(1916-1946)
Шамил Гәрәй (Шамил Мөхәммәтгали улы Гәрәев) 1916 елның 31 декабрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Бик яшьли әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Җиденче класста укыган чагында, 1931 елда, «Яшь ленинчы» газетасында аның балалар өчен язган беренче шигыре басылып чыга, тагын бер елдан «Сигналчы җыры» исемле китабы дөнья күрә. Шуннан соң, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә (1933—1941), Шамил Гәрәй янә дүрт шигъри Җыентыгын бастыра. Нигездә яшьләргә һәм балаларга багышланган һәм тематик яктан туган ил, бәхетле балачак, табигать турындагы мотивларны үз эченә алган бу шигъри китаплары белән Ш. Гәрәй өметле шагыйрь булып таныла. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә: «Азат Хатын», «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын) журналларында аның тәрҗемәсендә А. Чехов хикәяләре, М. Лермонтов шигырьләре, украин фольклорыннан үрнәкләр һәм аерым басма булып Л. Квитконың «Бишек җыры» (1940)9 А. Бартоның «Уенчыклар» (1941) исемле китапчыклары басылып чыга.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Ш. Гәрәй фронтка китә. Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә һәм фашизм коллыгының бөтен авырлыкларын кичерә. Җиңү көнен күрсә дә, зиндан тормышы аның сәламәтлеген какшата — 1946 елда Шамил Гәрәй вакытсыз вафат була.
Сугыштан соңгы чорда Шамил Гәрәй шигъри мирасының үрнәкләре «Алар сафта» (1961) исемле күмәк җыентыкта һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясендә (1980) басылып чыкты.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән әдип-солдат буларак, Ш. Гәрәйнең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
БИБЛИОГРАФИЯ
Сигналчы җыры: (Шигырьләр).—Казан: Татиздат, 1932,—26 б. 6000.
Яңа совхозда: Балалар өчен очерк/—Казан: Татгосиздат, 1932.— 406. 2000.
Звено җыры: Шигырьләр һәм җырлар.— Казан: Татгосиздат, 1934.— 78 б. 3000.
Флюра: Шигырь.-—Казан: Татгосиздат, 1934.—14 б. 10000.
Тормыш иртәсе: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1937.— 476. 5000.
Тормыш чәчәкләре: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 626. 3075.
AНЫҢ ТУРЫНДА
Шамил Гәрәй (1916—1946).— Кит.: Алар сафта/Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 129—130 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)