поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХАФИЗУЛЛА ӘХӘТ

Мәңге сүнмәс утым

Ага ярлар тулып,
Ага ташкын булып,
Ага сулар язын ургылып.
Ташкын сулар түгел,
Актарыла күңел –
Күңелемә кердең җыр булып.

Нигә моңсу кичләр,
Тынгы бирми хисләр –
Күңелеңдә нинди уйлар бар?
Яндырып-көйдереп,
Сөелеп-сөйдереп,
Мәңге сүнмәс утым булып кал!

Сизәсеңме үзең,
Ала алмыйм күзем,
Нинди нурлар икән йөзеңдә?
Әйтче миңа, иркәм,
Килерсеңме икән,
Колач җәеп каршы йөгерсәм?

Кайту

– И талларым, ник дәшмисез,
Нигә шулай моңсулар?
– Ташлап киттең... – диде таллар, –
Онытыламы шулар?

– Нигә күзләрегез яшьле,
И чишмәләр, и сулар?
– Ташладың бит... – диде алар, –
Онытыламы шулар?

– И чәчәкләр, ник кордыгыз?
Сез бит матур, алсулар.
– Ник ташладың? – диде алар, –
Онытыламы шулар?

...Саргайгансың... – диде авыл, –
Әйт, ниләр булды сиңа?!
– Җаным монда калган, – дидем, –
Саргайдым менә шуңа...

Тик соңыннан белдем

Янып-көеп, бәхетем читтә, диеп
Ташлап киттем сине, авылым.
Тик соңыннан белдем аерылуның
Башка нәрсәләрдән авырын.

Саргаерсың сагынып, китмә, диеп
Таң җилләре өзелеп сорады,
Тик соңыннан үзем шул җилләрне
Төшләремдә күреп еладым.

Моңсу булыр, китмә, китмә, диеп
Кулын сузып калды талларым.
Тик соңыннан күпме эзләсәм дә,
Андыйларны таба алмадым.

Үзәкләрең өзелер, китмә, диеп
Баш иделәр ап-ак каеннар.
Тик соңыннан белдем: сагышлардан
Көчле булган нинди кайгы бар!..

Китмә инде, түзалмассың, диеп
Урман бүлде китәр юлымны.
Тик соңыннан белдем: Туган яктан
Китмә икән болгап кулыңны...

Сынау

Кешеләрне җил-давыллар сыный,
Кайгы-хәсрәт сыный кешеләрне.
Аягыннан ега йомшакларны,
Көчле итә бары көчлеләрне.

Кешеләрне зур байлыклар сыный,
Зур урыннар сыный кешеләрне.
Азы гына кеше булып кала,
Кеше булып кала көчлеләре.

Кешеләрне аерылышулар сыный,
Кавышулар сыный кешеләрне.
Мәхәббәтнең ялкыннары яман,
Көл итми ул бары көчлеләрне.

Кешеләрне кешеләр дә сыный,
Хайваннар да сыный кешеләрне.
...Бик күпләрне хәзер аңлап булмый:
Хайваннармы, әллә кешеләрме?

Мөмкин булса...

Коңгырт күзләр, синең коңгырт күзләр...
Сихри көч бар синең карашларда.
Минем уйлар хәтта төннәрен дә
Синең янда, синең тарафларда.

Кушымта:
Ник соңарып тудың икән шулай?
Әйтче шуны күзләремә карап.
Синең әле чәчәк атар чагың,
Минем еллар сулар сыман ага...

Коңгырт чәчләр, синең коңгырт чәчләр...
Килә алардан чәчкәләр исе.
Мөмкин булса, хәтта бер бөртеген
Ятар идем төннәрендә иснәп.

Кушымта.

Йомшак куллар, синең йомшак куллар...
Пешерәләр алар кагылганда.
Мөмкин булса, хатлар язар идем
Өзелеп-өзелеп сине сагынганда.

Кушымта.

Яшим шулай эчтән генә сызып,
Яшерен генә күзем салгалап.
Әллә бу, дим, язмыш сынавымы
Йөри янда мине сагалап?

Кушымта:
Ник соңарып тудың икән шулай?
Әйтче шуны күзләремә карап.
Синең әле чәчәк атар чагың,
Минем чәчәк инде сулып бара...

Юк, зарланмыйм

Без әтиләр киемен киеп үстек,
(...Сатып ашаганнан калганын...)
Сөртенгәләп сука сукаладык,
Кулларымда сөял – тамгасы.

Чыныкмаган иңгә йөк күтәреп
Егылсак та тордык сикереп;
Серләр бирмәс өчен тешне кыстык...
Еламадык бала шикелле.

Ә уйнарга вакыт тимәде шул:
Иртә кидек тормыш камытын...
Чабатасын үрдек, имәннәрен кистек,
Урдык күлнең яшел камышын.

Юк, зарланмыйм уйлап үткәннәрне,
Зәңгәр офыкларга күз атып;
...Тормыш гүзәл, ямьле, тик үткәнне
Чагыштырсаң гына кузгатып...

Юк, зарланмыйм... Килми хәтерлисем...
(Ничә башлап, ничә ташладым?!)
...Тик салынмый онытып үткәннәрне
Киләчәкнең нигез ташлары...

Ник сорыйсың икән хәлләремне...
Ник сорыйсың икән хәлләремне,
Читкә борып коңгырт күзләрең?
Беләсең бит, утлар йотып йөрим
Әйтә алмый әйтер сүзләрем...

Кушымта:
Нишлисең – язмыш эшедер:
Син парлы инде, парлы.
Күңелемдә әйтелмәгән
Күпме сүзләрем калды!..

Ник сорыйсың икән хәлләремне,
Янсын-көйсен әле, дисеңме?
Беләсең бит, көннәренә кырык
Кабатлыймын синең исемне...

Кушымта.

Ник сорыйсың икән хәлләремне,
Сагышларга төреп карашың?
Беләсең бит, язмыш сукмагыннан
Еракларга китеп барасың.

Кушымта:
Нишлисең – язмыш эшедер:
Син парлы инде, парлы.
Күңелемдә әйтелмәгән
Күпме сүзләрем калды...

Хыянәт

Китеп бардым... Озатып калды дуслар,
Тик килмәде өзелеп көткәнем:
Аннан башка якын кешем юк, дип
Күңел түремдә гел йөрткәнем.

Кушымта:
Ә мин һаман аны
Көттем, көттем бары,
Килер, диеп, килер, ниһаять!
Дошман хыянәте
Берни түгел икән,
Җан сөйгәннәрнеке – хыянәт...

Кинәт күкне гүя болыт басты,
Күңелемдә купты җил-давыл.
Өзелеп сөйгән кешең ташлап китсә,
Була икән, дуслар, бик авыр.

Кушымта.

Миңа җилләр хәбәр китерделәр,
"Ул онытты сине..." – диделәр,
Күпме көтеп килсен ник бер хаты!
Җилләр сүзе дөрес иделәр.

Кушымта:
Ә мин һаман аны
Көттем, көттем бары,
Килер, диеп, килер, ниһаять!
Дошман хыянәте
Берни түгел икән,
Җан сөйгәннәрнеке – хыянәт...

Кичердем

Күзләремә карап, гүя кабат-кабат
Сорый миннән тәүге мәхәббәт:
"Кичердеңме минем хыянәтем,
Сөясеңме һаман, әйт, син, әйт!"

Бик әйтәсем килә: "Хыянәтең
Кичерә алмыйм әле һаман мин.
Язмышымның зур ялгышы булдың,
Колач җәеп каршы баралмыйм..."

Ләкин әйтмим, хыянәтен аның
Кичермәде бугай Ходай да...
Күптән китте инде бу дөньядан,
Авыр аңа, авыр болай да...

...Булса иде урының гел җәннәттә –
Кичердем мин сине, кичердем.
Син бит миңа иң беренче булып
Сөю дигән шәраб эчердең...

Онытырга телим

Онытырга телим күз карашларыңны –
Син минеке түгел бит инде...
Нигә икән алсу йөзләреңә синең
Күңелемнән китмәс нур иңде?

Кушымта:
Оныта алмыйм, белмим нишләргә?
Үтерәсең кереп төшләргә...

Онытырга телим синең чәчләреңнең
Шомырт чәчәгедәй исләрен.
Нигә икән талгын таң җилләре булып,
Шул чәчләрне сыйпап исмәдем?..

Кушымта.

Онытырга телим соңгы сүзләреңнең
Йөрәгемне ярып үткәнен.
"Кичерә күр инде, мин башканы сөйдем",–
Дигән идең, яшереп күзләрең.

Кушымта:
Оныта алмыйм, белмим нишләргә?
Үтерәсең кереп төшләргә...

Ташуларга агып китәр идем

Ташуларга алып китәр идем,
Сиңа илтсә әгәр ул сулар.
Су буенда никтер таллар елый,
Минем кебек алар, моңсулар...

Куш.: Менә тагын язгы ташкын ага,
Шашып-шашып ярларны кочып.
Мөмкин булса, һәр яз китәр идем
Ташкыннарсыз якларга качып.

Ташуларга агып китәр идем,
Каршы алыр булсаң ярларда,
Нигә күңел урынында түгел,
Ниләр була язын аңарга?!.

Кушымта.

Ташуларга агып китәр идем,
Тик калырсың кебек кул болгап.
Күңелеңне ташу салкыннары,
Аккан бозлар алган шул чолгап...

Кушымта.  

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»