поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХИСМӘТУЛЛИН РАХМАЙ

(1934–2004)

Рахмай Хисмәтуллин (Рәхмәтулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) 1934 елның 25 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1952 елда – Пучы урта мәктәбен, 1958 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Питрәч һәм Азнакай район газеталарында, аннары Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә, телестудиядә әдәби хезмәткәр, редактор һәм бер җәй (1963) Казан «Оргсинтез» заводы төзелешендә бетончы булып эшли. 1963–1966 елларда Казан дәүләт университетының Хисаплау үзәгендә математик-программист хезмәтендә була. Кама буенча нефть-химия комплексы төзелә башлагач, 1966–1978 еллар арасында Түбән Кама шәһәрендә экономист, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Түбән Кама төбәгендәге үзхәбәрчесе, эшче яшьләр кичке мәктәбендә математика укытучысы, төзелештә инженер, өлкән инженер һәм халык театрында режиссер вазифаларын башкара. 1978 елның апреленнән ул – Түбән Кама Үзәк культура сарае каршындагы халык театры режиссеры.

Р.Хисмәтуллин әдәбиятның заман темасын яктыртуда иң оператив төрләреннән булган очерк жанрында эшли.

Язучы очеркларының каһарманнары – төрле һөнәр кешеләре: эшче яшьләр, инженерлар, техниклар, галимнәр, врачлар, партия ветераннары, колхозчы-игенчеләр, сәнгать вәкилләре һ.б. Аларның һәркайсы турында ул документаль төгәллек һәм тормыш дөреслеген саклап, романтик пафос белән, әдәби яктан үтемле, тәэсирле итеп язарга омтыла. Егерме очеркын үз эченә алган «Үземне таптым» исемле күләмле җыентыгы (1980) язучы каләменең әсәрдән әсәргә чарлана, сурәтләү объектларының төрлеләнә баруын күрсәтә.

Язучы 1989–1997 елларда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы секретаре вазифаларын башкара.

1994 елда Р.Хисмәтуллин «Кыйбла җиле» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Р.Хисмәтуллинның көндәлек матбугатта әледән-әле хикәяләре, нәсерләре һәм шигырьләре дә күренә. Ул шулай ук драматургия жанрында да көчен сынап карый. Аның «Кайтаваз» исемле пьесасы буенча Түбән Кама халык театры коллективы куйган спектакль «Театр язы» исеме астында узган республика конкурсында Мактау грамотасына лаек була.

Язучы 2004 елның 30 гыйнварында вафат була.

Р.Хисмәтуллин – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Салават күпере: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 59 б. – 1500 д.
Күкрәү авазлары: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 69 б. – 2000 д.
Үземне таптым: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 216 б. – 1500 д.
Сусау: хикәяләр һәм очерклар / кереш сүз авт. С.Маннапов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 189 б. – 7500 д.
Дөньяга көлеп чык!: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 40 б. – 7600 д.
Яшенле тау: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 103 б. – 3500 д.
Ак догалар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 79 б. – 3000 д.
Кыйбла җиле: лирик очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 254 б. – 4000 д.
Тәүбә: повесть, шигырьләр, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 336 б. – 2500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әгъзамов Ф. Вөҗдан баскычларын санаганда // Казан утлары. – 1981. – № 7. – 159–162 б.
Гадел Ә. Ялкынлы замандашыбыз // Ленин нурлары (Түбән Кама). – 1984. – 23 сент.
Хәким С. Җидегәннәр ургылган якта // Соц. Татарстан. – 1984. – 25 сент.
Фәтхетдинова Ә. Р.Хисмәтуллинның иҗат кичәсе // Ленин нурлары (Түбән Кама). – 1984. – 6 дек.
Рәшитов Ә. Күпер чыгар алдыннан // Татарстан яшьләре. – 1984. – 25 дек.
Разов М. Җан авазы // Нур газетасы. – 1993. – 26 гыйнв.
Сибгатуллин К. Яшенгә яшьнәү кирәк! // Шәһри Чаллы. – 1993. – 25 сент.
Акмал Н. Ул юаныч эзләп барачак!.. // Татарстан хәбәрләре. – 1993. – 16 окт.
Журналның Рахмай Хисмәтуллин иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2004. – № 10. – 60–162 б.

* * *
Белая Л. Ищущий // Книжное обозрение. – 1976. – 20 авг.
Сабиров Г. Талант его многогранен // Нефтехимик. – 1984. – 5 дек.

 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»