поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХАРИСОВ ЗӨФӘР

Зөфәр ХАРИСОВ: “Мин ир кеше, бер әйттемме - бетте!”

Мактаулы исеме – Татарстан Республикасының халык артисты
Туган елы – 16 ноябрь 1956 ел
Туган урыны – Мөслим районы Түбән Табын авылы

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының әйдәп баручы һәм талантлы актеры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Һәрвакыт көләч, мөлаем һәм кара кучкыл мыек астыннан серле итеп елмаеп йөрүче артистка күпләр гашыйктыр. Өстәвенә, сәхнәдә ул тудырган рольләр дә бит ихлас, эчкерсез һәм тормышчан булуы белән аерылып тора.

- Илле биш яшен тутырган ир-ат үзен ничек хис итә икән, Зөфәр абый?

- 55 миңа түгел, ә паспортка тулды. Хуҗа Насердиннән, сиңа ничә яшь дип сорагач, ул: "Кырык!", дип җавап биргән. 5-6 ел үткәч сораганнан соң да кырык дигән. И биш-алты ел элек тә кырык иде, хәзер дә кырык, нишләп алай, дигәннәр аңа. Мин ир кеше, бер әйттемме – бетте, дигән ди ул. Кырык булгач, кырык инде! 55 яшь хатын-кызларның пенсиягә чыга торган вакыты буларак истә калган сан инде ул. Шуңа күрә мин 55 санына басым ясамадым, Кәрим Тинчурин театрында иҗат итүемә 30 ел тулды. Шуны билгеләп узам. Иҗатташларым, театрдагы дусларым белән шушы вакыйганы бәйрәм итәм.

- Сезнең киң диапозонлы актер икәнегезне беләбез. Үз иҗатыгыз турында үзегез нәрсә уйлыйсыз?

- Урта җүләр хатынын мактар, шыр җүләр үзен мактар, дигән әйтем бар. Шулай да, артист буларак үземне начар артист дип әйтмәс идем. Мин Әлмәт театрында эшли башлаганда беренче режиссерым Рөстәм Абдуллаев иде. Шул вакытта ук аннан сорадым: Рөстәм абый, театр өлкәсендә бернинди дә уңышка ирешә алмасам, гомумән, артист түгел икәнмен, сез миңа әйтегез, вакытымны әрәм итеп тормыйм, дип. Аш-су остасы булып китәрмен, чөнки пешерергә дә бик яратам (берәр ресторанда официант, аннан директор булып китәрмен дигән уй бар иде). Рөстәм абый Абдуллаев: ”Зөфәр син - театр кешесе!”, диде. Менә инде 33 ел шул сүзләрне һәрдаим раслап киләм. Мин начар артист түгел! Бернинди режиссерлардан да үземә тискәре сүз әйттермим. Нинди генә тиран режиссерның да миңа кычкырганы юк, чөнки мин үз эшемне белеп, җиренә җиткереп, бик теләп башкарам. Ходай биргән сәләтең булмаса, берни кылып булмый. Ширияздан Сарымсаковларда сабак алган кеше буларак, җаным, тәнем белән артист мин!

- Тинчурин театрында универсаль артистлар. Үзләре яза да, үзләре куя да, дигәндәй... Ә Сез?

- Мин театр режиссеры бүлеген тәмамладым. Үзебезнең театрда алты спектакль дә куйдым. Соңгысы “Париж егете Әлфәнис”, ул бүгенге көнгә кадәр бара. Классик сәхнә әсәрләрен дә тәрҗемә иткәнем булды. Аннары бик күп татар язучыларының иҗат кичәләренең сценарий авторы да мин. Язучыларның гына түгел, атаклы җырчыларның концертларын алып барам. Хәттә үземнең иҗат кичәсенең чарасын да үзем башкарып чыктым.

- Зөфәр абый, шәхсән мин үзем Сезне гел уңай образларда гына күрәм. Серле итеп елмаеп образда яшәп чыгасыз. Ә тормышта, гаиләдә нинди ир, ниди ата Сез?

- Гаиләдә дә шулай. Өйдәгеләргә елмаеп кына торам. Тормыш иптәшем Рушания бик сабыр, бик мөләем ханым. Кызым Ләйлә , киявем Динар, улым Гадел. Аллага шөкер, балаларым бернинди дә борчу китермичә үсеп җиттеләр, аякларында нык басып торалар. Күпсенмәсеннәр: бик тату, бик тыныч яшәп яткан көнебез. Аллага шөкер итеп яшибез.
- Сезнең банкетларда да эшләгәнегезне беләбез. Бу шөгыль иҗатка комачау итмиме?

- Әйе, эшлим, Аллага шөкер. Танышларда эшли башлаган идем, шуннан күреп башкалар чакыра башлады. Болай игъланнар биреп, заказ җыймым. Мәҗлесләрдә күреп чакыралар. Бу эшемне дә бик яратам, һәр заказчыга аерым, үзләренә хас булганча итеп оештырырга тырышам. Банкет эше иҗаттан аермый, дип саныйм. Киресенчә, ул энергия генә бирә. Никадәр күбрәк кешеләр белән аралашам, шулкадәр үземдә көч тоям. Яшьләрнең олы тормышка беренче аяк басуларының шаһиты, күңелле, бәхетле көннәрен күрү, истәлекле вакыйгалар чолганышында кайнау үзе илһам бирә миңа.

- Гадәттә артистларның көндәшләре, дошманнары күп була, ә Сезнең андый “дусларыгыз” юк кебек тоела миңа...

- Алары да бардыр, юк түгелдер. Минем табигатемә кешеләр белән ачуланышып йөрү гадәте бирелмәгән. Әти мәрхүм әйтә торган иде: “Ялгыш кына да бу кеше шушылай булган икән дип әйтә күрмә улым, көне-сәгате белән үз башыңа килеп җитә”, - дип. Бу сүзләр гел минем хәтеремдә. Кешеләрне рәнҗетмәскә тырышам. Рәнҗетә калсам, бу иң элек үзем өчен зур газап була. Тиз генә гафу үтенү җаен карыйм. Артист халкы үзара мөгамәләдә бик сизгер бит ул. Кеше белән мөнәсәбәтләрдә тыйнак булып, иҗат эчендә кайнап, гөнаһ җыймый гына яшәргә иде! Барчагызга да шуны телим!


Мөршидә КЫЯМОВА
www.Intertat.ru 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»