поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘБИБУЛЛИН МӨСӘГЫЙТь

Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша. 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егет Чиләбе өлкәсенә китә һәм, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946—1953 еллар арасында башта Магнитогорск металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда ул комсомол путевкасы белән туган авылына кайта һәм биш елга якын авыл хуҗалыгы производствосында инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда М. Хәбибуллин Татарстанның Баулы эшчеләр поселогына күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт конторасында шофер, автомеханик, 1961—1962 елларда «Байрак» исемле Баулы район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары, читтән торып укып, 1971 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1966—1968 елларда М. Хәбибуллин Татарстанның Азнакай эшчеләр поселогында яши һәм Азнакай район газетасы «Маяк» редакциясенең промышленность, төзелеш һәм транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969—1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, Ленинабад төбәгендәге Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта.
1971 елның июненнән бирле М. Хәбибуллин Казанда яши һәм Татарстан Язучылар союзы идарәсенең оештыру эшләре буенча секретаре вазифаларын башкара. Ул— 1957 елдан КПСС члены.

Мөсәгыйт Хәбибуллин әдәбиятка зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Аның тәүге әдәби язмалары район газетасында 1950 еллардан күренә башлый. Алтмышынчы еллар башында исә республика көндәлек матбугатында хикәяләре («Соңгы рейс» «Гөлсәхрә» һ. б.) һәм ниһаять, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле повесте басылып чыга. Унсигезенче язын каршылаучы яшүсмер кызның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басуын һәм шул чактагы катлаулы кичерешләрен шактый реалистик рухта, ышандырырлык итеп сурәтләгән бу повесть, әдәби осталыкка бәйле кайбер кимчелекләре булуына карамастан, укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, коллектив хезмәткә мөнәсәбәттә төрле профессия кешеләренең (колхозчыларның, нефтьчеләрнең, шоферларның, төзүчеләрнең, врачларның һ. б.) мораль һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә җитмешенче еллардагы авыл тормышының катлаулы проблемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973) романы шул чор татар прозасындагы үзенчәлекле әсәрләр буларак кабул ителәләр. «Чоңгыллар» романы өчен М. Хәбибуллин 1977 елда Татарстанның Әгерҗе районы А. Пушкин исемендәге колхоз премиясенә лаек булды.

Язучы буларак, М. Хәбибуллин чынбарлыкны фәлсәфи һәм тарихи тасвирлау юнәлешендә үсә бара. Сиксәненче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» һәм борынгы төрки халыкларның тарихына багышланган «Кубрат хан» («Казан утлары», 1984, 8—10 нчы саннар) романнары аның зур иҗади мөмкинлекләре хакында сөйли.

М. Хәбибуллин көндәлек матбугатта басылган яисә радио, телевидение аша яңгыраган публицистик мәкаләләре һәм чыгышлары белән дә укучыларга яхшы таныш. 1978 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

М. Хәбибуллин— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Җиде юл чатында: Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.— 176 б. 9000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1970, № 11, 180 б.
Икмәк кадере: Повесть, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 175 6. 12 000
Тау белән тау очрашмаса да: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 207 б., 10 000. Рец.: Мостафин Р. Каршылыклар аша.— Соң. Татарстан, 1977, 14 авг.; Хатипов Ф. Эшче рухы.— Казан утлары, 1976, № 8, 154—162 б. Күрсәт, әсәр турында 159—161 б.
Чоңгыллар: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 399 б. 15 000. Рец.: Сарьян X. Бүгенге авыл һәм кешеләре.— Кит.: Сарьян X. Уеңны уйдырып сал... Казан, 1977, 3—22 б. «Чоңгыллар» турында 16—20 б.; Камалов Б. Тормыш чоңгыллары.— Соц. Татарстан, 1975, 31 авг.; Гаффар Ә. Тормыш мәгънәсе эзеннән.— Соц. Татарстан, 1979, 1 март. «Чоңгыллар» әсәре буенча телеспектакль.
Унсигезенче яз: Повестьлар, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 240 б. 14 000. Рец.: Рябков Г.— Татарстан яшьләре, 1969, 12 июнь.
Хәтер ярлары: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 295 6., 1 б., портр. 15 000.
Сулар үргә акса да: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—352 б. 30 000
Сагди: Повесть/Пер. Н. Нефедова — М.: Современник, 1975.—239 с. 30 000. Рец.: Рафиков М. Впервые на русском языке.— Сов. Татария, 1976, 7 июля.
Водовороты: Роман/Авториз. пер. с татар. Н. Нефедова.— М.: Современник, 1978.—383 с. 75 000. То же.—М.: Сов. Россия, 1980.—491 с. 50 000. То же.—М.: Современник, 1985.—352 с. 100 000. Рец.: Сотскова С. Вечное ремесло.— Лит. Россия, 1979, 7 сент.? с. 20; Махмудов А. Водовороты жизни.—Сов. Татария, 1980, 5 окт.; Хантемирова Г.— Лит. обозрение, 1982, № 4, с. 67—68; Д ементьев В. На стрежне жизни.—Волга, 1983, № 4, с. 129—136. Статья посвящена разбору повестей В. Нуруллина. «С ношей гору не обходят», А. Емельянова «Год — тринадцать месяцев» (Чуваш, писатель) и романа М. Хабибуллина «Водовороты». Восемнадцатая весна: Повести. Пер. с татар.—Казань. Таткнигоиздат, 1982.—384 с. 100 000— (Б-ка «Волжские просторы»).

Аның турында

Расих А. Шатланып тәкъдим итәм [М. Хәбибуллинны СССР Язучылар союзына].—Казан утлары, 1971, № 2, 183—184 б. В ә л и е в М. Табарга һәм югалтмаска: М. Хәбибуллинга 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1977, 27 дек. Гамбәров Н. Бәхеткә юл —гел алда.—Казан утлары, 1977, № 12, 148—152 б. Камалов Б. Тормыш кадерен белеп.— Соц. Татарстан, 1977, 25 дек. Мәҗитов 3. Геройлары — чорыбыз кешеләре.—Яшь ленинчы, 1977, 24 дек. Мустафин Р. Водовороты жизни: К 50-летию М. Хабибуллина.— Сов. Татария, 1977, 29 дек. Мусин Ф. Движение характера.— Правда, 1980, 11 янв.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»