поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГЫЙМАЙ ЗӘБИР

ЧИШМӘ
(Хикәя)

"Әйтсәм, ачуың килә... Әнә мунча түбәсең яңартасы бар. Капка баганасы черегән. Мин Ишләмәм ич аны. Өйдә ир заты була торып. Юк эшне бар итеп йөрисең. Шул куышында гына яшисең калган аны, алай бик тырышып та йөргәч.- Гөлҗамал карчык иртәнге намаз урынына кабатлый торган сүзләрен йомгаклап чынаякларга чәй агыза. Карты алдына балын-маен якынрак алып куя. Йомшарып: "Тамагыңа җүнләп аша, ичмасам", - дип өсти.

Мирвәли карт эндәшми. Кырык биш ел бергә гомер кичереп сүзгә килмәгәнне, картаймыш көнендә тәмсезләнеп торуның мәгънәсе юк, дип исәпли. Өченче чынаяк чәен эчкәч, юлга җыена: болдыр баскычына сөяп куйган көрәген, буяу савытын, пумаласын ала. Барыр җире ерак түгел: Кызлар чишмәсенә кадәр генә...

Мул булып чык төшкән кояшлы тын иргә. Чишмә үзәнендә алсу томан күтәрелә. Томанны иртәйге кояш нурлары шулай алсулаган. Кояш әле кыздырмый: йокы рәхәтеннән айнып җитмәгән тәнне җылы нурлары белән йомшак кына иркәли. Авылның сабыр гына яңа көн мәшәкатьләре белән яши башлаган чагы. Авыл кабаланырга, ыгы-зыгы килергә яратмый.

Тар сукмактан җай гына атлаганда, Мирвәли карт хатирәләрен яңартырга ярата. Яшьлек еллары - сусаган җанга бер йотым тереклек суы. Хатирәләр картның күп авырлыклар, югалтулар кичереп тузган йөрәген дәртлерәк, шәбрәк тибәргә мәҗбүр итәләр.

Яшь чаклар... Чишмә болынында түгәрәк уен. Гөлҗамал каршына чыгып, Мирвәли болай дип җырлаган иде:

Сикереп кенә төштем чишмәгә,
Чишмә генә суы сайдыр дип;
Күз караукайларыңны хисап иттем
Миндә генә күңелең бардыр дип.

Шушы җырга кырык биш ел гомер узган диген!.. Картаймыш көнендә хәтергә килеп торуын әйт әле син аның!.. Күптәнме соң әле чишмә болынында яшьләр түгәрәк уенга җыелалар, таңга кадәр гармун-җыр тавышлары тынмый торган иде. Авылга килен булып төшкән яшь-җилкенчәккә су юлы күрсәтү бар иде.

Анысы болай эшләнә. Туйдан соң, гадәттә, каенананың беренче кушкан эше мондый була: "Килен, - ди ул аеруча ягымлы тел белән, - самовыр куярга суыбыз беткән икән". "Хәзер, әнкәй!" - Килен бу эшне күптән көтә. Дулкынланып, аз гына каушап көтә. Үзе ялт кына көзге каршына килеп төзәтенеп алырга да онытмый. Бизәкле көянтә-чиләген иңбашына элеп чишмәгә барырга чыккан киленне капка төбендә кызлар, килен-килендәшләр көтеп алалар. Суга барганда кызларның теленнән энҗе бөртеге коелды, чишмә юлында серләр уртак, җырлар мәхәббәтле, уйлар изге була. Ә яшь киленнең кәс-кәс атлап, тамчысын да түкмичә су алып кайтуы! Бу чакта инде килен күзләргә авылның барлык карт-корысы диярлек капка төбенә чыгып утыра. Алар утырган капка төбеннән талгын җилдә агач яфраклары шыбырдашкандай чыш-пыш сүзләр һавада эленеп кала: "Төкле аягың белән, килен. Бәхетең-тәүфыйгың белән. Сау-сәламәт балалар үстерергә насыйп булсын". Килен бу сүзләрдән адымнарын саташтыра язып, пар чиләкләренең авырлыгын да тоймыйча атлый. Ә теге картлар һаман шыбырдыйлар: "Төкле аягың белән, килен. Бәхетең-тәүфыйгың белән..."Яшь киленгә су юлы күрсәтү юкка гына түгел! Бу - кияү ягыныкыларның ил-йорт алдында хисап бирүе. Күрегез, диләр алар, менә без килен төшердек. Киленебез уңган, кешелекле, ягымлы... Гөлҗамалы шуларны оныткан. Оныткан... Онытмаса, алай димәс иде.

Кырык беренче елның җәендә сугышка юл тотучы ирләр сүз берләшкәндәй чишмәгә борылдылар. Ул иртәдә алар аеруча ягымлы сызгырып атларын сугардылар. Әмма атлар барыбер сискәнде... Ирләр озаклап, рәхәтләнеп чишмә суында бит-кулларын юдылар, Гыйлаҗи йөрәкләрне парә-парә китереп тальянын тартты. Уйнавын кырт өзеп: "И-и-х, Мирвәли абый, әйләнепләр кайтып булыр микән шушы чишмә буйларына?" -дип балаларча нәүмизләнен сорап куйды... Арада ул иң яше иде. Авылга беренче кара пичәтле кәгазь Гыйлаҗинең анасына килде. Сугышта шулай: үлем яшьләргә каныгучан.

Хатирәләр - җөйләнгән җәрәхәттән саркыган бер тамчы кан. Ут эченә башлап ирләр, соңыннан атлар китте. Ир язмышы белән ат язмышы аерылгысыз булды. Атлар бетә барган саен, күкрәгендә иярле ат саклап йөрткән ирләр дә азая...

Узган ел җәй авыл кырыннан таш юл салып үттеләр. Гомер-гомергә юлсыз интеккән төбәкләргә җан керде: көне-төне юлдан машиналар гөжләп үтте, шәһәргә бару-кайту җиңеләйде. Мирвәли карт бер нәрсәне искәрде: юлчылар чишмәгә еш туктыйлар. Шуңа күрә, беренче эше итеп, чишмә тамагын ләмнән, чүп-чардан чистартты... Авылга су килгәч, көянтә-чиләк алып чишмәгә йөрүнең кирәге беткән иде - чык та колонкадан агызып ал. Чишмә ташландык хәлдәрәк калган икән. Быел, печәнгә төшкәнче диеп, ныклап тотынырга уйлады. Тамак ялгап алырга гына кайтып, ниндидер бер күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән, кичкә табан бөтен тәнендә рәхәт талчыгу тойганны чишмә ярында күләгәлек эшләп ятты. Карчыгы пыр тузып йөрсә йөрде, мунча түбәсенә әзерләп куйган такталарын күләгәлек түбәсенә, өстәлгә дип ташып бетерде. Утыргычлар ясауның әллә ни мәшәкате булмады: кул арбасына салып дүрт каен түмрәнен алып менде дә, өстәл тирәли тезеп такта кадаклап чыкты. Үткән җомга солдат киемендәге яшь егетне очраткан иде. Мирвәли картны күрүгә, егет елмаеп кычкырды:

- Суыгыз бигрәк тәмле икән, бабай!

Сөйләшеп киттеләр. Солдат күрше авылдан, кордашы Әхмәтгәрәйнең оныгы булып чыкты. Хезмәт срогын тутырып кайтып килүе. Егет, соклануын яшерә алмыйча, картның эшен күздән кичерде. "Чишмәгезнең суын эчтем дә, сагыш-сагыну-ларым басылгандай булды, бабай", - дип, саубуллашып туган авылына ашыкты. Сөенде Мирвәли карт. Авылның чишмәсен мактап, эшләгән эшенә сокланып китсәләр, кем сөенмәс?! Кибеттән чәйнек сатып алды, дүрт чынаягын, "кәрәчинкә"сен, ике кап бөртекле чәен, мәтрүшкәсен алып менде. Үз алдына бәхетле елмаеп сөйләнеп йөрдек "Юл газабы - гүр газабы, оланнар. Вакытыгыз тар булмаса, безнең чишмә суыннан чәй кайнатып эчәрсез. Мәтрүшкәле чәй җитмеш җиде төрле чиргә Бүген күләгәлек түбәсен буяу, чишмә ярына баскычлар ясап, ташлар тезеп чыгу иде исәбе. Чикләвек куакларын турыдан ярып чыгуга Мирвәли карт сискәнеп, адымнарын кызулады...

Билгә кадәр чишенеп ташлаган бер егет, чиләкләп су тондырып, угыз сөте төсендәге "Москвич"ын юып ята; тирә-юньдә хасил булган күлдәвектә күзне чагылдырып кояш тәңкәләре уйный иде. Чишмә ярында чүгәләгән кызны да, сүнәм-сүнәм дип талпынган учакны да карт соңрак шәйләде. Кыз учак утында корымланган кәстрүлне ипсез-җайсыз гына ком белән ышкый; чишмә күзендә, картны үчекләгәндәй, буш консерва банкасы йөзеп йөри, шунда ук балык койрыгы, бәрәңге кабыклары тулгана иде...

- Кызым, нигә чишмәне рәнҗетәсез, ә?!

- Ой! - Кыз дерт итеп артына борылды. Аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләр гаҗәпсенеп Мирвәли картка текәлделәр. Мәмрәп пешкән чиядәй алсу иреннәрдәй боз кебек салкын, ят сүзләр бәреп чыкты:

- Сдурел чтоли?!

Бу минутта күңеленә тулган рәнҗү хисен тел белән әйтеп бирү мөмкин түгел иде, кызыйның иңбашыннан тотып җилтерәтте.

- Кызым, нигә чишмәне рәнҗетәсең?!

- Син, нәрсә, картлач?!

Аяк асты тайгак булу да сәбәп булды бугай, егет төртеп җибәрүгә карт егылып ук китте. Җайсыз егылудан үтереп умыртка баганасы чәнчи башлады. Ачу дулкын-дулкын кан тамырлары буйлап күтәрелеп ми күзәнәкләрен томалады... Мирвәли карт көрәген ипләп тотып, аягына басты. Аннары сеңерле гәүдәсе белән каерылып егеткә кизәнде һәм... катып калды. Аның каршында борын астына яңа гына мыек тибә башлаган яшь, таза, чибәр егет басып тора иде. Көтелмәгән хәлдән куркып, югалып калган, әмма алып батырдай матур егет! Бу яшьлекнең кайнар каны белән янып торган сәламәт, зифа сынга ничек тупас тимер белән орасың! Карт икеләнеп калды. Егет исә кискен хәрәкәт ясап картның кулыннан көрәген тартып алды һәм алагаемга ташка китереп тә орды... Сабыннан сынган коөрәк каядыр очты.

Юлчылар сүзсез генә җыенып китеп бардылар. Мирвәли картның каен тузыннан үрелгән кәрзиненә кызыгып карап тордылар да, аны багажникка ташладылар. Юлчылар тирә-юньне чүпләмәсеннәр: консерва банкаларын, буш шешәләрне, кәгазь ертыкларын, тәмәке төпчекләрен билгеле бер урынга - тәгаен шул кәрзингә ташласыннар, дип кичә генә мәш килеп үргән иде...

Хәлсезлек бик тиз бөтен буыннарга таралды. Баланнар тып-тын калып чишмәгә иелделәр. Чишмә челтерәве генә бозган тынлыкта Мирвәли карт йөрәк тибешен аермачык ишетте: "Тук... Тук... Т-у-у-к..."

- Мирвәли баба-а-й!

Юк... Юк... Бу аның йөрик тибеше түгел, җир куеныннан чишмәләр - җирнең гөнаһсыз күз яшьләре тормыш, тереклек вәгъдә итеп шулай сулкылдап тибәләр бит... Чишмәләр тибә... Аны кемдер чакыра бугай...

- Мирвәли бабай! Хәлең начармы? Бөтенләй төсең киткән ич. Мин хәзер!

Сулышы кабып йөгереп килеп җиткән егет һичбер артык сүзсез аңа беренче ярдәм күрсәтте: кулъяулыгын чылатып картның күкрәгенә япты, йомшак, җиңел хәрәкәтләр белән чигәсен уды, су бирде.

Картның хәле әзрәк җиңеләя төшүен күреп, бөтенесен бер тында сөйләп чыкты.

- Синең монда кем беләндер конфликт булып алды бугай, Мирвәли бабай? Мин ерактан гына шәйләдем. И йөгердем. Кызганыч, соңга калдым. Әллә танымыйсыңмы, Мирвәли бабай? Теге көнне мыекка чорнап киттем мин: иртәгә үк сиңа ярдәмгә киләм! Кайта-а-ам! Өни сөенеченнән өрмәгән җиргә утыртмый. Әти бер тәкәне егып суйды. Клубка чыксам - Гөлназ! "Өзелепләр сагындым сине, Алмаз!" ди. Ике җирдән сорап килгәннәр - бармаган! Мине көткән! Менә бит ничек! Бүген чак ычкындым. Сиңа Әхмәтгәрәй бабайдан ялкынлы сәлам! Карыйм: син инде түбә япкансың. И-и-х...

- Калмадың, улым, - дип пышылдады карт тамак төбенә утырган җылы төерне чак йотып. Ярдәмгә дип ашкынып килгән егетнең өзми дә куймый бәхетле такылдавымы» үзе белән тормышның матур, сабый бала шатлыгыдай самими, бәхетле ягын алып килүеме шифа булды - йөрәк сыкравы әкренләп басылды. Сулыш адуы тигез, җиңел иде.

- Соңга калмадың, улым, - дип кабатлады Мирвәли карт. -Син чәй куй әле. Мәтрүшкәләп чәй эчеп алыйк. Соңыннан эшне башларбыз.


"Аргамак" журналы, 1992, № 7-8.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»