• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЗЗӘТ ТАҖИ

(1895–1955)

Cовет чоры татар драматургиясенең күренекле вәкиле, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәт (Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин) 1895 елның 3 сентябрендә (яңа стиль – 15) хәзерге Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы Умга авылында ярлы игенче гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Кәлимулла абзый, ишле гаиләне асрау өчен гомере буе батраклыкта йөреп, күп мохтаҗлыклар һәм кыенлыклар кичерсә дә, балаларына белем бирергә, аларны укытырга тырышкан. Сигез яшенә җиткәч, Таҗи остабикәдән сабак ала башлый, аннан мәдрәсәгә укырга күчә. Бу яңачарак тәртиптәге мәдрәсә булып, Таҗи анда сигез ел укый, дини белемнән тыш җәгърафия, хисап, ботаника, тарих кебек дөньяви фәннәрне дә яхшы үзләштерә. Иң мөһиме – үзлегеннән күп укый, аеруча матур әдәбият әсәрләре белән кызыксына. Каләм тибрәтә башлавы да шул елларга карый: шигырьләр яза, авылдагы төрле гыйбрәтле вакыйгаларга багышлап бәетләр чыгара. Ләкин аңа мәдрәсәне тәмамларга туры килми. Әтисе үлеп китеп, гаиләдә ир затыннан иң өлкәне булып калган Таҗи 1910 елда укуын ташлап хезмәткә яллана. Башта якын-тирә авыл һәм шәһәрчекләрдә җир казу, утын кисү, таш вату, йөк төяү кебек очраклы эшләрдә эшләп йөри, аннары 1913 елда Ижау (Ижевск) шәһәрендәге корал заводына урнашып, алты ел шунда эшли.

1917 елның җәендә егерме ике яшьлек Таҗины Ижау шәһәрендә оешкан һәвәскәр татар театр труппасына суфлер итеп чакыралар. Тора-бара суфлерлык вазифасыннан тыш аңа спектакльләрдә рольләр дә тапшыра башлыйлар. Театр сәнгате, артистлык һөнәре эшче егетнең күңеленә хуш килә. Мәҗбүри гаскәри хезмәттә чагында (1919–1920) ул инде үзе драма түгәрәге оештырып, солдатларга спектакльләр күрсәтеп йөри. Ниһаять, аны Самара шәһәрендәге Хәрби округ хозурында ачылган татар драма студиясенә укырга җибәрәләр. Студиядә укуның Т.Гыйззәткә актерлык һөнәрен камилләштерүдә генә түгел, гомуми белем дәрәҗәсен арттырырга да зур ярдәме була. Ул рус, Европа театр сәнгате тарихы һәм әдәбияты белән якыннан таныша.

Студияне тәмамлагач, Т.Гыйззәт бер ел чамасы Оренбургта Кәрим Тинчурин җитәкләгән театр труппасында эшли. 1921 елгы ачлык вакытында труппа таралгач, Урта Азиянең мәгариф оешмаларында, соңра, Казанга килеп, Татар дәүләт театрында хезмәт итә. 1923–1925 елларда Сембер шәһәренең Татар клубында актер һәм режиссер, 1925–1929 елларда Татарстандагы Алабуга һәм Мәскәүдәге татар театр труппаларында артист, режиссер вә башка хезмәт вазифалары башкарганнан соң, 1929 елның көзендә яңадан Казанга кайтып, 1950 елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актерлык хезмәтен дәвам иттерә. Чирек гасыр театр сәхнәләрендә актер булып уйнау дәверендә ул рус һәм дөнья әдәбияты классикасы, татар драматурглары, шул җөмләдән үзенең дә сәхнә әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә катнашып, дистәләрчә истә калырдай, үзенчәлекле сәхнә образлары иҗат итә.

Шулай да иҗади шәхес буларак татар театр сәнгате тарихында Т.Гыйззәт иң беренче нәүбәттә үзенең әдәби хезмәтләре – сәхнә әсәрләре белән данлыклы. Аны драматург итеп таныткан тәүге әсәр – «Талир тәңкә» исемле драма – 1922 елда языла. Инкыйлаб алды татар авылы тормышын үзәккә алып, киеренке драматик конфликтлар бәрелешендә авыл кешеләренең кызыклы гына типларын гәүдәләндергән бу пьеса 1923 елның мартында Татар дәүләт театры сәхнәсендә куела һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Соңыннан, утызынчы елларда, автор, әсәрне эшләвен дәвам итеп, аның сюжет сызыкларын драматик яктан тагын да кискенләштерә төшә, пьесага яңа образлар, яңа вакыйгалар өсти, әсәрнең исемен дә үзгәртә, ул «Чаткылар» дип атала башлый. Шушы яңа исем белән драма 1934 елдан башлап бөтен татар театрларын гизеп чыга һәм бүгенгә кадәр сәхнәдән төшми уйналып килә.

Беренче әсәренең шулай уңыш казануы яшь драматургка яңа дәрт өсти: 1923 елда тарихи темага «Каһәрле мөһер», 1925 елда 18 нче гасырда кол крәстияннәрнең азатлык өчен көрәшен күрсәткән «Наемщик» пьесалары языла. «Наемщик»ны әдип 1928 елда үзгәртеп эшли. Салих Сәйдәшев музыкасы белән сәхнәгә куелган бу икенче вариант һәр ике авторга да киң танылу-популярлык китерә.

Т.Гыйззәтнең язучылык каләме үз чорының көнүзәк мәсьәләләренә, җәмгыятьтә, бигрәк тә авыл халкы тормышында барган социаль үзгәрешләргә үтә сизгер булуы белән характерлы. Егерменче-утызынчы елларда ул авылда социалистик мөнәсәбәтләр урнаштыру, «яңа кеше формалашу» кебек темаларга күп кенә агитацион эчтәлекле пьесалар да иҗат итә («Ил үскәндә», «Көрәш», «Акбаш вакыйгасы», «Ударник Мохтар», «Җиңү бәйрәме», «Фамилиясез тимерче» һ.б.). Бу пьесалар үз заманында авыл сәхнәләрендә еш куелып, совет хакимиятенең рәсми идеологиясен халык аңына сеңдерүдә үзләренең мөһим сәяси-тәрбияви рольләрен үтәгәннәр, билгеле. Шулай да авыл тормышын сәнгатьчә чаралар белән тирәнрәк, табигыйрәк гәүдәләндерү юнәлешендә драматург әсәрдән әсәргә осталыгын үстерә бара. «Мактаулы заман» (1935) комедиясендә автор яңа иҗтимагый шартларда яши башлаган авыл кешеләренең шактый кызыклы, реалистик образларын тудыруга ирешә. Шушы ук елларда драматург Гражданнар сугышы чоры вакыйгалары фонында авыл халкының тыныч тормышка ашкынулы уй-хисләрен, киләчәккә өметләрен оптимистик рухта тасвирлаган «Бишбүләк» драмасын яза. Салих Сәйдәшев музыкасы белән баетылган бу пьеса да Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә озак еллар буе (премьерасы – 1938 елда) зур уңыш белән бара һәм әдәби тәнкыйтьтә совет чоры татар драматургиясенең бер казанышы итеп бәяләнә.

«Бишбүләк»тән соң Т.Гыйззәт, тарихи-инкыйлаби темаларга кабат мөрәҗәгать итеп, кырыс реализм белән сугарылган күренекле әсәрен – «Ташкыннар» драмасын иҗат итә. Бу әсәр әүвәлрәк язылган «Наемщик», «Чаткылар» һәм «Ташкыннар»ның соңыннан трилогия итеп үзгәртелгән кисәкләре – «Шомлы көннәр» (1941), «Даулы көннәр» (1942), «Данлы көннәр» (1951) белән бергә татар авылының крепостнойлык заманыннан алып егерменче гасыр урталарына кадәр узган озын, катлаулы-фаҗигале юлын, көрәшен, җиңү-җиңелүләрен, үзаңы үсешен матур әдәбиятта чагылдыруның гүзәл бер үрнәге була ала.

Драматургның сугыш чорында иҗат ителгән сәхнә әсәрләреннән «Таймасовлар» (1941), «Төнге сигнал» (1941), «Изге әманәт» (1945), «Чын мәхәббәт» (1946) драмаларында әдип фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән халык вәкилләренең сугыш кырында һәм хезмәт фронтындагы фидакарьлегенә, батырлыгына дан җырлый, бу фидакарьлек, батырлыкның әхлакый нигезләрен ачып бирергә омтыла. Әхлак мәсьәләләре сугыштан соң язылган «Алсу таң» (1950), «Бердәнбер бала» (1953), «Үрнәк адымнар» (1954) кебек пьесаларның да идея эчтәлеген тәшкил итә.

Таҗи Гыйззәт – татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторы (музыкасын Җәүдәт Фәйзи яза). Бу әсәр Казан театрларында гына да ярты меңнән артык тапкыр уйнала, аны шулай ук Екатеринбург, Киев, Харьков, Улан-Удэ, Ташкент, Сәмәрканд кебек чит шәһәр тамашачылары да яратып кабул итәләр.

Үз гомерендә Т.Гыйззәт 37 сәхнә әсәре язган, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән, аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышлап язган тәнкыйть мәкаләләре, истәлек язмалары да бар. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр (1938, 1950) «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, 1939 елда аңа Татарстанның, 1940 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Ул 1955 елның 7 мартында Казанда вафат була.

Т.Гыйззәт – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сайланма пьесалар: 3 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1954–1956.
1 т. – 1954. – 416 б. – 10000 д.
2 т. – 1955. – 411 б. – 8000 д.
3 т. – 1956. –354 б. – 7000 д.
Драмалар. Комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 275 б. – 5000 д.
Әсәрләр: 4 томда / төз. К.Гыйззәтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975–1978.
1 т.: пьесалар. – 1975. – 408 б. – 14000 д.
2 т.: пьесалар. – 1976. – 352 б. – 11000 д.
3 т.: пьесалар. – 1977. – 272 б. – 12000 д.
4 т.: трилогия, публицистика. – 1978. – 400 б. – 12000 д.
Сайланма әсәрләр: драмалар / төз. К.Гыйззәтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 385 б. – 3000 д.

* * *
Искры: драма / пер. с татар. Г.Жаркова. –Казань: Татгосиздат, 1952. – 92 с. – 7105 экз.
Башмачки: муз. комедия / пер. с татар. П.Градова. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 83 с. – 3000 экз.
Потоки: драматическая трилогия / пер. с татар. Г.Жаркова. – Казань: Татгосиздат, 1954. – 4000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйззәт Т. Мин ничек артист һәм драматург булдым // Т.Гыйззәт. Сайланма әсәрләр. – 3 том. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 19–38 б.
Гыйззәт Б. Драматург Таҗи Гыйззәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 111 б.
Гыйззәтов К. Зарлы зар заман: истәлекләр // Аргамак. – 1995. – № 9. – 70–103 б.
Гыйззәтов К. Таҗи Гыйззәтнең реализмы // Казан утлары. – 1995. – № 9. – 173–181 б.
Гыйззәтов К. Башмагым либреттосының язылу тарихыннан // Мирас. – 1996. – № 1–2. – 108–120 б.
Арсланов Г. Әдәби һәйкәл // Ватаным Татарстан. – 2001. – 20 июль.
Мөхәммәдиева Р. Алабуга кантонында театрга нигез салучы драматург // Алабуга нуры. – 2001. – 20 дек.
Гыйззәтов К. Таҗи Гыйззәт: фикерләр, истәлекләр, хатлар, бәхәсләр. – Казан: Мастер-Лайн, 2002. – 512 б.
Гыйззәтов К. Халык тормышын язды // Казан утлары. – 2005. – № 9. – 165–173 б.
Гыйззәтов К. Әти турында кайбер фикерләр // Шәһри Казан. – 2005. – 16, 23 сент.

* * *
Ишмуратов Р. Вспоминая Гази Гиззата // Сов. Татария. – 1965. – 15 сент.
Гаффар А. Становление борца // Сов. Татария. – 1977. – 6 март.
Илялова И., Игламов Р. «Потоки» // Сов. Татария. – 1978. – 24 авг.
Мустафин Р. Дыхание истории // Правда. – 1978. – 25 сент.
Гадельшина З. Елабуга и Тази Гиззат // Аргамак. – 1997. – № 5–6. – С. 190–195.
 

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом