поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХАЛИДИ ФАТИХ

(1850–1923)

Татар әдәбиятының күренекле мәгърифәтчесе, язучы, календарьчы, тәрҗемәче, драматургия жанрына нигез салучыларның берсе Фатих Хаммат улы Халиди 1850 елда элекке Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Яңасала авылында мулла гаиләсендә туа. Ул Кышкар мәдрәсәсендә укый, Казанда приказчик булып эшли, аннары китап сәүдәсенә керешеп, үз әсәрләрен һәм тәрҗемәләрен нәшер итү белән шөгыльләнә.

Ул «Рәдде бичара кыз» драмасының авторы (Г.Ильясийның «Бичара кыз» драмасына нәзыйрә рәвешендә иҗат ителә), шулай ук «Морат Сәлимев», «Мәхрүсә ханым» һ.б. пьесалар, хикәяләр тәрҗемә әсәрләр авторы буларак та билгеле.

Ф.Халиди 1899 ел өчен мануфактурачы-фабрикант Вакула Морозов заказы белән татарча календарь төзеп бастыра.

1911–1912 еллар өчен төзегән календарьлары Казанда китапчы Хөсәенев варислары наширендә чыга.

Ф.Халиди 1923 елда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Рәдде бичара кыз: драма. – Казан (?), 1888. – 30 б.
Җиһанабад падишаһы угылларының кыйссасы: хикәят. – Казан (?), 1896. – 32 б.
Әлфе ләйлә вә ләйлә (Мең дә бер кичә): 6 кисәктә. – Казан (?), 1897–1899. (Барысы 1665 б.)
Болгарның Солтан Гадел Туктамыш хан кызы Хәлимәнең бәхәсе: хикәя. – Казан (?), 1898. – 8 б.
Әлфе сәхәр вә сәхәр (Мең дә бер сәхәр): 3 кисәктә. – Казан (?), 1903–1904. (Барысы 695 б.)
Кемгә тиеш?: хикәят. – Казан (?), 1904.
Морат Сәлимов: драма. – Казан (?), 1905. – 40 б.
Мәхрүсә ханым: драма. – Казан (?), 1906. – 48 б.
Саран, надан Теллә бай хикәяте. – Казан (?), 1906. – 24 б.
Залим Ачлык испанияле Сәет Яхъя бәянында: драма. – Казан (?), 1906. – 36 б.
Мәшһүр гашыйк-мәгъшука Ләйлә вә Мәҗнүн хикәясе. – Казан (?), 1908. – 44 б.
Мең дә бер сәхәр / төз., кереш сүз авт. З.Мөхәмәтшин. – Казан: Алма-Лит, 2005. – 632 б. – 300 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Фатих Халиди // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 492–499 б.
Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятыннан кысалы кыйссалар. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1988. – 70–91 б.
Мөхәммәтшин З. Мәгърифәтче әдипләребездән берсе // Казан утлары. – 2000. – № 12. – 174–180 б.
Мөхәммәтшин З. Ф.Халидиның иҗат мирасы. – Казан: Таң-Заря, 2001. – 160 б.
Закирова Л. Милли драмаларда үзаң үсеше // Мәйдан. – 2003. – № 8. – 97–100 б.

* * *
Ахмадуллин А. Татарская драматургия. – М.: Наука, 1983. – 264 с.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»