поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘБИБУЛЛИН МӨСӘГЫЙТ

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, колхоз эшенә дә җигелә: җир сөрә, ашлык суктыра, төрле машиналарда эшли. 1944 ел башында уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946–1953 еллар арасында башта Магнитогорск каласындагы металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьск шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Татарстанның Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт оешмасында шофер, автомеханик, Баулы төбәк газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары 1971 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1966–1968 елларда М.Хәбибуллин Татарстанның Азнакай шәһәрендәге төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать, төзелеш, транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969–1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. 1971 елдан М.Хәбибуллин Казанда яши һәм 1989 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркәтибе вазифаларын башкара. 1991 елның ахырларыннан 1999 елга хәтле ул «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 еллардан күренә башлый, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Унсигезенче язын каршылаучы яшь кызның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу кыенлыкларын шул чактагы катлаулы күңел кичерешләре аша сурәтләгән бу повесть укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең (игенчеләрнең, машина йөртүчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең) әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә җитмешенче еллардагы авыл тормышының четерекле проблемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр.

Шулай да М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр – сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», ахыр килеп, «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары. Бу әсәрләрдә автор, тарихи чыганакларга таянып, һун-төрки, болгар-татар бабаларыбызның борынгы дәверләрен, сикәлтәле-гыйбрәтле язмыш борылышларын хронологик тәртиптә һәм җанлы картиналарда сәнгатьчә гәүдәләндереп бирүне максат итеп куя.

М.Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышы, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Ул – Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1977, 1987), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия Язучылар берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе (1996).

«Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Язучының романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш-сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып тора. Аларда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет сыйфатлары белән – халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса.

М.Хәбибуллин – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җиде юл чатында: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 176 б. – 9000 д.
Тау белән тау очрашмаса да: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 207 б. – 10000 д.
Унсигезенче яз: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нешр., 1977. – 240 б. – 14000 д.
Хәтер ярлары: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 295 б. – 15000 д.
Кубрат хан: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 375 б. – 15000 д.
Чоңгыллар: роман һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 526 б. – 25000 д.
Илчегә үлем юк: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 384 б. – 50000 д.
Шайтан каласы: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 302 б. – 35000 д.
Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 512 б. – 10000 д.
Хан оныгы Хансөяр: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. –255 б. – 10000 д.
Аллаһы бүләге: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 304 б. – 3000 д.
Кубрат хан: тарихи роман. – Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б. – 1000 д.
Батый хан һәм Ләйлә: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 384 б. – 5000 д.
Илчегә үлем юк: тарихи роман. – Казан: Мәгариф, 2003. – 343 б. – 1000 д.
Айбиби: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 301 б. – 3000 д.

* * *
Сагди: повесть / пер. с татар. Н.Нефедова. – М.: Современник, 1975. – 239 с. – 30000 экз.
Водовороты: роман / пер. с татар. Н.Нефедова. – М.: Современник, 1978. – 383 с. – 75000 экз.
Восемнадцатая весна: повести / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 384 с. – 100000 экз.
Кубрат-хан: роман / пер. с татар. В.Тублина. – М.: Сов. писатель, 1990. – 592 с.
Сказание о Казани и дочери хана: исторические романы / пер. с татар. М.Хабибуллина и А.Бадюгиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 607 с. – 2000 экз.
Божий дар: исторический роман / пер. с татар. Ф.Фаизова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 335 с. – 2000 экз.
Кто убил Серого?..: роман-детектив / пер. с татар. А.Агановой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 255 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гамбәр Н. Бәхеткә юл – гел алда // Казан утлары. – 1977. – № 12. – 148–152 б.
Галимуллин Ф. Изге ният белән // Казан утлары. – 1987. – № 12. – 157–161 б.
Хатипов Ф. Романнарда – Сөембикә образы // Казан утлары. – 1993. – № 12. – 152–159 б.
Кәримуллин Ә. Татар тарихына килгән әдип // Мирас. – 1997. – № 4–5 –10 б.
Зәкиев М. Тарихны гәүдәләндергән әдип // Ватаным Татарстан. – 1997. – 20 июнь.
Урманче Ф. Тарихи хәтеребезне терелтүче // Мирас. – 1997. – № 12. – 89–94 б.
Мостафин Р. Каләмдәшем-якташым // Мәгариф. – 1998. – № 2. – 54–55 б.
Сирматов И. Тарихның бер сәхифәсе // Мирас. – 1998. – № 8. – 46–48 б.
Дәүләтшин Г. Айбибине нәрсә борчыган? // Мәдәни җомга. – 2005. – 14 гыйнв.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»