поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХАММАТОВА ФӘНИЯ

Фәния ХАММАТОВА - күренеле татар шагыйре Кадыйр Сибгат турындагы «Нурлар суга төшә сынып-сынып...» исемле хәтирәләр китабы авторы.

Гомерләр яшәргә бирелгән

— Күрми дисеңме әллә? Күрәм бит, беләм бит мин сине. Ничек атлап йөргәнеңне дә... Минем дә бит ярты күкрәк юк, костюм белән генә каплап йөрим. Кирәкми. Кирәк түгел төче тыйнаклык. «Сез» түгел, «син» булам мин синең өчен, җәй урынны, арыдым мин, — шулай диде Кадыйр сүзен кистереп, боргаланырга да урын калдырмыйча. Беренче күрүем иде аны ул көнне.
Эзләп арыган. Еллар аша адашкалап йөреп хәйран талчыккан, йончыган, инде, ниһаять, тапкан кыяфәттә кайтып төште Кадыйр минем ялгыз тормышыма. Гомер көзе җиткән, күңел көткән, күрешмичә дә гомер буе бер-беребезне йөрәкләр белән тоеп-күреп яшәгән кебек иде инде. Бернинди дә шартлар куешу кирәкмәде.

Яратуны таләп итмәдем күк.
Андый шартым минем булмады.
Мин яраттым үзем.
Инде хәзер
кирәк мине яратулары, —
дип язды соңыннан.

Тормыш булгач, аның көйсез яклары да еш булып тора, инде купты җил, тынмас тиз генә дигән чакта, «Көчсезлегең белән...» шигырендәге берничә юлны искә төшерсә, тына да куя иде инде кубарга торган давыл:

Миңа кирәк зәгыйфь канатларың,
сиңа кирәк минем иңнәрем.
Мин бит инде сине күргәнче үк
шундый итеп сине аңладым.
Күңелеңне гөрләвекләр итеп
эретергә килгән бер яз мин.
Көчледер мин. Шуны раслар өчен
синең көчсезлеккә мохтаҗ мин.

«Тәкъдиреңә язган булса, тешеңне сындырып керер», — дип әйтәләр иде олылар. Хәзер аңлашыла ул. Килеп тә керде, китеп тә барды... Бик кыска гына тоелган 1989—1994 еллардагы аҗагандай яшьнәп узган көннәр,бик озын гомер булган ул.
Барысы да килә вакытында.

Хода язганнарны күрәбез.
...Гомере дә, болай, җитә кебек,
тик шулай да
иртә үләбез!

Бик авыр булды аны югалту. Миңа гына диюем түгел, бөтен татар халкына зур югалтудыр ул. Җылы җәй башланганда, чирәмнәр шытып, дөнья яшеллеккә күмелгән вакытта, шагыйрьләр күңелендә яңа җырлар туар чакта җирләнде Кадыйр. Капка төпләрендә бәбкә казлар... Зәңгәр күктә кошлар сайрады... Бу гөнаһсыз кошлар үз авылы шагыйрен җеназа укыганда да, авылның уртасыннан, борылмалы-борылмалы тыкрыкларыннан, басу юлы буйлап күтәреп зиратка илткән озын сукмакта да шулай чыр-чыр сайрап озата бардылар.

Авылның зираты ни хәлдә?
Терлектән таптата күрмәгез.
Картайган көнемдә кайталсам,
мине дә кәфенләп күмәрсез.

Үзәкләр өзгәләнә дигән сүзне китаплардан укыганда бик үк тиз тәэсир итми әле ул, ә инде үзәгең өзгәләнсә, һич берничек аңлата алмаслык авыр, читен, чарасыздан йөрәк бәргәләнә — шуны үзең тоясың, кыен була. Исән чакта да ни ярдәм итәргә белми күлгә арт белән чумасы килгән чаклар күп була иде. Вакытында ычкыну сирәкләргә тигәндер ул афәттән. Сырхау еллардан ук ябышып калган чире йолкыганда, ирексездән җаны талкынганда, җанына җылы бирәсе урында, күпләр (ятлар гына да түгел!) ялган белән дөреслекне шулкадәр чишәлмәслек төенләп бетереп, бәгырен теләләр иде. Фәнзаман Баттал сүзләре белән әйтсәк: «Заманасы җитди, нужасы шактый» иде шул.

Мин, билгеле, шагыйрьне шәхес буларак тасвирлый алыр идем, ләкин бүген ул мәсьәләгә кагыла алмыйм әле, соң гына кавышып бик аз гына яшәп калуыбыз сәбәпле түгел, ә бу эшнең бик зур тарихи җаваплылыгын тойганым өчен, чөнки Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты фәнни яктан өйрәнүне таләп иткән кебек, аның тормыш агачы тамырларын барлау да бик күп көч һәм вакыт сорый. Үзе язарга тиеш әйберләрне инде миңа калдырып китте кебек. Бик сорагач, бер әфәндегә әйткән иде: «Булыр, булыр ул сценарий, 25 нче числода (1994 елның марты) минем өстәлемдә ятар. «Язмыш» дип аталыр». Әйтүе буенча, үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында иде булачак әсәр. Өлгерә алмады. Сүзе калды:

Алып китсә мине көтмәгәндә,
өзелеп калса гомер, киселеп... —
бу тормышның бөтен нигезләре
китәр кебек кинәт ишелеп.
Мин саласы соңгы ташы кала,
миннән башка аны кем салыр?
Кинәт кенә китеп бар да, имеш...
Минем өчен җирдә кем калыр?!
Эшләнеп бетмәгән бик күп эшләре калды шагыйрьнең.

Мәрхүмнәр дәшмиләр. Кем-кемне уздырып ничегрәк кәнәфигә үрмәли, ничә данә китап чыгара ала (мөһим түгел эчтәлеге дә!). Шундый галәмәтләрне ярый әле үзе күрми Кадыйр, дип тә куям кайчак. Кадыйрның шигырь сүзләре шушы заманны күзаллап алдан язылганнар, диярсең.

Кыяр-кыймас тора кайчак кеше,
оят саклап,
ягъни «иман саклап».
Кемнәргәдер тик шул гына кирәк —
имансызлар үтә иман таптап.
һәм уяна иман.
Уяталар.
Соңга калган бераз,
кичегелгән.
Имансызлар инде кереп тулган
ачык калган заман ишегеннән.

Шагыйрь халкын тормыш һәрвакыт эзәрлекләгән, эзәрлекләп тора, исән булып яшәгәндә дә, хәтта вафатыннан соң да, дияр идем.

Мәскәү нәшриятларының берсендә рус тәрҗемәсендә «Намазлык» дигән шигырьләр җыентыгының чыгарына өмет юклыгын истә тотып, шундый ук исем белән әзерләнеп, 1992 елда ук «КАМАЗ» китап нәшриятына илтеп биргән китабының татарчасын (редакторы Рәшит Бәшәр) шагыйрь никадәр көтсә дә, үзе исән чакта түгел, тик дөнья куйганнан соң гына чыгара алдылар. Вакытында хәерхак (гонорар) белән чыгып өлгерсә, таушалган шагыйрь йөрәгенә берникадәр шифа булган булыр иде әле ул.
Казанның «Мирас» нәшриятында «Көзге яз» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылмыйча юкка чыкты.

Кадыйр Сибгатуллин яшәгән эпоха минем дә эпохам ул. Кадыйр белән яшәгән чорда төрле пычрак шаукымда аның белән бергә мин дә бөтерелдем. Шушы дөньялыктагы бик табигый чуар җанлылыкны, ваклыкларны, гаделсезлекләрне җиңеп чыга алырлык көч табылмас та кебек тоелган иде ул чакта. Тормыш сазлыкларына чумдырмыйча, үземне дә, рухи байлыгымны да саклап калырлык көч, мидәт биргәне өчен Ходайга рәхмәтлемен. Кадыйрның шәхси архивының югалу, таркалу куркынычы туган, өстәвенә каты авырудан соң үземнең дә тернәкләнеп китә алмыйча җәфа чиккән, кая барып бәрелергә белмәгән авыр көннәремдә, аның үз шигырьләре үк миңа юл күрсәттеләр:

Ут бирик.
Учак ягарга
бер шырпы җитә бит ул.
Дөньялар, шырпы сызсаң да,
Ялт итеп китә бит ул.

Үзебез арсак, өшәнсәк,
күрерләр, булышырлар.
Юлларга чыгыйк, юлларга,
юлда гел узучы бар.

Һәм мин кешеләргә бардым. Шагыйрь иҗатына кагылышлы һәрнәрсәне бөртекләп җыя, барлый башларга аның талантына табынучылар, чын дуслары, язучылар, бергә эшләгән башка хезмәткәрләре, газета-журнал редакцияләре, шәһәр китапханәсе эшчеләре дә миңа ярдәмгә килделәр. Иң беренче нәүбәттә ярты юлда өзелеп калган әсәрләрне югалтмау, эзләп табу, иң мөһиме, әдәби мирасны тутыктырмау максаты булды. Әзерли башлап та ярты юлда калган рус тәрҗемәсендәге «Осенняя весна» шигырьләр җыентыгын (редакторы Чәчкә Хөснетдинова) яңадан барлау һәм бастырып алу бәхете шагыйрь вафатының җиденче елында гына насыйп булды әле миңа. Әйтергә генә ансат. Нәшриятта әзер китапны күргәч, бу китапны үз куллары белән алган булыр иде исән булса, дигән ямансу уй йөгереп үтте дә, еллар буе җыйналган хәсрәт катыш шатлык ташкыннары кинәттән берьюлы тышка бәреп чыгып, күз яшьләрем булып актылар. Андый халәтемне китапны каладан алып кайтырга булышкан язучы Факил Әмәк күрде инде, ул минутта йөрәк кагуын тыеп торырлык та җегәр калмаган иде шул.
Инде менә, иншалла, китапларда басылмыйча калган шигырьләрен дә Аллаһ Тәгалә ярдәме белән «Әйтте шагыйрь...» дип исемләнгән җыентыкта (редакторы Факил Сафин) бастырып чыгару мөмкинлеге туды.

Бүгенге көндә дә аның әсәрләрен өйрәнү, барлау эше тынып тормый. Инде яңадан да ике китап дөньяга чыгарга өметләндереп тoра, аларының да чыгып куюы бик ихтимал. Ихлас булышучыларыма да, үземә дә көч-куәт сорыйм Ходайдан! Бу уңайдан Кадыйрның бик кызыклы бер шигыре бар:

Көче җитеп бетмәс.
Кодрәтеннән килмәс.
Ләкин тере адәм:
— Инде беттем! — димәс.

Күккә менә алмас,
җирдә калмаса да...
Канат кирәк, канат — оча алмаса да!

Яр Чаллы, 2004 ел.


Мәйдан № 6, 2004. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»