|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГЫЙМАДИЕВ РӘИСШагыйрь һәм үзешчән композитор Рәис Мөбарәкша улы Гыймадиев 1954 елның 23 апрелендә Татарстанның Чистай районы Каргалы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында урта мәктәпне, аннары, армиядә гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, 1966 елда Волгоград физкультура институтын һәм 2002 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлап ике белгечлек буенча (физкультура укытучысы-тренер һәм икътисадчы-менеджер) югары белем ала. 1976–2000 елларда Чаллы төбәгендәге төрле сәнәгать һәм хуҗалык оешмаларында шофер һәм автомобиль транспорты буенча өлкән мастер, Чаллыда «Плодовощторг» акционерлык предприятиесе директоры, Сарман районындагы «Петровская» агрофирмасының генераль директоры урынбасары, Зәй шәһәрендә кондитер фабрикасы генераль директорының беренче урынбасары булып эшли. 2000 елның июленнән ул Чаллыда шәһәрнең «Пассажир автотранспорты предприятиесе» дигән акционерлык җәмгыятен җитәкли. Хезмәтне оста оештырганы өчен «2004 ел җитәкчесе» һәм «Шәһәрнең шәрәфле гражданы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була. |
Иң күп укылган
|