|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ХИСМӘТ РИФКАТУльянов шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рифкат Хисмәт (Рифкат Әхмәдулла улы Хисмәтов) 1939 елның 13 июлендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтиләре сугышта һәлак булып, ятим калган дүрт бала әниләре кулында тәрбияләнеп үсә. Сабый чагында имгәнеп күзләре зәгыйфьләнгән Рифкат, ары таба укуын югары уку йортында дәвам итәргә табиблар киңәш итмичә, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга мәҗбүр була: әүвәл туган авылы колхозында терлекче, аннары 1960 елда комсомол юлламасы белән Яңа Ульянов шәһәрендәге цемент заводы төзелешенә китеп, ундүрт ел шунда хезмәт итә, соңга таба Ульянов шәһәрендә сукырлар җәмгыятенең «Автоконтакт» оешмасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга. |
Иң күп укылган
|