поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГӘРӘЙ ШАМИЛ

(1916–1946)

Шамил Гәрәй (Шамил Мәхәммәтгали улы Гәрәев) 1916 елның 31 декабрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Бик яшьли әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Җиденче сыйныфта укыган чагында, 1931 елда, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында аның балалар өчен язган шигыре басылып чыга, тагын бер елдан «Сигналчы җыры» исемле китабы дөнья күрә. Шуннан соң, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә (1931–1941), Шамил Гәрәй Татарстан дәүләт нәшриятында тагын дүрт шигъри җыентыгын («Звено җыры», «Флюра», «Тормыш иртәсе», «Тормыш чәчәкләре») һәм балалар өчен бер очерк китабын («Яңа совхозда») бастырып чыгара. Нигездә, яшь укучыларга адресланган һәм туган ил, бәхетле балачак, туган табигать турындагы уй-хисләрен шактый тәэсирле итеп чагылдырган бу шигырь китаплары белән Ш.Гәрәй үзен үсеп килүче өметле шагыйрь итеп таныта. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә сәләтен күрсәтә. «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналларында аның тәрҗемәсендә А.Чехов хикәяләре, М.Лермонтов шигырьләре, украин фольклорыннан үрнәкләр һәм аерым басма рәвешендә Л.Квитконың «Бишек җыры» (1940), А.Бартоның «Уенчыклар» (1941) исемле китапчыклары басыла.

Ватан сугышы башлангач, Ш.Гәрәй фронтка китә. Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә сугышчан иптәшләре белән чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә һәм фашизм коллыгының бөтен авырлыкларын башыннан кичерә. Инде җиңү көне килеп, әсирлектән йолып алынса да, аңа туган каласы Казанга кайтып яшәргә һәм әдәби иҗат хыялларын тормышка ашырырга насыйп булмый – 1946 елның 22 мартында Польшаның Гливице шәһәрендә әсир тоткыннарны тикшерү лагеренда вафат була.

Китапларыннан тыш Шамил Гәрәйнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980) басмаларына да кертелә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сигнал җыры: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1932. – 26 б. – 6000 д.
Звено җыры: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 78 б. – 3000 д.
Флюра: шигырь. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 15 б. – 10000 д.
Тормыш иртәсе: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 47 б. – 5000 д.
Тормыш чәчәкләре: мәктәп яшендәге балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 62 б. – 3075 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Леронов Л. Чәчәкләр турында җыр // Яшь ленинчы. – 1985. – 4 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»