поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘГЪЗАМОВ ФЛОРИД

Осталар остазы

Ул зур дәүләт бүләкләре дә алмады, аның исеме зур мөнбәрләрдән дә артык макталмады, ул хәтта түгәрәк юбилейларын да үткәрә алмыйча арабыздан шактый иртә китеп барды. Гәрчә Татарстан журналистикасының патриархларыннан берсе булган Флорид ага Әгъзамов исемен бүген дә бик күпләр олуг остаз, педагог һәм галим буларак яхшы хәтерлидер.

Флорид Әгъзамов узган гасырның икенче яртысында безнең республикабыз өчен, алай гына да түгел, бөтен Идел буе, бигрәк тә милли татар журналисткасы өчен кадрлар әзерләүнең, тәрбия­ләү­нең башында торды. Ул канат куеп чыгарган шәкерт-журналистлар кайларда гына эшлә­ми бүген?! Татарстанның һәр районында, республи­ка­ның барлык матбугат органнарын­да, башка республика һәм өлкә­ләрдә, Мәскәүнең үзендә... Илнең төп басмасы “Российская газета”ның редакторы булып аның шәкерте Владислав Фро­нин эшләве дә күп нәрсә турында сөйли. Татарстандагы баш мөхәррирләрнең күпчелеге шулай ук Әгъ­замов мәктәбен узган.

Флорид Әгъзамов кыюсыз гына университет бусагасын атлап кергән дистәләрчә татар балаларының беренче булышчысы, ярым ятим нәү­мизләрнең килеп сыеныр кешесе була белде. Аның әнә шундый киң күңелле, олы җанлы гуманист шәхес булып формалашуы үз тормыш юлы­ның сикәлтәләре белән дә бәйле булгандыр.

Ул 1936 елда Башкортстандагы Чакмагыш районы­ның матур табигатьле Бикмәт авылында дөньяга килә. Шул гүзәл табигатьнең тәэсире булгангадыр инде, аңа кечкенәдән үк иҗат итү, язу җене кагыла. Тик авыр, бала-чага күтәрмәслек башка шөгыль­ләргә керешергә туры килә: “уфалла” белән урманнан утын, яланнан салам ташый, кирпеч суга, печән чаба, салам эскертли. Ул заман балаларына сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп барган әтиләрен алыштырырга кирәк була. Шул ки­түдән Флоридның атасы әйләнеп кайтмый, кеп-кечкенә дүрт баласын ятим калдырып, яу кырында газиз башын сала.

– Әй, яшьли нужаны күреп тә карады соң, – диләр Фло­ридның авылдашлары.

Тормыш дигәнең әнә шулай кыйнап, шагыйрь Хәсән Туфан әйтмешли, “еламаска өйрәтә” торган үги әти дә була ала икән. Хәер, бу кыйнауларның үз файдасы да булмый калмагандыр. Һәр нәрсәне фәкать тырышлык белән генә алырга кирәгенә Флорид шулай яшьли өйрәнә. Бу тырышлыгы аңа сугыштан соңгы авыр елларда, күршеләрендәге Яңа Каты урта мәктәбен тәмамлаганда кө­меш медаль “бүләк итә”.

Кечкенә яшьтән атаклы шагыйрь булырга хыялланган Флорид зур өметләр белән татар әдәбиятының Мәккәсе булган Казанга юл ала. Аны монда да тормышның авыр зынҗыры көтеп тора икән. Универси­тетның татар бүлегенә укырга кергән егет студентлар тормышының ачлы-туклы бөтен михнәтлә­рен башыннан кичерә. Аннары Флорид Питрәч районына барып эләгә. Шул вакыттан башлап Ф.Әгъзамовның бө­тен гомере журналистикага барып тоташа. Аның сәлә­тен, тырышлыгын күреп, тиздән “Социалистик Татар­стан”га эшкә чакырып алалар. Монда ул шактый еллар әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләп бара.

– Тормышның иң истә­лекле еллары булды алар, – дип искә ала иде Флорид Има­мәхмәтович. – Бөтен татар мә­дәниятенең үзәгендә кайнарга туры килде бу чорда.

Чынлап та, яңа әдәби әсәрләргә, спектакльләргә язылган дистәләрчә рецензия, әдәбият-сәнгать әһел­лә­ре­безгә багышланган очерклар, күренекле әдипләр, танылган актер һәм җырчылар, композитор һәм рәссамнар белән даими аралашулар рухи яктан искиткеч баеткан журналист Флорид Әгъзамовны. Соң­рак, газетаның баш мө­хәррире булып озак еллар эшләгән, танылган журналист Шәмси ага Хам­ма­товның урын­басары итеп билге­ләнгәч тә, бөтен республика иҗ­тимагый тормышында актив катнашырга туры килә аңа.

Кеше тормышында язмышка кискен үзгәрешләр кертүче берничә вакыйга бул­мый калмый. Флорид Әгъзамов өчен мондый вакыйга 1968 елда була. Ул Мәскәүдә журналистика буенча аспирантурага керә. Анда диссертация язу өстенә, башкаланың мәдәният хәзи­нәләре белән таныша. Диссертация яклап Казанга кайткач, янә “Социалистик Татарстан” газетасы мөхәррире урынбасары, янә әдәбият-сәнгать, мәдә­ният дөньясы...

Күп тә үтми, партия өлкә комитетына чакырып, аңа Казан дәүләт университетының яшь тармакларыннан берсе булган журналистика ка­федрасын җитәкләргә тәкъ­­­дим итәләр. Заманы шундый: партия кушкач, бармый хәлең юк. Шулай итеп, Ф.Әгъзамов Идел буе төбәге өчен журналист кадрлар әзерләүче үзәкне аякка бастыру һәм ныгыту эшенә ке­решә. Укытуның формаларын төрләндерү, гыйльми эшне җан­ландыру, редакцияләр белән элемтәне ныгыту, студентларны активлаштыру юнәлешендә зур көч куя. Үзе исә әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив эшли, татар календарен чыгаруны дәвам иттерә, тәрҗемә эше белән шө­гыльләнә, журналистикада гуманизм принцибын тикшереп, китаплар, мәкалә­ләр чыгара, төрле конферен­ция­ләрдә фәнни докладлар ясый. Кафедрага җитәкчелек итү белән бергә, универ­ситетның филология факультеты деканы итеп сайлана. Бу елларда Ф. И. Әгъ­замов журналистика бүлеген факультет итү, татар журналистикасы кафедрасы ачу идеясен тормышка ашыра, факультетның беренче деканы, кафедраның беренче мө­дире була.

Җәмәгать эшлеклесе буларак та танылган кеше иде безнең Флорид Имамәхмә­тович. Озак еллар Татарстан Журналистлар берле­генең президиум әгъзасы булды. Журналистика теоретигы гомере буе республика матбугатында публицистик мәка­ләләре белән чыгыш ясады. Чирек гасыр буе татарча стена календарьларын чыгаруда катнашты.

Үзенең тормышы, яшәү рә­веше белән сөекле остазыбыз кешелеклелек дигән бөек принципка тугры булды. Булачак каләм иялә­рен беренче чиратта үзенең шәхси үрнәге, си­рәк очрый торган киң кү­ңел­лелек, кешелеклелек сыйфатлары белән тәрбияләгән бу олпат затның исеме, һич­шиксез, Татарстан журналистикасы тарихына алтын хәрефләр белән инде язып куелды!
 

Васил Гарифуллин.
Ватаным Татарстан
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»