|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ХИСАМОВ НУРМӨХӘММӘТНурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстан АССРның Чүпрәле районы Мунчәли авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мунчәли җидееллык мәктәбен бетергәннән соң, 1951—1953 елларда Зеленодольск шәһәрендәге 5 нче номерлы татар урта мәктәбендә укый, аннары Иске Чүпрәле мәктәбенең унынчы классын тәмамлый. 1955—1960 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике елга якын Чүпрәле район газетасы («Коммунар») редакциясендә хатлар бүлеге мөдире хезмәтендә була. 1962—1965 елларда Н. Хисамов Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аннары 1969 елга кадәр Казанда «Җиңү байрагы» исемле күп тиражлы газета редакторы булып эшли. |
Иң күп укылган
|