поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХАФИЗОВ ГАБДРАХМАН

Татарстанның Апас районы Әҗем авылында гомер итүче җирле шагыйребез, сугыш һәм хезмәт ветераны Габбас абый Хафизов әле күптән түгел генә үзенең 85 яшьлеген билгеләп үткән иде. Әнә шул уңайдан ТР Дәүләт Советы һәм аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Габбас абыйга Рәхмәт хаты һәм истәлек медале килде. Бу зур һәм истәлекле бүләкне 17 август көнне үткән пленар киңәшмәдә район башлыгы Р.Н.Заһидуллин тантаналы шартларда олуг шагыйребезгә тапшырды.
Күңелең һәрчак яшь булып калсын, иҗат дәртең сүнмәсен-сүрелмәсен, хөрмәтле Габбас абый!

Г. Хилавиева, Г. ГатауллинГабдрахман Габбас улы Хафизов 1993 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Аспирантура тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар институты өлкән укытучысы, РФ Үзәк банкының Казан мәктәбе директоры урынбасары, Архeология музе директоры, Татарстан тарихы кафедрасы доценты булып эшли.
Кыр капкасын җил ача

Кыр капкалы авылым

Туган авылыма кайтсам,
Кыр капкасын җил ача.
Алга килеп назлы бер җил:
"Саумы, син", – дип эндәшә.
Авылыма кайткан саен
Җил ача капкаларны.
Андый йомшак, җылы җилләр
Сезнең якларда бармы?
Авылларның абруе –
Кыр капкалар, кайда сез?
Алар ябыла калса…
Искән җилләр файдасыз.
Кыр капкалы авылым бар –
Иң беренче шарт бүген.
Яңа җилләр сәлам бирә,
Шуңа күңелем шат минем.

Гөлбадран керфекләре

Таң нурында җем-җем итә
Көмеш чык бөртекләре.
Тибрәнә иртәнге җилдә
Гөлбадран керфекләре.
Сары чәчкәле тәлгәшләр
Сибелгән күлмәгеңдә.
Куе ефәк керфекләрен
Күрәм мин күзләреңдә.
Гөлбадран керфекләрендә
Яшьлек елларын күрәм.
Шул еллардан мине сагынып
Кемдер көтәдер сыман.
Гөлбандранлы сары мизгел
Көзге алтын төсләрдә.
Елъязмада чәчәкле җәй
Илһам өсти хисләргә.
Һаман шулай җемелдиләр
Энҗе чык бөртекләре.
Дымлы күзләрдә сирпелә
Гөлбадран керфекләре.

Юллар чатында

Юллар чатында
Көпә-көндезен,
Уйларга чумып,
Калдым ялгызым.
Юллар чатында
Калуы авыр.
Заман болганчык,
Вакыт болгавыр.
Юллар чатлары,
Акбүз атлары,
Галәм киңлеге,
Адәм затлары –
Барысы да бергә
Яшәештер бу.
Язмыштан килгән
Яшьнәештер бу.

Кайт әле яннарыма

Менә тагын язлар килде,
Җир өстендә – яшел келәм.
Табигатьнең бу фасылын
Җаным-тәнем белән сөям.
Умырзаялар калыкты,
Китеп бара салкын кышы.
Зәңгәр, сары чәчкәләрдән
Бөркеп тора яз сулышы.
Умырзая аланыннан
Төнбоеклы күлгә төшәм.
Язгы уйларга төренеп,
Тәүге хисләремә күчәм.
Йөрим шулай! Ә җиһанда
Язгы симфония уйный.
Киек казлар очып узды –
Күңелем һаман сине уйлый.
Йөрим шулай бер ялгызым
Язның җырын, моңын тыңлап.
Кыр казларына ияреп,
Хат җибәрдем сәлам юллап.
Кояш җылысын тоеп
Күңелем таңнарында.
Гөрләвекләр ера-ера
Кайт әле яннарыма.

Элмәле тал

Яр буенда элмәле тал,
Яфраклары суга тигән.
Сагынганда нечкә билне,
Иртән торып суга киләм.
Элмәле тал ышыгында,
Кемнәр анда басма салган.
Шул басмада Су анасы
Чәчен үрә, юк бер ялган.
Чәчен үрә сылу туташ,
Толымнары суга тигән.
Гашыйк булган аңа Тукай,
Сөеп, Су анасы, дигән.
Татар кызы – Су анасы,
Элмәле тал ышыгында.
Кемне көтә еллар буе
Шул табигать кочагында.
Сине, диде, Су анасы,
Еллар буе сине көтәм.
Син бит минем бердәнберем,
Бәгърем иркәм.
Элмәле тал яр буенда,
Яфраклары суга тигән.
Бик сагынып Су анасын
Көн дә су буена киләм.

Язларыма кайтам

Җәйләүләрдә җәйнең агышы,
Җырчы кошчыкларның тавышы.
Җәйләүләрдә бераз тукталып,
Язларыма кайтып барышым.
Җәйләүләрдә гомер агышы,
Җәй көннәре инде авышты.
Зәңгәр күкне ярып ерактан,
Ишетелә казлар тавышы.
Җәй көннәре инде авышты,
Көннәр белән төннәр кавышты.
Мин җәйләрдән килсәм дә чыгып,
Язларыма торам ашкынып.
Мин җәйләрдән кайтам язларга,
Сәлам биреп киек казларга.
Җәйләүләрдән килсәм дә чыгып,
Язларыма кайтам ашыгып.

Яңгыр

Тәрәзәгә шыбыр-шыбыр
Бәреп ява җәйге яңгыр.
Шул дәррәүдән үзләренә илһам алып,
Тупылларның яфраклары
Көйли бер җыр.
Яңгыр ява, җылы яңгыр,
Яңгырларга юк тыюлык.
Яңгыр асларында йөрү
Булмаса да зур кыюлык,
Кайтып барам авылыма
Яңгырларда юешләнеп чыланырга.
Тагын бер кат табигатьне кочып алып,
Аның җылы кочагына сыланырга.  

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»