|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГЫЙЗЗАТУЛЛИНА ФЛЕРАФлера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылыңда туган. Аңа бик яшьли хезмәт юлын башларга туры килә: җиде классны бетерүгә үк колхоз фермасында терлек карый, ә уналты яшеннән Кемерово якларына китеп, шахтада эшли, Омск—Томск тимер юлын салуда катнаша, аннан Донбассның «Калиновка» шахтасында өч ел откатчица булып эшли. 1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайта һәм 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш поселогы ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1970—1979 елларда Ф. Гыйззәтуллина Куйбышев өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши, ә 1980 елдан бирле Казанда торып иҗат итә. |
Иң күп укылган
|