|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ХИСМӘТ РИФКАТУльянов шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рифкат Хисмәт (Рифкат Әхмәдулла улы Хисмәтов) 1939 елның 13 июлендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтиләре сугышта һәлак булып, ятим калган дүрт бала әниләре кулында тәрбияләнеп үсә. Сабый чагында имгәнеп күзләре зәгыйфьләнгән Рифкат, ары таба укуын югары уку йортында дәвам итәргә табиблар киңәш итмичә, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга мәҗбүр була: әүвәл туган авылы колхозында терлекче, аннары 1960 елда комсомол юлламасы белән Яңа Ульянов шәһәрендәге цемент заводы төзелешенә китеп, ундүрт ел шунда хезмәт итә, соңга таба Ульянов шәһәрендә сукырлар җәмгыятенең «Автоконтакт» оешмасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга. Р.Хисмәт мәктәптә укыганда ук әдәбиятка, шигърияткә тартыла. Яшүсмернең 1954 елда ук район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тора-бара аның шигырьләре, чәчмә язмалары Татарстан Республикасы газеталарында, «Ялкын», «Чаян» журналларында һ.б. көндәлек матбугат басмаларында даими күренә килә. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә Ульянов шәһәрендә татар телендә чыга торган «Өмет» газетасы белән иҗади хезмәттәшлек итә.
|
Иң күп укылган
|