поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ЛЮЦИЯ

Люция Әнвәр кызы Гыйззәтуллина 1953 елның 3 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туа. 1971 елда Кадыбаш авылы мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. 1976 елда укуын тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында әүвәл корректор, өлкән корректор, аннары редактор булып эшли. 1992 елдан ул – «Мәгариф» милли нәшриятында балалар әдәбияты редакциясе мөдире хезмәтендә.

Люция Гыйззәтуллина – әдәби иҗат эшенең тәрҗемә өлкәсе вәкиле. Әдәби тәрҗемә белән ул Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә шөгыльләнә башлый. Әүвәлге тәрҗемә хезмәтләре – рус, украин, казакъ язучыларының повесть, хикәяләре «Рәхмәт сиңа, солдат!» (1984), «Нәниләргә бүләк» (1985, 1988), «Дуслык аланы» (1987), «Дала гөлләре» (1991), «Сыбызгы сере» (1996) һәм башка исемнәрдә чыккан күмәк җыентыкларда дөнья күрә. Беренче мөстәкыйль тәрҗемә китабы – танылган балалар язучысы С.Радзиевскаяның табигать турындагы хикәяләре тупланган «Урман әкияте» җыентыгы 1988 елда нәшер ителә. Шулай ук кече яшьтәге мәктәп балалары өчен хайваннар, кош-кортлар, җәнлекләр дөньясына багышланган «Баллы яңгыр» (1992) китабы, балалар өчен рус халык әкиятләрен эченә алган «Куян күчтәнәче» (1998), «Бармак малай» (2006), «Әтәчкәй – алтын кикриккәй» (2007) җыентыклары һәм бигрәк тә Л.Толстойның «Хаҗи Морат» (2000) повесте тәрҗемәләре Л.Гыйззәтуллинаның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге зур иҗади уңышы буларак кабул ителде. Тәрҗемәләреннән «Куян күчтәнәче» җыентыгы «2000 ел китабы» конкурсында махсус диплом белән бүләкләнә.

Бу урында тәҗрибәле редакторның аерым җыентыклар, матур әдәбият һәм фольклордан «Хәзинә», «Милли әдәбият китапханәсе», «Бала күңеле», «Балачак әдипләре» кебек исемнәр астында серияләп чыгарыла торган китапларны оештыру, төзү һәм басмага әзерләү эшендә киң кырлы һәм нәтиҗәле гамәли-иҗади эшчәнлеген дә әйтмичә үтеп булмый. Узган гасырның илленче-алтмышынчы еллар татар прозасыннан сайлап төзелгән «Таныш көйләр» (2007), «Хәзинә» сериясе, кече яшьтәге мәктәп балаларына атап чыгарылган Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре җыентыклары, «Сайра, сандугачым» сериясеннән балалар өчен җыр китаплары, танылган шәхесләрнең, язучыларның канатлы гыйбарәләрен, хикмәтле сүзләрен, афоризмнарын туплаган «Татар акылы» (2002), «Матбугат йорты – гомер китабы» (2006 ), «Аккош күле – илһам аланы» (2007) исемле басмалар – болар һәммәсе дә Л.Гыйззәтуллинаның турыдан-туры катнашында һәм аның зәвыклы мөхәррирлек каләме булышлыгы белән мәйданга килгән әдәби мирас хәзинәләредер. Аның хезмәт җимеше булган китаплар – республика «Ел китабы» конкурсының даими дипломантлары. «Мәгариф» нәшриятының балалар әдәбияты өлкәсендә А.Алиш исемендәге премия белән бүләкләнүе Л.Гыйззәтуллинаның редакция мөдире буларак хезмәтен дә югары бәяләү иде. Иҗатта һәм мөхәррирлек хезмәтендә күрсәткән тырышлыгы өчен ул «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнә.

Ул – 1996 елдан Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.

Л.Гыйззәтуллина – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Радзиевская С. Урман әкияте: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д.
Сладков Н. Баллы яңгыр: әкиятләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 255 б. – 15000 д.
Куян күчтәнәче: рус халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 95 б. – 3000 д.
Толстой Л. Хаҗи Морат: повесть. – Казан: Мәгариф, 2000. – 207 б. – 2000 д.
Бармак малай: рус халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 2006. – 40 б. – 2000 д.
Әтәчкәй – алтын кикриккәй: рус халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 2007. – 48 б. – 2000 д.
Андерсен Һ. Унике сәяхәтче: әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2008. – 175 б. – 2000 д.

* * *
Нәниләргә бүләк: балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 127 б. – 10000 д.
Күгәрченем, син дә гөрлә...: балалар өчен җырлар. – Казан: Мәгариф, 1994. – 127 б. – 15000 д.
Татар акылы: татар язучылары афоризмнары / соавт. А.Яхин, Л.Шәрифуллина. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б. – 3000 д.
Йокы әкиятләре: татар халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 2004. –119 б. – 3000 д.
Тукай Г. Сагыныр вакытлар: балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр, автобиографик истәлек. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б. – 3000 д.
Матбугат йорты – гомер китабы: истәлек-хатирәләр. – Казан: Мәгариф, 2006. – 271 б. – 1000 д.
Таныш көйләр: 50–60 нчы еллар татар прозасы. – Казан: Мәгариф, 2007. – 415 б. – 2000 д.
Аккош күле – илһам аланы: истәлек-хатирәләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 191 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзуллина М. Күгәрченем, син дә гөрлә... // Шәһри Казан. – 1995. – 17 гыйнв.
Шәрифуллина Л. Сабыйларга куян күчтәнәче // Мәгърифәт. –1998. – 12 дек.
Нурмөхәммәт Т. Люция 21 нче гасырга атлый // Шәһри Казан. – 1999. – 12 март.
Зыятдинова Ф. Үлми торган кеше // Мәдәни җомга. – 2001. – 24 авг.

* * *
Миннибаев К. Золотой век // К.Миннибаев. Перевод – это искусство. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – С. 65–67.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»