поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ФЛЕРА

Шагыйрә Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында туа. Аңа бала чактан ятимлекнең бөтен ачысын-төчесен татырга һәм бик яшьли физик хезмәт белән танышырга туры килә: җиде сыйныфны укып бетерүгә үк ул колхоз фермасында терлек карый, ә уналты яшеннән Кемерово якларына китеп, шахтада эшли, Ом–Том тимер юлын салыша, аннан соң өч ел Украинаның Донбасс төбәгендәге «Калиновка» шахтасында откатчица булып хезмәт итә. 1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайтып, 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсе ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, төп хезмәт вазифасыннан аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1970–1979 елларда ул, тормыш ихтыяҗларына бәйле рәвештә, гаиләсе белән янәдән читтә – Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши һәм эшли. Казан шәһәренә гаилә бары 1980 елда гына кайтып төпләнә.

Әдәби иҗат эше белән яшьтән үк кызыксына һәм, каләм тибрәтә башлавына карамастан, Флера Гыйззәтуллина матбугат мәйданында чагыштырмача соң – узган гасырның алтмышынчы елларында гына күренә башлый. Беренче шигырьләре 1963 елда район газетасында басыла. Карабашта яшәгән елларында ул, еш кына Әлмәткә килеп, андагы танылган язучылар – Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Шамил Бикчурин, Мәхмүт Хәсәневләр белән таныша һәм якыннан аралаша, әдәби-иҗат берләшмәләренә йөреп, шигърият серләрен тирәнрәк үзләштерә. Тора-бара аның шигырьләре республика газета-журналларында даими басыла, зур-зур шигырь бәйләмнәре «Беренче карлыгачлар» (1968), «Кешеләр һәм чәчәкләр» (1968), «Юл башы» (1972) кебек күмәк җыентыкларга урнаштырыла, ә 1974 елда Татарстан китап нәшриятында Шәйхи Маннур кереш сүзе белән беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Аның нәүбәттәге икенче шигырь китабы да («Сәлам хаты», 1981) укучыларга күренекле шагыйрь Әхсән Баянның фатихалы кереш сүзе белән тәкъдим ителә.

Флера Гыйззәтуллина – поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә. Аның шигърияттәге иҗади уңышлары да, өметле яшьләргә һәрвакыт хәерхаһлы булган Сибгат Хәким әйткәнчә, нәкъ менә шул үзе кичергән тормыш вакыйгалары, эше-һөнәре, гаилә анасы, хатын-кыз күңелендә генә туа ала торган уй-хисләре, тойгылары белән тыгыз бәйле.

1992 елда Флера Гыйззәтуллинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ф.Гыйззәтуллина – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Чишмә юлы: шигырьләр / кереш сүз авт. Ш.Маннур. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 127 б. – 2000 д.
Сәлам хаты: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 144 б. – 2000 д.
Акчарлагым – асыл кошым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 72 б. – 4000 д.
Утлы минутлар: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 159 б. – 1200 д.
Сер ачкычым сердәштә: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 175 б. – 4300 д.
Яшеннәрнең күз яше: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 136 б. – 2000 д.
Йөрәгемдә шаулый карурман: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2001. – 448 б. – 2000 д.
Күз нурларым: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 367 б. – 2000 д.
Башкаемда дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 287 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Туфан Х. Шигърият офыгы киңәя // Соц. Татарстан. – 1973. – 4 март.
Баян Ә. Флера Гыйззәтуллина шигырьләре // Соц. Татарстан. – 1981. – 15 окт.
Мулланурова Р. Килсә язлар шагыйрь күңеленә // Сөембикә. – 1991. – № 9. – 16–17 б.
Әхмәтҗанов Р. Язмышымда – яшәү дәрте // Соц. Татарстан. – 1991. – 20 сент.
Әгъләмов М. Күз яше дә шатлык китерә // Ватаным Татарстан. – 1996. – 8 март.
Зәйнашева Г. Язмыш белән көрәшеп // Ватаным Татарстан. – 1996. – 5 окт.
Ихсанова Л. Кызлар йолдызлыгы нур чәчә // Заман-Татарстан. – 2001. – 8 март.
Аймәт Р. Җидегән яшем җиз кыңгырау кага // Шәһри Казан. – 2001. – 7 сент.
Мансуров З. Йөрәгемдә шаулый карурман // Заман-Татарстан. – 2001. – 7 сент.
Бәшир Ф. Кеше күңеле – карурман // Казан утлары. – 2003. – № 3. – 154–157 б.
Сафиуллина Г. Киң сулыш бирелә тумыштан... // Мәдәни җомга. – 2004. – 3 дек.
Җәлилова Г. Язмыш данын ач, шагыйрь // Шәһри Казан. – 2006. – 18 окт.
Рахман Р. Минем үз илемдә антым бар, атым бар // Мәдәни җомга. – 2006. – 1 сент.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»