поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГЫЙЛЬМАНОВ ГАЛИМҖАН

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы (әдәби тәхәллүсе — Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны (1895— 1919) биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908—1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укырга калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, «Лиро-эпик жанрлар», «Нади Такташ: иҗат эволюциясе» дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә «Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1986 елда Г. Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989—1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтиб булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция — балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда Г. Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифалары XIV корылтай (2002) сайлаган идарә составында кабат раслана.

Г. Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә яшь галимнең рус телендә «Татарская баллада» (1989) исемле монографиясе һәм Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен — шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган, зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы («Зәңгәр җырлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел, 543 бит) дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска һәм бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, аерым әсәрләргә багышланган «Заман сүз сорый» исемле тәнкыйть мәкаләләре китабы басылып чыга.

Үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган, беренче хикәя-повестьларын язган Г. Гыйльманов 1994 елда үзенең «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Шул исемдәге повестьтан тыш, китапта кайчандыр татар әдәбиятында бик популяр булган һәм соңга таба онытылыбрак торган чәчмә лирик жанр әсәрләре дә (парча, нәсер, әдәби этюД һ. б.) урын алган. Бу төр әсәрләрендә автор «сәер кеше», «ялгызак кеше», «сагышлы кеше» образлары аша чәчмә әдәбиятның моңлы һәм шагыйранә тәэсирле үрнәкләрен тәкъитә. «Тозлы яңгыр» (1986) повестенда исә, әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары әдипнең «Албастылар» (1999), «Оча торган кешеләр» (2000) исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә. Әдипнең туксанынчы елларда дөнья күргән хикәя-повестьларында да («Өзелгән чәчәк», «Яшел тутый», «Алтын тутый», «Көмеш алкалы кеше» һ. б.), егерме беренче гасыр башында язылган «Чәчәкләр дә елый» (2001), «Язмышның туган көне» (2002), «Ак ат сагышы» (2002), «Мөстәкыйм карт догалары» (2002), «Җанбалык» (2002), «Шартлау» (2002) кебек проза әсәрләрендә дә шушы юнәлеш дәвам иттерелә, әдәби әсәр аша укучы күңеленә хыялыйлык, серлелек иңдерелә.

Нәшриятта балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Г. Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. 1995 елда, Галим Әсәнов исеме астында, аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек — Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң, ел саен диярлек, балалар өчен шигырь җыентыклары басылып тора. Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана. Бер үк вакытта Г. Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тарафыннан куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән. Балалар сәхнәсе өчен иҗат ителгән әсәрләрендә драматург татар халкының мифологик мирасыннан, фольклордан алынган образларны Ратып куллана. Әдип олылар өчен язган «Бала — бәгырь Те» исемле психологик драма авторы буларак та билгеле.

Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының Рынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, Җанышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан «Татар мифлары» — биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә.

Галимҗан Гыйльманов — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003), Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты (2002). Ул шулай ук Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1994). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

БАСМА КИТАПЛАРЫ

Заман сүз сорый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1992.— 208 б.
Тозлы яңгыр: Повестьлар, хикәяләр, нәсерләр, парчалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994,— 3516,— 30000.
Гөрләвек—Ручеек: Балалар өчен шигырьләр (татар һәм рус телләрендә).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 12 б.— 30000.
Мин белгән малай: Балалар өчен шигырьләр.— Казан: «Салават күпере» журналы китапханәсе, 1996.— 16 б.
Татар мифлары. Беренче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.— 388 б.
Татар мифлары. Икенче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 432 б.
Йогерек горләвек: Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 160 б.
Кызык итәрмен әле: Балалар өчен шигырьләр.— Чаллы: «Аргамак» журналы нәшр., 1998.— 16 б.
Әбием сихерче бугай: Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, җырлар.— Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 1999.— 160 б.
Кием агачы: Балалар өчен шигырьләр.— Чаллы: «Аргамак» журналы нәшр., 1999.— 12 б.
Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 207 б.
Күңелем сурәте: Мәкаләләр, уйланулар.— Казан: «Рухият» нәшр., 2003.— 450 б.
Алдакчы тукран: Шигырьләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр.» 2003.— 79 б.
Албастылар: Хыялый кыйсса.— Казан: Татар. кит. нәшр.» 2003. — 383 б.

БИБЛИОГРАФИЯ

Алсу ШӘМСУТОВА. «Җан сурәте»
Фатих УРМАНЧИЕВ. Кыйссаның сюжеты һәм образлар системасы («Албастылар баскан дөньяда» исемле монографиядән өзек)
Әгъләмов М. «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» // Татарстан яшьләре.— 1978.— 28 дек. МөсифуллинМ. Казанда өч очрашу // Кызыл таң (Уфа).-"" 1991.— 5 июль. Вахитов Ш. Кем хаталана соң? // Өмет (Уфа).— 1993.— 27 апр. Гарифуллин В. «Мин — шагыйрь җанлы прозаик...»// Мәгърифәт.—1994.— 5 февр. ХәмидуллинЗ. «Ал да чәч нур халкыңа...» // Кызыл таң.— 1994.— Ю март. ХәмидуллинаР. Китап — күңел кояшы // Шәһри Чаллы.— 1996.— 12 окт. ИсмәгыйлеваР. Кыш бабайның сере нидә? // Сабантуй.— 1999.— 20 гыйнв. С ә й я р Н. Кыш бабайда ни сер бар? // Мәдәни җомга.—1999.— 29 гыйнв. Галимов Ф. Кар кызының мәхәббәте//Мәдәни җомга.— 2001.— 5 гыйнв. ЗаһидуллинаД. «Албастылар», яки Татар прозасында яңа сыйфатлар // Казан утлары.— 2001.— № 11. — 111—119 б. Җәләлиева М. Хыялый кыйссаны укыгач... (Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» әсәренә бер караш) // Мәгърифәт.__ 2002.— 20 апр. СафиуллинаФ. Хәзерге әдәби телебез үсеше // Казан утлары.— 2002.— № 11.— 151—159 б.

Г. ГЫЙЛЬМАНОВНЫҢ ИҖАТЫ, АЕРЫМ ӘСӘРЛӘРЕ ТУРЫҢДА ФИКЕРЛӘР

Күренекле әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов төзегән «Зәңгәр җырлар» исемле китаптагы кереш сүзгә нигезләнеп катгый әйтергә мөмкин: Бабичлар нәселе борынгы нәсел... Гомумән, бу китап Тукай, Такташ, Җәлил томнарыннан соң татар шигъриятенә куелган иң зур китаби һәйкәлләрнең берседер; бу очракта шагыйрьнең авылдашы, галим, язучы Галимҗан Гыйльманов алдында баш ияргә кирәктер.
Мөдәррис Әгълэмов, шагыйрь. 1995

Галимҗан Гыйльмановның «Тозлы яңгыр» дигән повесть, икәя, нәсерләр җыелмасы бар. Бу чәчмә әсәр тормышчанмы, эчке рухи кискенлеге һәм авылга, табигатькә тугрылыгы белән укучылар күңелендә урын алыр дип уйлыйм. Аның геройлары — гади җир кешеләре. Явачак яңгырны да Җаны-тәне белән тоеп яшәүче Ак бабайлар, бүгенге рәхимсез тормышта алган беренче күңел яраларына дәва эзләүче Саматлар, Миләүшәләр, бөтен йөрәк җылысын, күңел сафлыгын кошларга биргән Булатлар хакында ул. Автор халыкта сәер җаннар буларак телгә кергән кешеләрнең язмышларына, күңелләренә тирән төшенеп, ал арның бай, матур омтылышлы рухиятен ачып бирә алган.
Роза Хэмидуллина, китапханәче. Чаллы, 1996

«Албастылар» — татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән, яңа типтагы әсәр. Биредә тормыш чынбарлыгы белән мифология янәшә үрелеп барыла. Автор моңарчы әкиятләрдә генә телгә алына торган явыз көчләр, сихерчеләр, урман чытырманлыгында яшәүче албастылар белән укучыны йөзгә-йөз очраштыра, хәтта бераз куркыта, шомландыра да. Әсәрнең сюжеты шул дәрәҗәдә тыгыз корылган ки, һәр яңа бүлекне укыган саен вакыйгалар катлаулана бара, табышмаклар, сәерлекләр артканнан-арта...
Алмаз Гыймадиев, язучы. 2001

Прозада сирәк табыш — Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» романы. Әсәрне бер тында укып чыктылар. Галимҗан Гыйльманов — татар мифларын туплап, дөньяга чыгарып та милләткә зур хезмәт күрсәткән галим, әдәби тәнкыйтьтә яңа эз, яңа юнәлеш салган шәхес. Инде үзен прозада да уңышлы эшләрлек тормыш тәҗрибәсе булган, яшәеш агышындагы әхлакый-психологик моментларны дөрес тота һәм җиренә җиткереп тасвирлый алырлык автор итеп күрсәтте, образлы фикер остасы итеп танытты. «Албастылар »ны укыгач: гасыр башында Г.Рәхим, М.Хәнәфи тарафыннан нигез салынган модернизм үрнәгенә якын язуга уңышлы омтылыш ясалды, дип әйтә алабыз.
Факил Сафин, язучы. 2002

Стиле, теле ягыннан аерылып торган, татар прозасы өчен бөтенләй яңа булган «Албастылар» әсәре дә хәтергә уелып калды. Г. Гыйльманов язганга күрәдер дип уйлыйм. АньШ элегрәк шөгыльләнгән фәнни проблемасы да татар мифлары иде бит. Шул дөньяга тирән үтеп керүе аның фантазиясенә гаҗәеп үзенчәлекле импульс биргәндер дип уйларга нигез бар. Теле бай, хикәяләве гаҗәеп серле, сихер ле-могҗизальь әсәр куркыта да, әмма аны укыйсы да килә; текст артындагь символик мәгънәләрне дә тоясың кебек... Бу әсәрдә таләбе гаять төгәл үтәлгән. Әсәр укыла, мавыктыра, күңелне кузгата... Мондагы кебек стилистик үзенчәлекле серле сүзләрнең концентрациясен беркайда да укырга туры килмәгән иде әле.
Флера Сафиуллина, тел галиме. 2002

Галимҗан Гыйлъманов

Шагыйрь булмасам да...

Мин шагыйрь түгел. Күңелем генә шагыйрь. Бу хакта мин күптәннән беләм. Әнкәй бүген дә көлеп сөйли. Миңа ике яшьләр чамасы булгандыр, ул мине, тезләренә бастырып, үчтеки-үчтеки сикертә икән. Үзе такмаклап шигырь әйтә: Улыкаем, синмени,
Атлар җигәсеңмени?..

Улыкаем, синмени,
Атлар куасыңмыни?..

Шулвакыт, бөтен тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырып, әнкәйгә каршы такмаклый башлаганмын:

Әнекәем, синмени,
Тыер таватыңмыни?..

Менә шулай «шагыйрь» булып киткәнмен. Шигырь белән «сөйләшә» башлаганмын. Ләкин минем шигырьгә һәвәслегемне әткәй белән әнкәйдән, кайбер туганнардан башка кеше белмәде. Күрше авылда яшәүче карти (әнкәйнең әнисе) дә бәетләр-җырлар чыгара, мине: «Бабичым минем!» — дип сөя иде. Кайчандыр, Дүртөйлегә барганда, аларга кереп-чыгып йөргән Бабич. Бер балаларына Шәехзадә дип тә исем кушканнар. Озак тормаган сабый. Күрәсең, бу исемне йөрткән җаннар озын гомерле булмыйдыр...

Бабич дигәннән, бу авылдаш шагыйрь мине колагымнан тартып үстерде. Үзе түгел, әлбәттә, ә аның рухы. Үзен 1919 елда ук, 24 яшендә, Башкортстанның Зилаир авылында кьшылларның Смоленск полкы урыслары, тереләй күзләрен чокып, колакларын кисеп, соңыннан ат койрыгына тагып төртеп, бөтен кеше алдында мәсхәрәләп, җәзалап үтерәләр. Идеалыннан, иманыннан һәм шигыреннән ваз кичмәгән өчен шулай эшлиләр. Без, Әсән авылы балалары, бу фаҗигане бик авыр кичереп яшәдек. Шушы хәтәр тарих безне шагыйрь итте дә бугай. Шагыйрь булмасак та, күбебезнең язмышын әДәбият белән бәйләде ул.

Чынлап та, Әсән урта мәктәбендә шигырь язмаган бала сирәк булгандыр. Ш.Бабич исемендәге әдәби премия дә бар иде. Шулай туры килде инде — бу бүләкнең беренче лауреаты мин булдым.

Шагыйрьнең туган нигезе мин торган урамда — бездән берничә йорт аша, каршы якта иде. Соңрак ул нигезне Күәщ елгасы алып китте. Сәер булды бу -- ничә гасырлар туры, тыныч кына агып яткан елга кинәт кенә борылды да Бабичлар урынын «ялап алды». «Бу изге җанның рухы рәнҗегәндер, бу рәнҗешне Ходай Тәгалә ишеткәндер»,— дип сөйләнделәр картлар.

...Озакламый район газетасында минем беренче шигырем басылып чыкты. Аның артыннан тагын, тагын... Казандагы «Яшь ленинчы» белән языша башладым. Мәктәптә бик тиз белделәр. Даным таралды. Миңа бу хәл бик ошый иде. Шул вакытта ук язмышымны әдәбият белән бәйләргә карар кылдым.

Казан дәүләт университетында укыганда да, шактый еллар фән ташы кимереп, архив-фондларда утырганда да, соңрак Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә дә шигырь язудан тукталмадым. Күбрәк үзем өчен генә яздым. Үземнән шагыйрь чыкмаса да, күңелемдәге шагыйрьлегемә гомерем буе табынып яшәдем. Төрле дәфтәрләргә, көндәлекләргә төшеп калган шигъри язмаларымны юри генә санап карадым -биш меңнән арта икән. Төрлесе бар. Ләкин бу язмаларның барысы да кадерле, газиз миңа. Чөнки алар ихласлыктан, самимилектән һәм мәхәббәттән туганнар. Шигырь язганда мин бервакытта да күңелемә фальш һәм ялган кертмәдем. Бу әсәрләр — авыр сагыштан тулган күңелемне бушату, җиңеләйтү, өметләндерү ысулы булгандыр, мөгаен.

Минемчә, шигырь дога кебек кабул ителергә тиеш. Һәр образ, метафора, сурәт, эпитет, илаһи код, символ кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитәргә тиеш, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен дә кузгатырга, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирергә тиеш. Әлбәттә, аны өйрәтергә дә, фикри яктан баетырга да тиештер ул. Әмма шигырьнең уңышы иң элек образның һәм аһәңнең дөрес сайлануыннан тора. Шулар тәртиптә булганда гына фикер белән ассоциатив һәм гармоник бөтенлеккә ирешергә мөмкин. Болары инде поэтика фәненә карый...

Олы әдәбиятта иҗат ителгән образларым кебек, шигырьләремнең күбесе — гамьле, сагышлы, хәтта аһ-зарлы. Мин шигырьне сагышлы, борчулы чакта һәм шундый ук сагышлы, борчулы кешеләр өчен язам. Татар кешесенең төп халәте сагыш түгелмени? Аның бөтен җанын, халәтен, тормышын шул хис, шул моң билгеләмимени?! Укучым дөрес аңласын иде: мин аңа үземнең күңел зарларымны тагарга җыенмыйм. Чөнки беләм: сагышлы әсәр укып кына сагышлы булып булмый, ә менә күңелдәге авыр тойгылардан, ягъни шул ук сагыштан бушанырга мөмкин. Шигъриятемнең төп эше дә, төп көче дә шунда. Ул кешене яшәргә өйрәтми, кешене ул тоемчанрак, сафрак һәм изгерәк булырга өйрәтә. Ә изгелек күңел борчуы һәм җан сагышы аша гына килә ала.
2003

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»