|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГЫЙМАТДИНОВА НӘБИРӘНәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдиноңа 1956 елның 20 октябрендә Татарстан АССРның Аксубай районы Карасу авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда Карасу сигезьеллык мәктәбен бетергәннән соң, Ивано-вога китеп, һөнәр училищесына укырга керә, училищены тәмамлагач, шул шәһәрдәге туку комбинатында эрләүче булып эшли. 1973 елда Казанга күчеп, төзелеш трестларының берсенә маляр-штукатур булып урнаша, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1976—1981 елларда Н. Гыйматдинова — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Университетның журналистика факультетын тәмамлап чыкканнан бирле ул ВЛКСМ өлкә комитеты каршында оештырылган республика әдәби түгәрәкләре җитәкчесе булып эшли. Н. Гыйматдинова—1984 елдан КПСС члены. |
Иң күп укылган
|