поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХАФИЗОВ ИЛНАР

ИЛНАР ХАФИЗОВ: «ҖИТӘКЧЕ БУЛЫП ТУМЫЙЛАР!..»

Илнар Хафизов исеме республикада күпләргә таныш. Кемнәрдер аны талантлы журналист, төрле мәдәни конкурслар җиңүчесе итеп белсә, байтак кешегә ул бик яшьли үз җилкәсенә зур җаваплылык алган җитәкче буларак билгеле. Моңа аптырыйсы да юк: 27 яшьтән республикада иң зур район саналган һәм яшәешнең бик күп өлкәләрендә алдынгылыкны тоткан Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе (Татарстанда иң яше – Р.Г.) йөген тарт әле! Инде менә шушы җаваплы вазыйфаны башкаруына да бер елдан артык вакыт үтеп киткән икән.
Мин исә Илнарны студент чактан ук беләм. Казан университетының унберенче катында урнашкан факультетыбыз тату гаилә сыман яши иде. Илнар шул вакытта ук әлеге «гаилә» тормышының үзәгендә кайнап, гел күз уңында булган актив студент саналды. Безгә, беренче курс егетләренә, укытучылар, факультет җитәкчелеге Илнарны һәрчак үрнәк итеп китерде: ул уку алдынгысы, җырчы, сүз остасы – мәдәни чараларның оештыручысы да, спорт ярышларында факультет данын яклаучы да, кызыл диплом иясе һ.б. Үзен һәр яктан булдыклы итеп күрсәтә алган Илнарда шул чакта ук җитәкчелек сәләте «бөре»ләнгәндер, мөгаен.

– Хәтерлим әле, син 2006 елда Казан дәүләт университетын тәмамладың да туган ягыңа – Кукмара районына (Илнар Әсән-Елга авылыннан – Р.Г.) эшкә кайтып киттең. Укытучылар: «Аспирантурада калыр, фәнни киләчәге өметле», – дип ышанып торган егетнең бу адымы бик күпләргә гаҗәп тоелды. Гадәттә, безнең факультетның талантлы егетләре Казанда да бик тиз үз юлын таба иде. «Кал!» – дип чакырып торганда, башкалада урнашу мөмкинлегең булганда Кукмараны сайлавыңның сәбәбен беләсе килә: җирсүме, үз районыңа хезмәт итү теләгеме чакырып кайтарды сине?

– Казан университетын тәмамлавым белән үземне бик бәхетле саныйм. Бигрәк тә татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алуым белән горурланам. Бу факультетның олы тарихы бар. Аны тәмамлап чыгучылар арасында тормышның төрле өлкәләрендә хезмәт итә торган бик күп күренекле кешеләрне беләм мин. Факультет укытучылары тирән белем, тәрбия бирде, без университет белән тормышта үз юлын тапкан, җитлеккән егет-кызлар булып саубуллаштык. Дөрестән дә, аспирантурага кал дип кыстаулар, чакырулар булды. Мин диплом эшен фән дөньясында зур абруйга ия, хөрмәтле остазым Дания Фатыйх кызы Заһидуллина җитәкчелегендә язган идем. Ул да аспирантурага керүемне теләде. Ләкин фән юлыннан китәсем килмәде. Ни өчендер зур шәһәр, андагы шау-шу күңелемә ятмый. Казанга эшләр белән килгән чакта да, тизрәк аларны хәл итеп, районга кайтып китү ягын карыйм. Анда күкрәк киереп рәхәтләнеп суларга һавасы да бар, табигате дә күңелгә якынрак. Боларга туган якка мәхәббәт, аның алдында үзеңне җаваплы һәм бурычлы тою хисе дә өстәлеп, мине Кукмарага алып кайткандыр.

– Шунысы кызык: башкаладан читтә булсаң да, син һәрвакыт күз уңында кала бирдең. «Кукмара авазы» телерадиокомпаниясенең әйдәүче журналисты буларак районда танылу алсаң, төрле конкурс, бәйгеләрдә актив катнашып, җиңеп, исемең республика күләмендә гел ишетелеп торды. 2008 елның 1 гыйнварыннан син инде «Кукмара авазы»ның мөхәррире итеп билгеләндең. Тормышыңның алдагы баскычына күчкәнче, журналистлык эшчәнлегең турында беләсе иде.

– Университетта укыганда: «Радиога журналистлар кирәк», дигән хәбәр ишеттем. Шуннан конкурста катнаштым һәм кастинг аша узып, студент вакытымда ук эшли башладым. Журналист эше миңа бик ошады. Ул минем хезмәт биографиямнең беренче баскычы һәм анда алган тәҗрибә бүген дә ярдәм итә килә. Шушы чорда кешеләр белән аралашу, алар белән дустанә мөгаләмәгә керү, дөньяда, илдә, районда барган вакыйгаларны төрле яктан килеп бәяли алу кебек сыйфатларга ия булдым дип исәплим. Ул вакытта «Кукмара авазы» радиосы директоры Алмаз Радик улы Мостафинның ярдәмен күп тойдым. Ул кирәк вакытта киңәшен биреп, ялгышлар булганда төзәтеп, үз энеседәй якын күрде. Аның төпле киңәшләрен бүген дә онытмыйм һәм эшемдә файдаланам. Районда булган һәр чарада актив катнаша идем. Алар минсез узмады дисәм дә ялган булмас. Гомумән, эшемне бик яратып башкардым. Туйлар, юбилейлар да уздырырга туры килде: алты елга якын тамада булып йөрдем...

– Алга таба инде синең хезмәт юлың, карьераң дип әйтик, «күзгә күренеп» үсте: шул ук 2008 елда сине Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп чакыралар. Күрше районга ничек итеп күчә алды икән Кукмараны Казанга да алыштырмаган Илнар Хафизов?

– Ул очраклы гына килеп чыкты. Билгеле булганча, Татарстанның һәр районы чит төбәкләрдә халкыбызның милли бәйрәме – сабан туен оештыра. Ул елда Мамадыш районы Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендәге сабан туе өчен җаваплы итеп билгеләнгән иде. Мине шушы сабан туен алып барырга чакырдылар. Бәйрәмгә Мамадыш районының ул чактагы хакимият башлыгы, бүгенге Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, һәм ул вакытта райбашкарма комитеты җитәкчесе, хәзерге көндә Мамадыш муниципаль районын җитәкләүче Анатолий Петрович Иванов та килгән иде. Алар мине үз яннарына дәшеп алып, кем булуым, кайда эшләвем белән кызыксындылар һәм Мамадыш районында уза торган Питрау керәшен мәдәнияте бәйрәмен алып барырга чакырдылар. Шул ук елны мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп эшкә дәштеләр. Мин башта икеләнеп калдым. Аннан инде әти-әниләр, якыннар белән киңәшеп, Ходай язмаган эш булмас дип, ризалаштым. Шул көннән мин Мамадышта яшим. Беренче карашка, чит районга, бер белмәгән кешеләр белән эшләүгә, андагы шартларга ияләнү бик кыендыр кебек иде. Әмма Мамадыш бик тиз арада күңелемә якын булып китте. Бүгенге көндә әлеге адымны ясавыма үкенмим. Остазларыма – Рөстәм Галиулла улына һәм Анатолий Петровичка бик рәхмәтлемен. Алар чын мәгънәсендә көчле җитәкчеләр, халыкның абруен яулаган кешеләр. Үзләренең акыллы киңәшләре белән дә, эшне оештыра белүләре белән дә безгә, яшь җитәкчеләргә, үрнәк. Беркем дә җитәкче булып тумый, әмма ялгышларны төзәтә-төзәтә, тәҗрибә туплый-туплый моңа ирешергә мөмкин дип уйлыйм.

– Әлеге вазыйфада син өч елга якын хезмәт иттең. Шушы чорда Мамадыш районы бик күп конкурсларда катнашты һәм җиңде. Хәтерлим әле, кайбер журналистлар: «Мамадышта менә дигән мәдәният министры әзерләнеп ята», – дип үзара сөйләшә башлаган иде. Акчасы аз, мәшәкате муеннан булган бу өлкә синең тормышыңда нинди эз калдырды?

– Мамадыш районы мәдәният бүлегенең элек-электән килгән төпле нигезе, традицияләре бар. Мәдәнияткә бер көндә генә нигез салып, бер көндә генә югары уңышларга ирешеп булмый. Районыбызда бик күп талантлар яши, көчле белгечләр эшли. Барыбыз бергә дөрес максатлар куеп, район җитәкчелегенең ярдәмен тоеп матур гына эшләдек. Мәдәният министрлыгы уздырган барча бәйгедә – татарча КВН, төбәкара «Идел йорт» халык театрлары арасындагы конкурста, «Татар моңы», «Созвездие-Йолдызлык»та ел саен катнаштык. Беренче урыннар, лауреат, дипломант исемнәрен яулап, һәрвакыт алдынгы баскычларда булдык. Шунысы сөендерә: бүген дә мәдәният өлкәсендәге уңай эшчәнлек бик уңышлы дәвам итә. Шушы бәйрәмнәрне оештыру, аның мәшәкатенә чуму миңа ошый, әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән аралашу күңелемә рәхәтлек бирә.
Уңышның нигезе район җитәкчесеннән тора. Әгәр дә ул мәдәниятне якын күрә икән, нәтиҗәсе дә була. Бу яктан без бәхетле: Анатолий Петрович мәдәнияткә гашыйк кеше. Ул һәр чарада катнаша, үзенең киңәшләрен бирә, төрле идеяләр белән янып яши, шуларны тормышка ашыруны контрольдә тота, яңадан-яңа чаралар уйлап таба, ярдәм итә. Әйтик, сәхнә булгач, анда матурлык мөһим роль уйный. Мисал өчен, ничек кенә матур бии торган кеше булмасын, киеме ямьсез икән, аның осталыгы тиешенчә бәяләнеп җитми. Бездә исә балаларга, ансамбльләр өчен киемнәр тектерүгә, аппаратура, уен кораллары алуга шактый акча бүлеп бирелә. Җитәкчелекнең шундый ярдәме булганда ничек тырышып эшләмисең!

– Ничек кенә янып эшләсәң дә, сиңа ул эшеңнән аерылырга туры килгән. 2011 елның 14 ноябреннән син – район башкарма комитеты җитәкчесе. Бу җаваплы эшкә алынырга курыкмадыңмы? Район җитәкчесе белән иңгә-иң торып, аңлашып эшләүне, тормышның төрле өлкәләреннән хәбәрдар булуны һәм иң кискен мәсьәләләрне хәл итүне үз эченә алган вазыйфаны башкарыр өчен нинди сыйфатлар кирәк?

– Башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнгәнче, мин берничә ай социаль мәсьәләләр буенча урынбасар вазыйфасын башкардым. Бер караганда, аның эше дә күренми. Икенче карашка, мәдәниятне, мәгарифне, спортны, яшьләр бүлеген, сәламәтлек саклау, социаль яклауны үз эченә алган бик җаваплы хезмәт ул. Анатолий Петрович тәкъдим иткәч, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына алындым. Дөрестән дә, башта куркып калдым, чөнки бик җаваплы эш бит. Ләкин район җитәкчесе белән кулга-кул тотынышып эшлисең икән, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга мөмкин. Аннан соң Мамадыш халкы бик тә тырыш, яхшы холыклы. Алар белән барысын да эшләргә, авырлыкларны җиңәргә, уңышларга бергә-бергә сөенергә мөмкин. Башкарма комитет – катлаулы тармак. Бүгенге көндә Мамадышыбызда 45 меңнән артык кеше яши. Район республикада мәйданы ягыннан иң зурысы (2,6 мең кв.км), ул 128 авылны һәм Мамадыш шәһәрен үз эченә ала. Шуларның һәммәсен дә бер сулышта яшәтү күп көч таләп итә. Шунысы сөендерә: соңгы елларда Мамадыш яхшы якка үзгәрде, республикада шактый киң танылу алды. Үткән елда гына да республика күләмендә әһәмиятле ике зур вакыйга булып узды. Беренчесе – «Агросәнәгать комплексында 2011 елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга сакчыл җитештерү буенча бурычлар» дигән темага республика семинар-киңәшмәсе булса, икенчесе – республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе. Әгәр дә районга, аның җитәкчелегенә ышаныч юк икән, андый мөһим чараларны Мамадышка билгеләмәсләр иде. Икесен дә югары дәрәҗәдә оештыра алдык. Тагын шунысы сөендерә һәм алга таба да уңышларга омтылырга әйди: бездә бүген хакимияттәге һәм эре предприятиеләрдәге, гомумән, тормышның һәр өлкәсендәге җитәкчеләрнең һәммәсе дә үз урынында, үз вазыйфасын яратып башкара. Бер-беребезне күз карашыннан аңлап, ярдәмләшеп эшлибез. Бу да зур бәхет. Кемдер бер якка, кайсыдыр икенче якка тартса, уңыш та булмас иде. Аңлашып эшләгәндә исә тагын да зуррак үрләргә ирешәсе килә. Яшь җитәкченең, әлбәттә, белеп бетермәгән нәрсәләре дә шактый була. Ул чагында район җитәкчесе миңа киңәше белән ярдәм итә. Иң мөһиме – өйрәнергә, эшләргә теләк булу һәм районны, аның халкын, хезмәттәшләреңне ярату һәм хөрмәт итү. Яшь җитәкче өчен, минемчә, шушы сыйфатлар иң кирәклесе.

– Барысын да кадрлар хәл итә, диләр бит...

– Бу чыннан да шулай. Нинди җитәкче яхшы җитәкче була? Җавабы билгеле – кадрларны дөрес сайлаганы. Бүгенге көндә бездә һәркем – яшьме ул, өлкәнме – үз эшен башкара. Җитәкче һәм башка мөһим вазыйфаларда күп кенә талантлы яшьләр көч куя. Алар бердәм, дус, вакыт белән исәпләшми эшли. Район башлыгы һәркайсын үзе тәрбияләп, төрле вазыйфаларда сыный-сыный, әкренләп үстерде. Ул аларга таяна, бүгенге көндә командасы белән горурлана. Уртак тел табып эшләү, өлкәннәрнең яшьләр белән тәҗрибә уртаклашуы, яшьләрнең үз остазларына хөрмәт белән каравы һәм аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышуы – менә ул уңышның сере!

– Ялы ял булмаган, мәшәкате чиктән ашкан вазыйфа башкарасың. Мине бигрәк тә талантлы журналист, оештыру сәләтенә ия мәдәният хезмәткәре Илнар Хафизовның киләчәге борчый. Бу өлкәләрдә дә егетләр бик кирәк бит...

– Язмыштан узмыш юк. Язмышыңа ни язылса, шуны күрәсе. Эшнең җиңеле юк аның. Без булмаган җирдә генә бар да рәхәт, бар да әйбәт. Дөресен әйткәндә, синең бу соравыңа җавап бирә алмыйм, чөнки безнең эштә шәхси тормыш онытылып та китә. Әмма эшкә генә күмелеп, әти белән әни, туганнарым һәм якыннарыма игътибарымны киметмим. Әти белән әни бүгенге көндә Кукмарада яши. Алар янына, туган якка гел кайтам. Әти-әнисенең хәлен белеп тору, ярдәм итү һәркемнең изге бурычы.
Бәйрәм, ял көннәрендә дә бик еш эшкә чыгарга туры килә, чөнки бездә һәрдаим төрле чаралар гөрләп тора. Менә әле предприятие, оешмалар, авыл җирлекләре арасында мәдәни чаралар, спорт ярышлары үткәрелә. Шулай кайнап яшәү һәм эшләү минем холкыма туры килә. Бүгенге көндә вакыт белән исәпләшми эшләвемнән, әйткәнемчә, канәгатьмен. Дөрес, җитәкче урында эшләү бер дә җиңел түгел. Үз эшеңнән ямь һәм тәм тапканда, булсын дип эшләгәндә генә уңыш елмая, нәтиҗәсен күреп күңел сөенә. Аллаһ Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Нинди генә эшкә тотынсам да, бисмилласыз башламыйм, юлга да догасыз кузгалмыйм. Шуңа Ходай тормышымны җайлап торадыр дип уйлыйм һәм киләчәктә дә шулай буласына өметләнәм. Иң мөһиме – намус белән яшәү һәм эшләү.


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
www.Idel-journal.ru/ 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»