поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГӘРӘЙ РӘШИТ

(1931–1999)

Шагыйрь Рәшит Гәрәй (Рәшит Гәрәй улы Гәрәев) 1931 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Минзәлә районы Малтабар (хәзерге Тукай районы) авылында игенче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш китергән афәтләр, әни-апаларының, олы яшьтәге өлкән агайларының фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча иген кырларында, терлек фермаларында тырышып хезмәт итүләре, шул ук вакытта авыл халкының күңелендә, моңсулык, кайгылар белән бергә, һич тутыкмый сакланып калган күркәм гореф-гадәтләр, йолалар, өмә-бәйрәмнәр, милли уеннар – бу күренешләр, хатирәләр соңыннан шагыйрьнең иҗаты эчтәлегенә үрелеп китеп, аның тематикасын, рухи юнәлешен билгеләүдә зур роль уйныйлар.

Рәшит үзе дә җәйләрен, кышын, мәктәптә дәресләреннән бушаган һәр сәгатендә эш белән мәшгуль була: атлар көтә, сабан сөрә, өйдән өйгә йөреп почта тарата. Башта ул авылдагы башлангыч мәктәпне, аннары, күршедәге Күзкәй авылына йөреп, урта мәктәпне тәмамлый. Экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, 1949 елда Минзәлә педагогия техникумын тәмамлау турында да таныклык ала. Шушы елларда аның беренче лирик шигырьләре языла, 1948 елдан башлап алар «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, яшьләрнең «Үсү юлы» альманахында һәм көндәлек матбугатның бүтән басмаларында да еш басылалар.

1948–1950 елларда Р.Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасының Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли.

1951–1953 еларда Р.Гәрәй Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Гаскәри хезмәттә чагында, 1952 елда, Казанда аның «Беренче хисләр» дигән тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә. Ул армиядә дә иҗат эшен дәвам иттерә. Солдат хезмәтенә бәйле ул шигырьләр, үзләре бербөтен цикл тәшкил итеп, соңыннан шагыйрьнең «Шинель җылысы» (1954) исемле җыентыгына кертеләләр.

1953 елның августында армиядән кайткач, Р.Гәрәй яңадан республика яшьләр газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1954 елда Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә һәм аны 1959 елда тәмамлый.

1959–1980 еллар арасында Р.Гәрәй әүвәл «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакциясендә поэзия бүлеге хезмәткәре һәм мөдире, аннан соң берничә ел Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. 1980 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул, кыска вакытлы хезмәт вазифалары башкаруын исәпләмәгәндә, профессионал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Рәшит Гәрәй шигъриятенең нигез җирлеге – халык иҗаты, халык җырлары. Халыктагы традицион шигъри формалар кысасыннан читкә чыкмыйча, ул гади шигырь юлларына үзенең уй-хисләрен, тормышка, яшәешкә, заман вакыйгаларына, бигрәк тә җир кешеләренә җылы мөнәсәбәтен салырга, лирик каһарманының уйланулары аша заманның рухын, фәлсәфәсен гәүдәләндерергә омтыла. Хакыйкатькә тугры шәхес буларак, ул фәкать үзе яхшы белгәнне, үзе күңеле белән кичергәнне генә яза. Шуңа күрә авыл, авылның үткәне-хәзергесе, табигате, авыл кешеләренең авыр хезмәте, шатлыгы-көенечләре, бәйрәмнәре, гадәт-йолалары шагыйрь иҗатының һәм ике дистәгә якын шигъри китабының төп эчтәлеген, асылын-рухын тәшкил итә.

Рәшит Гәрәйгә 1981 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Гомеренең соңгы елларында ул туган якларында яшәп иҗат итә һәм 1999 елның 22 июнендә туган авылы Малтабарда вафат була.

Р.Гәрәй – 1960 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырчы камышлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 100 б. – 4000 д.
Җырлап яшәр чагыбыз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 92 б. – 10000 д.
Төнге учаклар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 86 б. – 6000 д.
Уйланган минутларда: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 103 б. – 4000 д.
Сиңа тартыла күңел: шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Камал. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 199 б. – 3000 д.
Елмаюлы таңнарым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 80 б. – 2500 д.
Синдә калам: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Харис. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 287 б. – 5000 д.
Көнбагышлар чәчәктә: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 72 б. – 1300 д.
Син бер генә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 128 б. – 4200 д.
Тургайлы тугайларым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 271 б. – 2000 д.
Буразналар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 287 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәтҗанов Р. Үзебезнеке // Казан утлары. – 1991. – № 5. –158–159 б.
Әгъләмов М. Сугыш елларының ютәле // Шәһри Казан. – 1995. – 1 дек.
Әгъләмов М. Бер җир, бер туфрак сыман // Туган як. – 1996. – 4 май.
Нәбиуллин Т. Шигърияткә җаны-тәне белән гашыйк // Туган як. –1996. – 4 май.
Нәбиуллин Т. Малтабарда шагыйрь җаны көтә // Шәһри Казан. – 2000. – 28 июль.

* * *
Булгари С. Мне бы песен и песен безсчетно // Аргамак. – 1996. – № 9. – С. 134.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»