|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ХАЛИТОВ РИМРим Шәфыйк улы Халитовны республикабызда күпләр белә. Ул "Татглавинвестстрос" (төзелешләрне инвестицияләү) идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган, Россиянең мактаулы төзүчесе. Дала ягында Ырынбур өлкәсенең Югары Шар (Яңа Югары Котлымәт (Котлы Мөхәммәд) дигән исеме дә бар) авылында туган егет Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаганнан соң гомере буе төзелештә җитәкче булып эшли. Төрле-төрле зур урыннар биләсә дә, Рим әфәнде күңелендәге дала иркенлеген, табигый самимилекне җуймаган. Холык кан белән борынгы бабалардан күчә, асыл сыйфатларны балачак мохите тәрбияли. Рим Халитов татар тарихы белән кызыксына, әдәбиятка гашыйк - үзе дә рухы белән шагыйрь, күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшерергә маһир. Үл гына да түгел, Рим әфәнде үзенең гомер юлын әсәр итеп тә язды. |
Иң күп укылган
|