поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘКИМ ЗӨЛФӘТ

Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким (Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1977 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казанда С.Горбунов исемендәге заводта һәм Түбән Кама сантехника заводында слесарь булып эшли. 1978-1980 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Кама шәһәрендә «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсендә слесарь, «Түбәнкамашин» заводында инженер вазифаларын башкара. 1982 елның җәеннән 1988 елның апреленә кадәр «Татэнергострой» төзелеш идарәсенең Түбән Камадагы «Строитель» клубында сәнгать җитәкчесе, аннары берничә ай шәһәрнең Пионерлар йортында әдәбият студиясе җитәкчесе булып эшли. Шул елларда ул Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлегенә ия була.

1988 елның ахырларында З.Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы җырчы сыйфатында эшкә чакыралар. Анда ул 1989 елның июненә кадәр эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазифаларын башкара. Узган гасырның туксанынчы елларының урталарыннан З.Хәким профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

З.Хәкимнең иҗатка тартылуы 1980 елларда башлана. Сиксәненче еллар ахырыннан башлап «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары (иллеләп шигырь) «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкка (1992) урнаштырыла, беренче пьесасы — «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Бер үк вакытта аның, үзе иҗат иткән шигырь-җырларын рок стилендәге музыкага салып, гитара белән сәхнәдән үзе башкаруы халык арасында кызыксыну уята һәм ахырда җырчы-авторга киң танылу китерә. Заманча музыкаль композицияләр ритмында башкарылган «Җырларым-хыялларым», «Ярым ай», «Төнге сәяхәт», «Болгар кызы», «Газиз халкым», «Нәрсә булды сиңа бүген?..», «Сафлык» кебек эстрада җырлары язучы иҗатының гаять тә үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Болардан тыш З.Хәким — юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә («Ахырзаман», «Колорадо коңгызы», «Беренче мәхәббәт», «Гонорар», «Нурулланың эмигрант Сөнгатуллага язган хаты», «Төнге маҗаралар», «Контра» Һ.6.). Бу жанрда аның «Агымсуда ни булмас...» дигән романы, «Кишер басуы» кебек повестьлары да бар.

З.Хәким — бүгенге татар театры сәхнәсен заманча репертуар белән баетучы төп авторларның берсе. 1992 елда беренче пьесасы куелганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә драматургның «Кишер басуы» (шул исемдәге сатирик повестеннан эшләнгән инсценировка), «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казана. Болардан «Телсез күке» драмасы 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның «Бит» дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әдәби җәмәгатьчелекнең гомумфикеренчә, язучының күптармаклы әдәби иҗаты юмор-сатира элементларына, әкияти символик образларга бай язу стиле, тормышчан чынлыгы, фикри кыюлыгы һәм сәнгати-милли үзенчәлекләре белән бүгенге татар әдәбияты һәм сәнгате мәйданында аерым бер күренеш буларак тәкъдир ителә.

З.Хәким — Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ышанырга кирәк...: сатирик һәм юмористик хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. —1196. —5000 д.
Ахырзаман: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 31 б. — 10000 д.
Агымсуда ни булмас...: сатирик роман һәм повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. —2476. —7000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. 1 т.: роман. — 400 6. — 10000 д.
2 т.: повестьлар, хикәяләр. — 384 6. — 7000 д.
3 т.: пьесалар. — 336 б. — 3000 д.
Мин төш күрдем...: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 367 б. — 2000 д.
Сентябрь алмалары: афоризмнар, шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. —1266. —2000 д.
Телсез күке: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 480 б. — 2000 д.

* * *
Трясина роман / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. — 432 с. — 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ГыйләҗеваФ. Дөньяны «җүләрләр» үзгәртә //Ватаным Татарстан.—1996. — 8 март.
ЗәйнуллинЗ. Кыю кыен ашый // Ватаным Татарстан. — 1996. — 2 апр.
Н и з а м Г. Кем ничек ярата // Татарстан яшьләре. — 1998. — 31 гыйнв.
С и б а т Р. Зөлфәт Хәкимнең «Гөнаһ»ы, ягъни Төп Мәгънә // Шәһри Казан. — 1998. — 13 февр.
ӘхмәдуллинА. «Күрәзәче»нең ялгышы // Ватаным Татарстан. — 1998. — 15 май.
ӘхмәдуллинА. Әдәби вакыйга бу // Казан утлары. — 1998. — №11. — 184—187 б.
ЗәйнуллинЗ. Минем төш күрүем // Шәһри Казан. — 2000. — 2 июнь.
СаттароваА. З.Хәким һәм Ф.Бәйрәмова драматургиясенең үзенчәлекләре // Милли мәдәният. — 2001. — № 1. — 63-66 б.
Хөснетдин оваЛ. Күз күрмәс сызыклар // Мәйдан. — 2003. — № 7. — 106-108 б.

* * *
СтрельниковаО. Реквием по живым //Респ. Татарстан. — 1996. — 28 марта.
Даутова Р. «Просто я талантливый. И сильный духом» // Конец недели. — 1997. —№20. —С. 9.


© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимгә 50 яшь

11.08.2010
Ул - драматург, шагыйрь, прозаик, җырчы, музыкант, композитор... Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туып үскән Зөлфәт Хәким (Хәкимханов) 1986 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

90 нчы еллар башында Казанның мәдәният, әдәбият дөньясына ул дулкындай ургылып килеп керде. Башта аны без сәхнәдә матур кыяфәтле җырчы, музыкант итеп күрдек. Зөлфәттәге талант киң колачлы булып чыкты. Бүген инде ул - татар драматургиясендә танылган, әйдәп баручы көчле автор. Г. Камал исемендәге театрда 3. Хәкимнең дистәдән артык әсәре куелды. Алар арасында драма, комедия, сатира, водевиль дә бар: «Кишер басуы», «Күрәзәче», «Чапты атым Казанга», «Килә ява, килә ява» һ.б.

2004 елда Ф.Бикчәнтәев куйган «Телсез күке» театраль романының язмышы бигрәк тә бәхетле булды. Бу спектакль илебезнең төрле шәһәрләрендә, шулай ук Алматыда, Лондонда, Хельсинкида зур уңыш казанды. 2009 елда «Телсез күке» спектакленең иҗат төркеме - автор 3.Хәким, артист Р.Төхфәтуллин, рәссам С.Скоморохов, композитор Р.Хәсәнев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

1960
Intertat.ru

Аның турында

Руфия ХӘМИДУЛЛИНА. Зөлфәт Хәкимнең «Легионер»ы 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»