|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ХӘКИМҖАНОВ ФӘРИТТөрки телләр тарихы һәм аларның язма истәлекләре буенча танылган белгеч Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов 1945 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туа. Мәктәп елларында спорт белән мавыгып, шактый үрләр яуласа да, күңеле гыйлемгә, фәнгә тартыла. 1976 1990 елларда ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1990 елда Татарстан хөкүмәте карары белән Татар энциклопедиясен төзү буенча иҗади төркем туплый, җитди һәм катлаулы эш башлап җибәрә. Соңыннан бу төркем нигезендә Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты үсеп чыга. Ф.Хәкимҗанов профессор сыйфатында Төркиянең Әнкара университетында татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып бара (1992 1996). Ул 15 китап һәм 150 дән артык мәкалә авторы, дистәләрчә халыкара конференцияләрдә чыгышлар ясаган галим. 1945
|
Иң күп укылган
|