|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГЫЙЗЗАТУЛЛИНА ЛЮЦИЯЛюция Әнвәр кызы Гыйззәтуллина (Нәҗмиева) утыз елга якын гомерен китап чыгару эшенә—редакторлык хезмәтенә багышлаган шәхесләрнең берсе. Ул 1953 елның 3 ноябрендә Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туган. 1971 елда Кадыбаш авылы мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлаганнан соң, шул ук елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1976 нчы елда университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Люция ханым редакцияләгән балалар китапларын кулга аласы гына килеп тора. Алар эчтәлеге белән дә, тышкы кыяфәте белән дә баланы җәлеп итә, аның күңелен, зиһенен баета. Язучылар берлеге белән берлектә Милли китапханә тарафыннан ел саен уздырыла торган «Ел китабы» конкурсында аның мөхәррирлегендә чыккан китаплар югары бәяләнә, балалар китабы номинациясендә алдынгы урынны алып килә.
|
Иң күп укылган
|