|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ГЫЙБАДУЛЛИНА ЛИЛИЯ
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА—яшь шагыйрә; 1987 елның 22 мартында Актаныш районы Такталачык авылында туган. "Мин Бәхетне күрәм!" исемле китап авторы. Казанда яши.
Ә ОЧАСЫ КИЛӘ
Мин язларны сиңа бүләк итәм,
Сиңа бирәм көзләр сихерен...
Башым күккә тисә, йолдыз явар...—
Ахры, артык биек сикердем...
Мин көннәрне синең өчен саныйм,
Мизгелләрне тезәм бушлыкка.
Хыялларым елап калыр кебек,
Ничек сыйыйм бу тар тышлыкка?!.
Мин җанымны сиңа атап сулыйм...
...Ә син кайтыр өчен кит тагын!..
...Мин—яңа җыр заман шаукымында:
Ачтым гына Яшәү китабын!..
* * *
Юатасым килә сине
Еллар аша.
Тик назларым, йолдыз булып,
Төнгә аша.
Син дә әрнегән йөрәгең
Күккә ташла...
* * *
Яшен телгән мизгел узып бара,
Ул—койрыклы йолдыз, күрәсең.
Сүзләремне тамчыларга салып,
Ятлыйм бүген хисләр сүрәсен.
.. .Яшьнәп узган гомер—гүя учак,
Белми дөрли тиздән сүнәсен...
Мәхәббәт!
Өши-өши янам,
Дөрли-дөрли сүнәм.
Ялкыныңда салкын,
Кышларгамы күнәм?..
* * *
Мәхәббәт дип шашкан дөнья,
Күз яшьләрен коя-коя,
Ясак җыя һәрбер күңелдән.
Ә бәясе сөю юлларына
Алтын (яфрак!) булып түгелгән...
* * *
Ә очасы килә—
Колач җәеп, үчекләп бер зәңгәр
Күкләрне.
Нәрсә булды бу тилергән җанга?
Мин җир кызы идем—
Күптәнме?
Ә очасы килә—
Каурыйларны коя-коя
Ташлы юлларга...
Син яварсың, яңгыр, тик иртәгә—
Соңга кала күрмә еларга...
Ә очасы килә—
Ак болытны йомшак түшәк
Итеп у Инарга...
Кояш көл ә...
Тәрәзәне яптым.
...Кала исе сеңгән уйларга...
* * *
Тик бер мизгел—
Кире уйлап артка чигенермен.
Тик бер мизгел—
Йөрәгеңә мәңге чигелермен.
Тик бер мизгел—
һәм йолдызың булып кабынырмын.
Тик бер мизгел—
Мин сөюгә генә табынырмын.
Тик бер мизгел—
...һәм мин сине мәңге сагынырмын.
* * *
Монда бар да башка...
Монда күкләр югаладыр
Җирнең чигендә,
Монда күпләр шуышалар кебек...
Син чигенмә, Кеше,
Чигенмә!..
Казан утлары №3, 2006.
|
|