(1934-2004)
Рахмай Хисмәтуллин (Рахматулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) 1934 елның 25 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда Пучы урта мәктәбен, 1958 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Питрәч һәм Азнакай район газеталарында, Казан телестудиясендә әдәби хезмәткәр, редактор һәм бер җәй (1963) Казан Оргсинтез заводы төзелешендә бетончы булып эшли. 1963—1966 елларда Казан дәүләт университетының Хисаплау үзәгендә математик-программист хезмәтендә була. Кама буенда нефть-хи-мия комплексы төзелә башлагач, яшь белгеч янәдән урыныннан кузгала һәм 1966—1981 еллар арасында Түбән Кама шәһәрендә экономист, «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама төбәгендәге үзхәбәрчесе, эшче яшьләр кичке мәктәбендә математика укытучысы, төзелештә инженер, өлкән инженер һәм халык театрында режиссер булып эшли. 1982 елдан бирле ул — Түбән Камадагы «Нефтехим» производство берләшмәсе хезмәткәре.
Р. Хисмәтуллин—1961 елдан КПСС члены.
Р. Хисмәтуллин әдәбиятның заман темасын яктыртуда иң оператив төрләреннән булган очерк жанрында иҗат итә. Ул — очерклары тупланган дүрт китап авторы. Аларның беренчесендә («Салават күпере», 1964) язучы алтмышынчы елларда Казанда Оргсинтез заводы төзелешенең җанлы картиналарын күз алдына китереп бастыра, ә «Күкрәү авазлары» (1967) исемле икенче җыентыгында үзе туып үскән Актаныш якларының гүзәл табигате һәм хезмәт батырлары турында сөйли. Р. Хисмәтуллин очеркларының каһарманнары— төрле профессия кешеләре: эшче яшьләр, инженерлар, техниклар, галимнәр, врачлар, партия ветераннары, колхозчы-игенчеләр, сәнгать вәкилләре һ. б. Аларның һәркайсы турында әдип документаль төгәллек һәм тормыш дөреслеген саклап, әдәби яктан үтемле, тәэсирле итеп язарга омтыла. Егерме очеркын үз эченә алган «Үземне таптым» (1980) исемле күләмле җыентыгы язучы каләменең әсәрдән әсәргә чарлана, сурәтләү объектларының төрлеләнә баруын күрсәтә.
Р. Хисмәтуллин көндәлек матбугатта әледән-әле хикәяләре, нәсерләре һәм шигырьләре белән дә катнаша. Ул шулай ук драматургия жанрында да көчен сынап карый. Аның «Кайтаваз» исемле пьесасы буенча Түбән Кама халык театры коллективы куйган спектакль «Театр язы» исеме астында узган республика конкурсында мактау грамотасына лаек булды. Р. Хисмәтуллин—1981 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Салават күпере: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 60 б. 1500. Рец.: Әгъзәмов Ф. Могҗиза тудыручылар.— Соң. Татарстан, 26 февр.
Күкрәү авазлары: (Очерклар).— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 70 б. 2000.
Үземне таптым: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 216 б. 1500. Рец.: Әгъзәмов Ф. Вөҗдан баскычларын санаганда.— Кит.: Әгъзәмов Ф. Үзәктә — кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 125—137 6.; шул ук мәкалә.—Казан утлары, 1981, № 7, 159—162 б.
Сусау: Хикәяләр һәм очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1984.— 192 б. 7000.
Аның турында
Зиннур МАНСУРОВ. Ирекле каләм хакыйкате
Илдар НИЗАМОВ. Күкрәп килә инде безнең көннәр...
Роберт ӘХМӘТҖАН. "Җан чәчәк атмыйча калды...".
Б е л а я Л. Вкус к старине. (О поэте Рахмае Хисматуллине, как о собира-теле рукописных книг).— Кн. обозрение, 1976, 20 авг., с. 15.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)