|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ХӘҖИБ ӘБҮКАРАНЫЙ Саләх (псевд. Әбү Хәжиб) (19 йөз), язучы. «Тәнбиһел-кәмал» («Талант уянуы») дини-дидактик шигырь, «Иказәтет-төҗҗар» («Сәүдәгәрләргә нәсыйхат») хикәя җыентыгы авторы. Аларда 19 йөзнең 1 нче чиреге татар әдәбиятына хас булган традицион дини мәсьәләләр, мөселман руханилары б-н мөнәсәбәт проблемалары яктыртыла. К. диния нәзарәте б-н хезмәттәшлеккә каршы чыга, указлы мулларны һәм абызлар хәрәкәте вәкилләрен тәнкыйтьли, мөселманнарга чәй б-н шикәрне тыярга чакыра. К. әсәрләре кулъязмалары ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты каршындагы кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә һәм Казан ун-ты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана.
|
Иң күп укылган
|