поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘЛИМ АЙДАР

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим (Хәлимов Борис Нәҗметдин улы) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак булганлыктан, әдип бала чактан ук ярым ятим хәлдә, ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә. Бәләкәй Кәркәленең башлангыч, күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1959—1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри. 1961—1964 елларда — Совет Армиясендә, полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә.

1968 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, А. Хәлим Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең хакимият җитәкчелегенә буйсынмаган беренче «нәформаль» (формаль булмаган) иҗади-сәяси оешмасын — «Кама таңнары» исемле берләшмәне җанландырып җибәрә һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп, 1971 елны туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була.

1971—1975 елларда А. Хәлим Уфада «Совет Башкортстаны» газетасы редакциясенең мәгълүмат, мәдәният һәм сәнәгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр-журналист булып эшли һәм газетаның иң актив публицист авторларыннан берсе булып таныла. Аннары ул алты ел дәвамында Себер-Урал магистраль нефтьүткәргечләре идарәсендә өлкән инженер вазифасында Түбән Варта — Курган — Әлмәт һәм Түбән Варта — Курган -Самара нефтьүткәргечләре салуда катнаша. 1981 елда аны Уфадагы М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар. Анда елдан артык эшләгәннән соң, 1983—1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда драматургия буенча югары белем ала. 1985—1991 елларда А. Хәлим — язучы-профес-сионал, ә 1991 елдан 1996 елга кадәр Татарстанның Чаллы шәһәрендә үзе оештырышкан татарча-русча яңа матбугаи басма — «Аргамак» дигән әдәби-сәяси журналның баш мөхәррире булып эшли.
Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Шагыйрь буларак, аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыга.

Шигърияттә Айдар Хәлим милли рухлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган лирик, лирик-публицистик шигырь цикллары һәм эпик жанрда иҗат ителгән поэмалары, балладалары («Беренчеләр», «Ул елда», «Өмә», «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә турында хикәят», «Яралы бөртек», «Эксперимент-86» һ. б.) белән билгеле. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сиреньнәр» һ.б.) урын алган.

А.Хәлим — драматургиядә дә иҗади көчен сынап караган каләм остасы. Пьесаларыннан «Җан-чишмә» (1983), «Пәри туе» (1990) әсәрләре заманында Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш казаналар, ә балалар өчен язган «Биктырыш» исемле поэмасының сәхнәләштерелгән варианты Уфа курчак театрында куела.

Шулай да Айдар Хәлимнең исемен киң таныткан, бер каләмдәше әйтмешли, «кислород бомбасы»дай шартлау ясаган әсәрләре — туксанынчы еллар дәвамында дөнья күргән публицистик китапларыдыр: «Сагыш китабы, яки Абориген язмалары» («Книгапечали, или Записки аборигена», 1991), «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән» (1996), «Җиңелмәс ул чечен» («Этот непобедимый чеченец», 1996) һәм «Империяне үтерергә!» («Убить империю!», 1997). Боларның беренчесендә Башкорт-стандагы миллион ярым татарның тоталитар режим чорында милли хокукларыннан мәхрүм ителүе, мәктәпләре, матбугат органнары ябылуы, Мәскәү хакимияте һәм җирле түрәләр алып барган сәясәт нәтиҗәсендә ике тугандаш халыкны — татар белән башкортны үзара ызгыштырырга маташуы документлар һәм гыйбрәтле вакыйгалар мисалында бәян ителә. Әлеге китапның дәвамы рәвешендә язылган «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән» әсәрендә автор, татар халкының хокукларын даулап, фикердәшләре белән бергә Уфа каласының үзәк мәйданында ун көнлек ачлык вахтасына басуы, шундагы кичерешләре турында сөйли һәм, шул вакыйгаларга бәйләп, сиксәненче-туксанынчы елларда татар халкы, аның намуслы шәхесләре алып барган катлаулы, каршылыклы сәяси көрәшнең документаль елъязмасы, аның иң тәэсирле сәхифәләре белән таныштыра.

«Җиңелмәс ул чечен» китабы, шулай ук мул документаль материаллар нигезендә, чечен халкының үз мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә күтәрелүен, аны сугышта җиңеп чыгуын бөтен фаҗигале күренешләре белән күз алдына китереп бастыра. «Империяне үтерергә!» китабында да язучы-публицист каләменә хас җете буяулар белән чечен халкының йөз илле елга сузылган азатлык көрәшенең күп кенә аспектлары яктыртыла, әмма монда төп игътибар Кырым татарларының тарихи фаҗигале язмышын һәм хәзерге иҗтимагый-сәяси тормышын тасвирлауга юнәл телгән. Гомумән, әдипнең бу дүрт публицистик китабы мәгълүм сәбәпләр аркасында милләт буларак югалган яки әкренләп югала барган, ватаныннан аерылган, җиреннән-суыннан сөрелгән, аракыга батырылган, динсезләндерелгән, шулар аркасында биологик, физиологик һәм рухи сырхауларга дучар ителгән, шул ук вакытта зур тарихлы, мәдәниятле һәм горур табигатьле халыкларның йөрәк авазы булып яңгырый.

Әдипнең егерменче гасырның ахыргы, яңа гасырның беренче елларында иҗат ителгән күп санлы публицистик әсәрләре, мәкаләләре, эсселары, юлъязмалары, туган төбәгенә һәм якташларына багышланган «Минем Түгәрәк Имәнем» (1999), халык санын алу уңае белән язылган «Яңа сагыш» (2002) кебек китаплары да шул ук көрәш рухы, гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләре белән сугарылганнар. Алар гамьле укучыны да битараф калдырмадылар.

Бу елларда А. Хәлим сәнгатьле проза бабында да мәгълүм иҗади уңышларга ирешә. Аның «Өч аяклы ат» (1992) повесте, «Казыктагы итальян» (1999) новелласы һәм бигрәк тә «Татар вакыты» (1998) исемле кечкенә роман бүгенге татар прозасының яңа казанышы итеп бәяләнде.

Айдар Хәлим үткән гасырның 90 нчы елларында мәйданга чыккан милли-иҗтимагый оешмалар эшендә башлап йөри. Ул 1992 елдан татар халкының Милли Мәҗлесе депутаты, 1997—2001 елларда Мәҗлеснең рәисе. 1992 һәм 1997 елларда җыелган Беренче һәм Икенче Бөтендөнья татар конгрессында делегат булып катнашты.

Айдар Хәлим — 1976 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (2003).

Төп басма китаплары

Беренчеләр: Шигырьләр һәм поэма (башкорт телендә).— Уфа: Башк. кит. нәшр., 1974.— 63 б.
Биктырыш: Балалар өчен поэма (башкорт телендә).— Уфа: Башк. кит. нәшр., 1975.— 48 б.
Мәңгелек мизгел: Әдәби портретлар (башкорт телендә).— Уфа: Башк. кит. нәшр., 1986.— 247 б.
Йөрәк ташы: Шигырьләр, балладалар, поэма.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.— 94 б.
Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән: Фельетон.— Тольятти, 1996.— 670 б.— 10 000.
Минем Түгәрәк Имәнем: Васыять.— Уфа: «Вместе» нәшр., 1999.— 759 б.
Казлар көткәндә: Шигъри повесть.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.— 47 б.
Милли шигырьләр: Шигырьләр, балладалар.— Чаллы: «Хәерле иртә» нәшр., 2001.— 235 б.
Татар моңы: Хикәяләр, повесть, роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 384 б.
Тилергән сиреньнәр: Шигырьләр.— Казан: «Рухият» нәшр., 2003.— 607 б.

Кыскача библиография

Фәүзия Бәйрәмова. Кылган күзен ачкан әдип
Айдар Хәлим: Биобиблиографик күрсәткеч.— Казан: «Милли китап» нәшр., 2001.— 476 б. Хәким С. Тукайларны эзлим // Казан утлары.— 1967.— № 3. ГыйләҗевХ. Түгәрәк Имән һәм аның балалары.— Китапта: Каләмдәшләр (башкорт телендә).— Уфа: Башк. кит. нәшр., 1984. Ф ә т т а х Н. Тоткыннан котылган шигырьләр // Татарстан яшьләре.— 1991.— 9 апр. НизамоваФ. Кислород бомбасына тиң//Татарстан яшьләре.— 1992.— 4 февр. Салахов И. Хәсрәт дәрьясында//Ватаным Татарстан.— 1992.— 30 окт. Баттал Ф. Гасырга тиң ун көн // Мәдәни җомга.— 1996.— 31 июль, 2 авг. КәримуллинӘ. Күңелле китапның күңелсез сәхифәләре// Мәдәни җомга.— 1999.— 16 апр. Әхмәтҗанов Мәхмүт. Милләт каһарманы//Мирас.— 2000.—№ 10, 11, 12. ЮнысМ. Бәхетле мескенлек//Казан утлары.— 2000.— №2.— 167—172 б. БәйрәмоваФ. Ак һәм кара көрәше//Казан утлары.— 2001.— № 12.— 119—128 б. РахманиР. Бара шагыйрь төпкә җигелеп // Идел.— 2002.— № 5.— 60—65 б. ФәтхерахмановР. Йөрәкнең җеназасы // Казан утлары.— 2003.— № 11.— 132 б.

Айдар Хәлимнең әдәби иҗаты турыңда матбугат

Хәлимовның шигырьләре җир сулышы белән сугарылганнар. Мондый шигырьләр хезмәтнең, мәхәббәтнең, тормышның кадерен белгән кеше йөрәгендә генә туарга мөмкин. Яшь шагыйрьнең әсәрләре шигырь сөючеләргә, ягъни матурлык сөючеләргә ләззәтле минутлар китерер дип ышанам.
Мостай Кәрим, Башкортстанның халык шагыйре. 1966

...Аның биографиясе шактый бай. Ул язу характеры белән аерыла. Аның шигырьләре давыллы, өермәле, вулкан Дияр идем мин... Кайсы вакыт барысы да бергә бутала, шигъри юллар, детальләр, образлар сүз өермәсе эчендә югала. Бәлки, бу вакытлы хәлдер, үтәр!
Сибгат Хәким, Татарстанның халык шагыйре. 1968

Айдар Хәлим җир һәм күкләр масштабында фикер йөртә. Ал арда фикерләүгә караганда сиземләү көчлерәк.
Саҗидә Сөләйманова, шагыйрә. 1970

Юк, Айдар Хәлимнең Вильнюста басылып чыккан «Хәсрәт китабы», ул китап кына түгел, ул татар милләтенең гасырлар буена яңгыраган аһ-зары, ачу-ләгънәтнең бер йомгакка тупланган шартламасы — бомбасы. Менә ни өчен сатлык җаннар бу бомбадан ераграк торырга тырыша. Мөгаен, нәкъ менә шуның өчен бу китап әле һаман үз телендә сөйли алмый тилмерә. Кем аны бу газаптан коткарыр икән — Казанмы, Өфеме? Кайда ул фидакарь җан?!
Ибраһим Салахов, язучы. 1992

Әдип укучының мәрткә китә башлаган иманын уятып, аны битарафлыктан сөйрәп чыгара алырлык кайнар тәэсирле сүз тылсымы тудыра алуы белән үзенең вазифасын раслый булса кирәк. Ләкин бусы -- аерым бер тема. Бу мәсьәләгә кагылуымның сәбәбе исә «Татар вакыты »нда шушы эшнең моңа кадәр татар әдәбиятында күрелмәгән дәрәҗәдә башкарылуын әйтер өчен генә. Чыннан да, Айдар Хәлимнең уңышы татар әдәбиятының уңышы бит. Без әдипләр бу әсәр белән горурланырга хаклы.
Миргазиян Юныс, язучы. 2000

Айдар Хәлим — үзенең яшәү рәвеше, иҗтимагый гамәле, иҗади эшчәнлеге белән безнең хәят-яшәвебездә феноменаль күренеш. Моны бүген кемнәрдер таныймы, инкяр итәме яки махсус күрмәмешкә-белмәмешкә салынамы — анысы мөһим дә түгел, — әмма Вакыт галиҗәнаплары бу Шәхеснең кабатланмас зурлыгын әкренләп раслап килә инде...

Кайчак уйлап куясың: ничек шулай төрле яклап универсаль югары кимәлдәге профессионал булып була икән ул? Айдар Хәлим ике телдә — рус һәм татар телләрендә (теләгәндә саф башкортча да!) иркенләп иҗат итә ала. Сирәк хәл. Аңлаганнар өчен ул зур шагыйрь (әле яңа гына чыккан «Милли шигырьләр» китабын укып карагыз!). Шагыйрь булам дип башлаган иде иҗатын, — максатына иреште. Өстәвенә балалар өчен дә менә дигән шигырьләр яза. Бусы талантның зурлыгын белдерүче бер сыйфат. Пьесалар язуы да мәгълүм... Әмма, минемчә, соңгы еллардагы төп иҗади хезмәте — ул проза әсәрләре. Кайберләре аерым китап булып чыкты, кайберләре әле әзерләнә генә булса кирәк. Шулай да «Өч аяклы ат», «Татар вакыты», «Казыктагы итальян» әсәрләре «Казан утлары»нда үз вакытында басылып чыктылар. Кемгә ничектер, бүгенге татар прозасының яңа казанышы, яңа биеклеге дип бәялим мин бу әсәрләрне. Теләгәндә, теләсә нинди дәрәҗәдәге премия-бүләкләргә лаеклы әсәрләр.
Равил Фэйзуллин, Татарстанның халык шагыйре. 2001

«Өч аяклы ат» повестеның кыйммәте, бик сирәк үзенчәлеге тагы шунда — монда кеше булмаган ҖАН ИЯСЕ, бу очракта ат малкае әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әйткәнебезчә, дөнья әдәбиятында бу сирәк очрый торган, язучыдан гаять дәрәҗәдә осталык, нечкәлек һәм талант таләп итә торган күренеш. Әле кеше хәтле кешене образ дәрәҗәсенә күтәрү — гаять авыр һәм катлаулы эш, ә монда телсез җан иясе турында җан тетрәндерерлек, җан җылатырлык образ тудырырга кирәк! Бу эшне бары тик зур талант иясе генә булдыра ала...
Фәүзия Бэйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе. 2001

Сирәк очрый торган энҗеләрнең берсен 2000 елда Айдар Хәлим бүләк итте. Сүз аның «Казыктагы итальян» исемле новелласы турында бара. Моннан алдарак та бу автор проблемаларының үткенлеге, сюжетының бөтенлеге, эшләнешенең камиллеге белән аерылып торган «Татар вакыты» исемле кечкенә романы белән шатландырган иде... Айдар Хәлим — олы фикер һәм тойгыларны бер-ике сурәт, берничә деталь тирәсенә җыеп кыска һәм үтемле итеп әйтеп бирү сәләтенә ия. Димәк, хикмәт, кайберәүләр инанганча, жанр зурлыгында яисә вакыйгалар чиксезлегендә түгел, ә кыска, тыгыз, динамикалы сюжет кысаларында сурәтләнгән конкрет тормыш күренешенә күңелгә нык тәэсир итәрдәй тирән мәгънә сала белүдә икән...
Рифат Сверигин, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 2002
Айдар Хәлим

Үзем турыңда үзем

Мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем, һәм гомер буе төп хезмәтем шагыйрьлек булды. Мин шигърияттә бихисап көч түктем. Язылган шигъри әсәрләремнең яртысы да әле милләткә билгеле түгелдер. Кара исәп белән исәпләгәндә, аларның тулаем исәбе кырык-илле мең юл тәшкил итәдер дип уйлыйм. Гомеремнең күп, төп һәм энергия ташып торган өлешен Казан мохитеннән читтә үткәргәнлектән, аннан, табигатемә хас булган турытукайлыгым аркасында, Казанның шигърият Парнасын биләп алып, анда сукбайларча мөдәррислек (остазлык, укытучылык) иткән берничә эстет аша шагыйрьлеккә лицензия ала һәм, шагыйрь буларак, милләт-күләм таныла алмадым. Кыскасы, хезмәтләрем даими дөнья күрә, укучылар тарафыннан таныла, әмма исемем бернинди фәнни, әдәби, кануни чыгыш-докладларда, мәкаләләрдә — гомумән, теге «мөдәррисләр» аша югарыдан төшкән исемлектә бөтенләй күренми иде...

Шуңа күрә мин шагыйрьлек өчен беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә тартышмадым.

Бу халәт минем йөрәк тибешемне тигез һәм стабиль итеп саклады.

Мин моны үкенеп түгел, ниндидер микъдарда горурланып әйтәм.

«Үзем турында үзем» дигән баш астында язганда, соңгы чиккә кадәр туры һәм намуслы булырга кирәк. Монда үпкәчел кызлар кебек кыланып азаплану бөтенләй урынсыз.

Бәс, шулай булгач, инде алтмыш аша да атлагач, мин үзем турында нәрсә уйлыйм? Мин үзем турында татарның киләчәге булган һәм, һичшиксез, Тукай йолдызлыгыннан булган зур шагыйремен дип уйлыйм. Мин бүген татарның иң күп укыла торган шагыйре, прозаигы, публицисты һәм ихтирам ителә торган җәмәгать эшлеклесе... Минемчә, монда арттыру юк. Болай уйлаучылар, минем белүемчә, татар бар җирдә бихисап. Минем үземне болай итеп тануымнан миңа күңеллеме соң? Юк. Күңелсез, ай-һай моңсу миңа! Миңа иптәшкә үзем кебек тагын да бер-ике, өч-дүрт язучы кирәк булыр иде! Бирче, Аллаһ! Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез.

Үземнең шигърияткә килүемне хәтерләсәк, мин шигъри корамаларны хәреф таный башлагач та яза башладым. Мин аларны кәгазьгә язып тормый идем, чөнки, үземә ул чакта тоелганча, шигъриятне яратмый идем. Әгәр берәр шигыремне кәгазьгә төшерсәм, аны, берәрсе күрә күрмәсен иде дип, кая куярга белмичә аптырап бетә идем. Аннан, шигырь язган көнне мин үземне гаепле санап, башкаларга күземне күтәреп карарга ояла идем. Гүя башкалар бүген шигырь язганымны беләләр һәм шуның өчен мине хөкемгә бирергә җыеналар кебек күренә иде... Аһ, балачак, балачак!..

Кайчак әдәбият буенча укытучыларым минем язган сочинениеләрне барлык сыйныфка үрнәк итеп укыйлар иде. Мин борын тишекләремә кадәр кызарынам, миңа моннан да зур җәза юк; мин аларның ни өчен шулай маташуларын аңламый идем.
Хәзер, уйлавымча, миндәге бу тойгы, бу хис, бу халәт Шигърият Иркәмнең үзе булган икән диеп уйлыйм.

Мин тумыштан һәм канымнан патриот идем. Сабый чагымда Таҗикстан якларындагы чик сакчысы — «йөз ыпшиун» тоткан Никита Карацупа һәм аның эте Индус белән хыяллана идем мин. Өченче сыйныфта булсам кирәк, аларга багышлап шигырь яздым. Ул әле булса минем исемдә:

Бер! Ике! Өч!
Биргән приказларга буйсынып без
Кулга автоматлар алырбыз.
Кулга автоматлар алырбыз да
Дошманнарны кырып салырбыз...

Әлбәттә, монда шигърият юк. Ләкин, зур дәрьялар чишмәләрдән башланган кебек, чын шигърияткә юл да шушындый тезмәләрдән башланган.

Илленче еллар башында минем хәбәрләрем һәм шигырьләрем үзебезнең туган Миякә районы газетасында чыга башлады. Шигырь язгач, минем аны чыгарасым килсә дә, редакциягә алып барып тапшырырга ояла идем. Мин ике ут арасында яна идем. Беренче тапкыр гонорар акчасының кәгазе мин яшәгән ятим балалар интернатына килгәч, без, төрле авыллардан җыелган утызлап малай: «Бу нәрсә икән?» — диеп аптырап беттек. Мин, киресенчә, минем шигырьләрне бастырып тараткан өчен үземнән түләтерләр, диеп куркып йөри идем. Мин гонорар дигән нәрсәне беркайчан да барып алмадым. Аларны, яңа шигырьләремне алып баргач, бухгалтериягә көчләп алып кереп, кесәмә сала торган булып киттеләр. Ул редакциягә «отчет өчен» кирәк булган икән.

Шул заманнардан тагын бер хатирә хәтердә калган.

Бер тапкыр редакциягә барып кергәч, аның коридорындагы йомшак линолеумга песи кебек кенә баскач, машинкаларын тукылдаткан арада туктап, ара-тирә сөйләшеп алган хатыннарны тыңлап тордым. Алар минем бүген генә чыккан «Начар эшләр Ишледә» дигән шигъри фельетоным турында көлешә-көлешә сөйләшә иде.

— Үзе язмагандыр ул аны,— диде берсе.— Шуны... шул малай актыгы яза ала диме? Бигрәк шома! Үзе тагын җырлап тора!..

— Икенче бер килгәндә, бүлмәгә алып кереп сорашырбыз әле,— диде икенчесе.— Үзе язадыр, нигә язмасын?

Тотып алып керерләр дигән куркуымнан мин редакция бинасыннан шым гына чыгып сыздым.

Менә мин дә, бу вакыйгага инде кырык алты-кырык җиде ел үткәч, шушы кечкенә язмамны: «Ышаныгыз, барлык язган нәрсәләремне үзем яздым һәм язачакмын»,— диеп тәмамлыйсым килә.

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

Йөрәге упкын читендә

Айдар Хәлим татар әдәбиятында үзе бер утрау кебек. Утрау... Ачылмаган утрау...

Шагыйрь, прозаик, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе...

Каләмдәше Рәдиф Гаташча әйтсәк, «тынгысыз җанлы, күпьяклы талант, гаҗәеп уңган шагыйрь». Шагыйрьләр, әлбәттә, «уңмыйлар», алар йә булалар, йә булмыйлар гына. Бу сүздә замандаш шагыйрьләрнең үз каләмдәшләрен ничек тану юлларының авырлыгы чагыла түгелме? Әйе, шагыйрь. Нинди генә жанрда иҗат итсә дә шагыйрь булып кала ул. Тукай кебек туры сүзле, кыю. Такташ кебек моңлы.

Алтмышынчы еллар азагында очраштым мин аның белән. Иң элек «Казан утлары»нда очраштым. 1966 елда. Мостай ага Кәримнең хәер-фатихасы белән дөнья күргән шигырьләр иде алар. Кызганычка каршы, шул заманардан алып бүгенге көнгә кадәр Айдар Хәлим шигъриятенә багышланган бер генә мәкалә дә дөнья күрмәгән.

Сүзләрем минем
Челтер-челтер аккан
Шарлама чуерташлары булып
Ялтырасын иде.
Сүзләрем минем
Корычларда чыңлап
Яңгырасын иде, — дип атылып кергән иде ул шигырьгә. Аңа да ирекле шигырь җене кагылган чак. Табынганнары — Роберт Фрост, Гарсиа Лорка, Назыйм Хикмәт, Пабло Неруда. Болары — дөнья шигъриятеннән. Урыс шигъриятендә Евгений Евтушенко, Андрей Вознесенскийларның чүпрәсе күперә. Татар матбугаты битләрендә ирекле шигырь турындагы бәхәсләрнең тынып торганы юк. Кемдер кире кага, кемдер хуплый.

Шагыйрь тора-бара ирекле шигырьдән традицион Кол Галиләр стиленә кайтып төште. Иҗаты халык ижаты төсмерләре белән баеды һәм туган туфрак җылысы белән җылынды.

Көннәрнең берсендә, без, берничә студент, Айдар каравыллап яткан балалар бакчасына барып чыктык. Университетның журналистика факультетында укып йөрүче фәкыйрь Айдарның эш һәм яшәү урыны иде ул.

25 яшьлек егет төне буе шигырьләр укыды.
Курай моңына торенеп йоклаган алка таулар,
Болыннарда нәҗагайдай уйнаклап йоргән тайлар.
Кызлар яшедәй саф чишмә, баланлык-әрәмәлекләр,
Кәүсәсенә, умарта кук, бал җыйган карамалар...

Шагыйрь туган җиренә, Уралына, Өязе буйларына мәдхия җырлый. Төгәл сурәтләр, шигъри рәсем. Шул вакытта ук мин аның шигъри сурәтлелеккә корылган шигырьләрен тынлап рәхәт мизгелләр кичергән идем.

Айдар сихерче рәссам кебек буяуларны куе сала. «Тамчы булып тамган яфрак», «һәр сүземә, сандугачтай, гәүдәм белән сыеп бетәм» дип яза ул.

Аяк асты абага, абага чыгын кага,
Абагаларга сарылып талгын гына җыр ага.
«Колмак җыя кызлар»
Тошләр күрә: тыйнак күлдә аккош йөзә,
Су төбеннән мәрҗән табып ярга тезә.
«Казлар көтүче малай турында баллада»

Сокланмый мөмкин түгел. Бу инде чын шигърият. Талантлы шагыйрь генә дөньяга шул рәвешле сокланырга мөмкин.
Туган Башкортстанына кайткач, Айдар Хәлим бер-бер артлы «Беренчеләр» (1974), «Йөрәгемдә җитмеш параллель» (1978), «Мәхәббәттән язмыш башлана» (1982), «Таң сәфәре» (1985), «Бетер листьев» (Мәскәү, «Советский писатель» нәшрияты, 1987) исемле китапларын кош итеп очырды. Татарстан китап нәшрияты да, ярар ла инде, «үз татарымыз ләбаса», дигәндәй, 1990 елда шагыйрьнең «Йөрәк ташы» исемле уч төбенә сыяр-сыймас китабын кибеттә ашамлык төрә торган кәгазьгә булса да бастырып чыгарды.

Тургайларның «юеш канатында мең шагыйрьгә җитәр моң ята», «әнә, зәңгәр чыклар коелган/ сыйракларын, кузгалакка сөртеп,/ пакусларга төшкән каеннар», «яфракларда йолдыз балга баткан» кебек илаһи сурәтләр тудыра алган шагыйрьне татар җәмәгатьчелегенә киңрәк күләмдә тәкъдим итсәң дә зыян булмас иде, әлбәттә.

Әйе,
Шагыйрь авазы һәм дар агачы
Тәңгәл яшәп килгән тарихта
Үзеннән-үзе кача алса җырчы,
Тылсым көче үлә тарлыкта.
«Ян»

Чын шагыйрь янарга тиеш! һәм ул яна! Чөнки халкы аны «таулар йөзендә юмарт орлык итеп яраткан».

Иҗек чемчеп йөргән «чиста» шагыйрь
Түгелмен мин, мескен дәрвиш тә —
Тормышка мин Атылып килеп кердем
Изүләрем чишкән рәвештә.
«Баймак»
Азатлыкка тигез азатлык юк,
Тынгы эзләгәнгә тыңгы юк.
«Татырлы сулар»
Үләнме, әллә кешеме,
Кошмы син, киекме син,
Табигать тере яраткач,
Үсәргә тиешле син.
«Кәркәле күгендә аунап...
Шулай... Фәкать шулай гына мөмкин.

Шагыйрь, шигырь кысаларына сыя алмагач, дистәләрчә гүзәл хикәяләр, бик гыйбрәтле «Татар вакыты» романын, тетрәндергеч «Книга печали, или Записки аборигена» (Вильнюс, 1991), «Гомеремнең ун көне» (Тольятти, 1996)ь «Этот непобедимый чеченец» (Чаллы, 1996), «Убить империю» (Йошкар-Ола, 1997) исемле публицистик китапларын укучыга бүләк итте. Бу әсәрләргә хак бәя биреләсе көннәр алда әле.
Чөнки

Иректә ирексез яшәп,
Вакланып маташканчы,
Көрәшчеләр белән бергә
Көрәшеп улу яхшы.

Әле ярый, «Без исән!» Исәннәр... Безнең күзләргә «бу дөньядан сандугач мөңнары чәчрәде».

Шагыйрьнең «Башкорт халкына ачык хат», «Башкорт милләтчеләренә», «Матбугат белән уйнаучыларга», «Безнең хәлләр», «Гарасат мәйданы», «Кырымның ак корымы» исемле шигырьләре һәм Гөләндәмнәре миендә уе-фикере булган татарны дер селкетер.

Этнең милләте юк,
Һәр милләтнең эте милләтсез.
«Эт җылый»
Җаным исә сөргеннәрдән һаман
Кайтып килә — тимер читлектә.
«Җәмилә»

Бер-беренә тамчы су кебек охшаш төче шигырьләр укып җаным арган иде. Ниһаять, олы шагыйрь белән серләшү бәхетенә ирештем. Иманлы, ихлас шигъри утрау белән очраштым. «Упкын кырына шәм итеп» йөрәгеңне элгәнсең! Рәхмәт сиңа, шагыйрь!
Бездә игеннең һәр бөртегеннән
Очып чыга йөрәкле лачын.
«Миякә җире»
Ул лачыннар мәңге-мәңге канат кагынса кәна!

Рәшит БӘШӘР,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш бүләге иясе.
27 февраль, 2001 ел.
"Милли шигырьләр" китабына кереш сүз. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»