поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН НУР

(1928–2004)

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин 1928 елның 12 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Яңа Байсар авылында укытучы гаиләсендә туа. Актаныш урта мәктәбенең сигез классын һәм 1945 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, 1945–1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр вакыт Казан педагогия училищесында һәм Казанның 12 нче татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс имтиханнарына әзерләнеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә, 1952 елда аны тәмамлагач, шул ук институтта башта әдәбият секторы лаборанты, аннары 1953 елдан 1959 елга кадәр кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1953 елның гыйнварында «Кави Нәҗминең прозасы» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1959 елдан 1990 елга кадәр Н.Гыйззәтуллин институтның шул ук секторында өлкән гыйльми хезмәткәр булып хезмәт итә.

Н.Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. 1949–1959 еллар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләсенә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар совет язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп үтәргә кирәк. 1956 елда Н.Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, 1957 елда рус телендә дә дөнья күрә. 1958–1960 елларда исә галим С.Әдһәмова белән берлектә К.Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. «Татар совет әдәбияты тарихы» (Казан, 1960), «История татарской советской литературы» (Мәскәү, 1965) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К.Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н.Гыйззәтуллин тарафыннан языла.

Болардан тыш Н.Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафыннан чыгарылган алты томлык «История советской многонациональной литературы» дигән капиталь хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында (Мәскәү, 1971, 1972) утызынчы еллар һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша.

Н.Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнгән күптомлы «Татар әдәбияты тарихы» өчен егерменче-утызынчы еллар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры, әдәби багланышлар һәм тәрҗемәләр, публицистика, егерменче һәм сугыштан соңгы еллардагы тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында бүлекләр һәм Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбай, К.Нәҗми кебек тәнкыйтьче һәм әдәбият галимнәренең, язучыларның иҗат портретларын яза.

Ул 2004 елның 22 июнендә Казанда вафат була, Арча районының Кушлавыч авылына җирләнә.

Н.Гыйззәтуллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кави Нәҗми: тәнкыйди-биографик очерк. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 88 б. – 6000 д.
Татар совет әдәбияты тарихы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 822 б. – 3000 д.
Әдәбият һәм тормыш: тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 115 б. – 1000 д.

* * *
Әдәбият белеме сүзлеге / төз. Н.Гыйзәтуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 229 б. – 5000 д.

* * *
Кави Наджми: критико-биогр. очерк. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 132 с. – 2000 экз.
История татарской советской литературы. – М.: Наука, 1965. – 578 с. – 3500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нур Гыйззәтуллинга 50 яшь // Казан утлары. – 1978. – № 6. – 187–188 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»