поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХАЛИТОВ ЯЪХЯ

Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елның 22 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, башта Арча педагогия училищесын, аннары 1972 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Калай дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетның соңгы курсында укыган чагында ук «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952—1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә яңадан кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (1960—1963 елларда Я. Халитов— Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә) шунда эшли, 1963 елдан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. 1976-елның январеннан бирле Я. Халитов Татарстан китап нәшриятының матур-әдәбият редакциясендә өлкән редактор вазифаларын башкара.

Яхъя Халитов — иҗади сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге 1952 елдан, руc язучысы Н. Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барып, дөнья әдәбияты классиклары, рус совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәясен тәрҗемә итте. Алар арасында М. Шолоховның мәшһүр «Тын Дон» («Тихий Дон») роман-эпопеясенең беренче һәм өченче китаплары, «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина») романы, В. Каверинның «Ике капитан» («Два капитана»), Ю. Бондаревның «Кайнар кар» («Горячий снег»), латыш әдибе В. Лацисның «Яңа тормышка» («К новому берегу»), татар әдибе Мәхмүт Галәүнең үз вакытында рус телендә. генә дөнья күрергә өлгергән «Болганчык еллар» («Муть») романнары, күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Бәхил бул, Гөлсары!» («Прощай,. Гульсары»), «Анам кыры» («Материнское поле»), «Дөя күзе» («Верблюжий глаз») исемле повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы Майн Ридның «Башсыз җайдак» («Всадник без головы»), бельгияле Шарль де Костерның «Уленшпигель турында риваять» («Легенда об Уленшпигеле»), француз Александр Дюманың «Өч мушкетер» («Три мушкетера») кебек әсәрләре бар.

Я. Халитов нечкә зәвекъле, әдәби телгә бик сизгер һәм таләпчән редактор буларак, татар язучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруга үзеннән зур өлеш кертә, бай тәҗрибәсен һәм эрудициясен каләм тибрәтүче чордашлары, бигрәк тә яшь язучылар белән нәтиҗәле уртаклаша.

Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Яхъя Халитов 1980 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Я. Халитов —1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Тихонов Н. Батыр партизан: Хикәяләр/Я. Халитов тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1952.—32 б. 10037. Храбрый партизан: Рассказы.
Каверин В. Ике капитан: 2 томлык роман/Я. Халитов һәм Р. Сабиров тәрҗ.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—772 б. 12000. Два капитана: Роман. Рец.:Даутов Р.—Сов. әдәбияты, 1954, № И, 120—123 б.
Журавлев Т. Комбайнчылар: Повесть/Я. Халитов тәрҗ.—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—166 б. 8000. Комбайнеры: Повесть.
Лацис В. Яңа тормышка: Роман.—Казан: Таткнигоиздат, 1959.—688 6. 12 000. К новому берегу: Роман.
Шолохов М. Тын Дон: 4 кит. роман.—Казан: Таткитнәшр., 1963— 1964. Тихий Дон: Роман.
1 кит. Я. Халитов тәрҗ. 1963. 420 б. 15000.
2 кит. Г. Ахунов тәрҗ. 1963. 404 б. 15000.
3 кит. Я. Халитов тәрҗ. 1963. 448 б. 15000.
4 кит. Г. Ахунов тәрҗ. 1964. 504 б. 15000.
Р е ц.: С а ф а р о в Р. Шолохов геройлары белән очрашу.— Соц Татарстан, 1963, 23 нояб.
Айтматов Ч. Повестьлар.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—314 б. 15000. Повести.
Эчт: Беренче мөгаллим. Ә. Еники тәрҗ.; Анам кыры. Я. Халитов тәрҗ.; Җәмилә. М. Госманов тәрҗ.; Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм. X. Сарьян тәрҗ. Шолохов М. Күтәрелгән чирәм: Роман. 1—2 кит./Я. Халитов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр, 1966—1968.
1 кит. 1966. 376 б. 15000.
2 кит. 1968. 405 б. 15000. Поднятая целина: Роман. Галәү М. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр/Я. Халитов һәм Р. Даутов тәрҗ.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—536 б. 15000. Муть. Мухаджиры.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»