поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН РАФИС

Хикәяче, публицист Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укуын тәмамлап, студент чагыннан ук хезмәттәшлек итә башлаган «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша. Шуннан бирле аның тормыш һәм хезмәт юлы, нигездә, Казан каласы һәм Казан көндәлек матбугаты белән бәйле. 1978–1979 елларда Свердловск, Ижау һәм Тоцк якларында мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, ул әүвәл берникадәр вакыт «Ялкын» журналында, аннары озак еллар «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1994 елның гыйнварыннан хәзерге көнгә кадәр Р.Гыйззәтуллин «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире хезмәтендә.

Әле мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлаган Р.Гыйззәтуллин, үзенчәлекле язучы-хикәяче буларак, республиканың «Ватаным Татарстан», «Идел», «Казан утлары», «Чаян» көндәлек басмаларында һәм Мәскәүнең «Пионер» журналы, «Российская газета»сы битләрендә басылган һәм, башлыча, балалар, яшүсмерләр тормышына багышланып, кеше характерларын психологик планда ачып бирүгә корылган җыйнак сюжетлы, халыкчан образларга бай сыгылма телле хикәяләре һәм үткен фикерле публицистик мәкаләләре белән таныла. Ул – хикәяләре, лирик парчалары, нәсерләре, юморескалары тупланган алты китап авторы.

Матбугатта ирешкән уңышлары өчен 1993 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Гыйззәтуллин – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Очучы буласым килә: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 32 б. – 14000 д.
Урман юлы: хикәяләр, нәсерләр, юморескалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 94 б. – 5800 д.
Көтелмәгән сорау: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 70 б. – 15000 д.
Кырау: хикәяләр, парчалар, юморескалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 142 б. – 3000 д.
Багалмада кунакта: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1996. – 24 б. – 3000 д.
Төнге яңгыр: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 224 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гафиятов А. Балачак белән очрашу // Татарстан яшьләре. – 1984. – 8 сент.
Галимуллин Ф. Урман юлыннан киңлеккә // Татарстан яшьләре. – 1987. – 23 июнь.
Безнең талантлар: Рафис Гыйззәтуллин. Хәкимҗан Халиков // Сов. мәктәбе. – 1989. – № 8. – 30–32 б.
Баязит М. Чишмәдә су кипмәсен // Шәһри Казан. – 2002. – 27 сент.
Низаметдинова М. Язучының күңел җылысы // Татар иле. – 2003. – № 48 (нояб.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»