат хезмәтендә киң таралган «дедовщина»ның чишмә башы балалар йортыннан булуына иманым камил. Малайлар янына беренче чыгуымда ук бакчада, беренче эш итеп, бик усал кыйнадылар. Тимерчыбыктан ясалган пистолет белән маңгайга аттылар. Әләкләшмәскә дигән законны аңлаттылар. Ә мин балалыгымнан чыгып булган хәлне тәрбиячегә әйттем. «Темный» ясадылар. Башка әләкләшмәдем. Монда шулай ук еларга да ярамый. Аңа да өйрәтәләр. Укуда да «икеле» ала башладым. Мәктәптән кайтып, балалар йорты капкасыннан көндәлекне ачып кереш иде. «Яхшы» билгесе алганнарны ашханәгә җибәрәләр, ә «начар»ларны бер якка бастырып калдыра һәм чыбык белән суктыра иделәр.

Безнең илдә ниндидер яхшы ният белән эш башлыйлар, тик ахырынача башкарып чыга алмыйлар. Гарип балаларны аерым бер җиргә җыябыз, дип, безне кузгаттылар. Ләкин сугыш афәте үткән Ленинград, Сталинград урамнарыннан җыеп алынган, үз исемнәрен дә белми торган, кыргыйлашкан, бер-берсенә фәкать начар кушамат белән генә эндәшә торган ерткычлар арасына, Мөслим районы Урыс Шуган авылына китереп ташладылар.
Кыш. Салкын. Кием юк, юрган җитми. Ашханә ниндидер сугыш кырын хәтерләтә: беркем бернәрсә ишетми, кычкырыш, талаш; теге «бандитлар» тимер кашык белән сугып барабан кага. Аш өләшәләр. Син бер-ике кашык капканчы, ашлы тәлинкәң урынына бушаган тәлинкә пәйда була. Бу приют П хәрефенә охшаган бер катлы бинага урнашкан. Мондагы тәртипсезлекләр, җәзалаулар бер концлагерьда да булмагандыр. Зурларның җәзалавына һич түзәрлек түгел. Кичтән йоклатмыйлар, инде йоклап китсә, баланың арт санына, солдат каешы прәшкәсе белән, «Кем яхшырак йолдыз ясый» уены үткәрәләр. Яисә аяк бармаклары арасында мамык яндырып, «мотоциклчы» уенын оештыралар. Уянып китеп, утлы мамыкны алмасын өчен, икесе кулларны тотарга әзер тора.

Өч километр ераклыктагы Олы Чакмак авылына китеп, 4 малай, 3 кыз айлар буе квартирада торып укыдык. Якшәмбеләрдә кайтасым килми иде. Кайтсаң, ашау эләкмәячәк, тукмаячаклар. Ә квартирада китерелгән ризык үзебезгә була иде. Балалар йорты директоры тәртипсезлекләрне үзгәртә дә, күтәрә дә алмады. Ук белән атып, ике баланың күзләрен чыгардылар. Директор йөрәк чире белән үлеп китте.

Сарманнан Марс исемле малай шикаять яза ала иде. (Ул Киевта Тау институтын тәмамлады.) Мөгаен, шул язгандыр: «Зур тикшерү килде. Нәтиҗәдә, балалар йортын яптылар, тараттылар. Мөслим районы Ольгино балалар йортына эләктем. Рус авылы. Мәктәп бар, ашау, тәртип яхшы - оҗмах. Җиде классны тәмамлагач, ун көн саен Мөслимгә ат белән йөртәләр».

Сигезенче класста укыганда Такталачык балалар йортына килдем. Директор Әминә апаның тырышлыгы зур булгандыр: монда ныклы тәртип урнашкан. Оҗмахта яшәгәндә бернәрсә дә истә калмый икән. Күңелне рәнҗетерлек берни дә исемдә калмаган. Рәхмәт Такталачык авылы халкына. Менә инде күп еллар әнием каберенә кайтам, аннан ашыга-ашыга икенче туцан авылым булып калган Такталачыкка юнәләм. Такталачыкка ике култык таягы белән килдем. Әминә апа табибларга йөртте. Казанда операция ясадылар. Бер таяк-трост белән генә йөрергә калдым. Малайлар анысын да яшереп куялар. «Син йөрергә өйрән», - диләр. Әминә апа да аларны хуплый: «Алар белеп яшерәләр, син таяксыз йөрергә өйрән», - дия иде.

Тимер-томыр күрсәм, җенләнә идем. Моны Әминә апа да аңлый. Шунлыктан минем тумбочкамны чистартмыйлар иде. Беренче сәгать угын тимерчыбыктан чүкеп ясадым. Тимер-томыр ватыкларыннан үземә яраклы велосипед җыйдым. Балалар йортында электростанция бар иде. Шарын кыздырып, нефть белән эшли торган двигатель иде. Моннан бик сирәк кайттым. Шулар исәбенә миңа хезмәт кенәгәсе язып бирделәр. Ул да файдага булды. 1956 елда Такталачык урта мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамладым. Рифнер, Галимҗан, Мирдәвис һәм мин Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә әзерләнә башладык.

Әминә апа да минем кебек ятим иде. Картлык көннәрендә аны үз гаиләмә сыендырдым. Соңгы тапкыр Такталачыкка алып кайтып, авыл халкы белән очраштырдым. Күзләрен мәңгелеккә үз кулларым бвлән йомдырдым.

СТУДЕНТ ЧАКЛАРЫМ

Язмыш мине, инде җиләген ашамасам да, төрле зиратлар белән таныштырып торды.
Казанга дүртәү киттек. Бәхет беребезгә генә елмайды. Рифнер гына институтка укырга керә алды. Хәзер ул Калининградта эшли. Мин кооперация техникумына кердем. Тәмамлап, Актанышка кайттым. Ревизия белән кибеткә, ашханәгә барабыз. Беренче чиратта кассага арест ясыйбыз. Күпчелек очракта эш күз яшьләре белән тәмамлана. Ошамады. Тимер-томыр кирәк иде миңа. 1958 елда Казанда Проект институтында (гариплегем аркасында Авыл хуҗалыгы институтында документларымны алмадылар) сызымчы булып эшләдем. Мәктәп елларында Хамиран абыйның сызым дәресләренең ярдәме тиде.

1959 елда, өченче тапкыр талпынуда, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Эшне ташлап, укый башладым. Ә беркөн кичтән бер апа миңа: «Монда инвалидлар укымый», - диде. Иртән документларымны алырга куштылар. «У меня инструкция. Таких не брать», - дип кычкырды. Комсомолның өлкә комитетына киттем. Данилов Олег Иванович: «Сине КХТИга күчерергә мөмкинлек бар», -диде. «Күчмим!» - дип карыштым. Бер ел үтте. Документ алмыйлар. Газеталарга язып карарга булдым. «Комсомольская правда»: «Редакция не может помочь, при желании Вы можете добиться успеха. Дерзайте!» - дип язды. «Известия» җавап бирмәде. СССР Югары уку йорты министрлыгы РСФСР министрлыгына җибәрде. Ә ул үз чиратында: «Институт знает, что делает», - дип җавап бирде. Обкомга баргач, анда бер кеше табибка күрсәтте. «Укырга мөмкин», дигән тамга салып җибәрделәр. Ләкин вакыт узды дип, барыбер документларны алмадылар. Чөнки инде имтиханнар башланган иде. Кичке бүлегенә дә эшләүчеләр генә кабул ителә икән. (Ә мин беркайда да эшләмим дип әйтергә өлгергән идем.) 1958 елдан эшли дигәнне 1960 ел дип төзәттем. Шулай итеп, беренче ялган документ ясадым. Берничә көннән мине кичке бүлеккә кабул иттеләр.

Туганнар, дуслар, прописка да юк. Өстәвенә, паспортның да срогы чыкты. Үзләренә дә тыгын булган бер гаилә белән землянкада яшәдем. Анда таракан шулкадәр күп иде. Ут яндырмый керсәң, таптала; ут яндыргач, тапталган тараканнарга карап, аяк киеме үлчәмен билгеләп була. Укуда соңга калсам, землянкага кайтасы килмичә, вокзалда кунам. Авырып хастаханәдә яттым, 2 ай буена температура төшмәде. Тикшерергә дип госпитальгә җибәрделәр. Анда 4 ай яттым. Укый алмадым. I курсны икенче елны гына тәмамлый алдым. Эшләмим, пенсия дә юк. Бер ел көн саен рус зиратына барып хәер сораштым. Бер сум акча эшләп, аңа тамак туйдырып була иде.

Укый башлагач, хәер сорашырга да мөмкинлек калмады. Ачлыктан күз күрми, аң югала башлады. «Хәсрәт» бакчасыннан тагын хастаханәгә алып киткәннәр. II курс язы. 2 ай хастаханәдә яттым. Дару бирмиләр, ашарга гына кушалар. Укуга өмет өзел-гәннән-өзелә бара. Шулай да паспорт ала алдым. Пропискага кердем, пропискадан чыктым. Иптәш малайның паспортындагы печать сурәтенә карап, ялган мөһер ясадым. «Прописан», «Выписан» дигән сүзләр яздым. Үземнең ялганны деканга (Кра-сильников) сөйләп бирдем. Аңа ышанырга теләгән идем. Ә ул ялган документлар өчен дип, институттан куа башлады. (Минем исәп көндезге бүлеккә күчү иде.) Мине, гариза белән, ректорга алып китте. Ректор Иван Николаевич деканны чыгарып җибәрде дә: «Живое слово - убедитель-нее всех», - дип миңа сөйләргә кушты. Мин рус телен вата-җимерә, үз башымнан узганнарны сөйләдем дә сөйләдем...

Телефоннан профком рәисе Тинчуринны чакырды, акча бирергә кушты. Үзе 55 сум, Тинчурин 60 сум акча бирде. Шул көнне тулай торактан урын бирделәр, көндезге бүлеккә билгеләп боерык яздылар. Сөенечкә чыдап булмады. Утырып еладым. Тамак тук, кесә тулы акча, ятыйм дисәң - гомергә күрмәгән чиста урын-җир.

Тинчурин абый шулкадәр яхшы кеше булып чыкты (язучы Кәрим Тинчуринның энесе): «Мин сиңа үләргә ирек бирмим, - диде. - Мине югалтма, качсаң, барыбер эзләп табачакмын», - дип үз ярдәмен тәкъдим итте. Студент елларының калган өлеше сизелмичә дә үтеп китте.


"Мәйдан" № 12, 2008.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»