|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ГРАЙ ИВАН
Иван Грай (Иван Александрович Жданов) 1939 елның 29 октябрендә Татарстанның Мөслим районы Шуган авылында туа. Бөек Ватан сугышында әти-әнисез кала һәм дүрт яшеннән туган авылларындагы балалар йортында тәрбияләнә.
Ундүрт яшьтән Казан шәһәрендә эшли башлый. Аннары комсомол путевкасы белән «Оренбург–Орск» тимер юл төзелешенә җибәрелә. 1958 елда Казанга кайта, компрессорлар заводында эшли, Совет Армиясе сафларына алына. Армиядән соң Себердә «Осназ» частьларында хезмәт итә. Казан дәүләт педагогия институтын һәм аспирантурасын тәмамлый. 1973 елда Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклап, биология фәннәре кандидаты була. 1976 елга кадәр КДПИда укыта.
1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр артиллерия профилендәге хәрби вузда эшли.
Иван Грай, шагыйрь буларак, 70 нче еллар уртасыннан «Советская Татария», «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан» газеталарында, «Идель», «Казань» журналларында шигырьләрен бастыра. Ул М.Горький музеенда һәм КДУда оештырылган әдәби берләшмәләргә йөри. Аның шигырьләре «Стихи Казанских студентов» дигән күмәк җыентыкка кертелгән. Бүгенге көндә Иван Грай – җиде китап авторы.
Иван Грай – күпкырлы, иҗади актив шәхес: СССР халыклары сәнгате декадасында катнашу өчен ул татар теленнән рус теленә җырлар тәрҗемә итә, үзен прозада да сынап карый. «Казань» журналында аның «Ангелы над стеклянным небом» һәм «Идель» журналында «Магия квадрата» эсселары басыла. Ул КАНТ академигы дигән мактаулы исемгә ия.
И.Грай – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Мгновенья вольности случайной: стихи. – Казань: Поволжье, 1992. – 176 с. – 1000 экз.
Исповедальные вешки изгоя: стихи. – Казань: Панорама, 1998. – 192 с. – 200 экз.
Известием снежного кристалла: лирика. – Казань: РИЦ Школа, 2001. – 184 с. – 500 экз.
Три ступеньки в небо: поэтическая трилогия. – Казань: РИЦ Школа, 2003. – 272 с. – 1000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Беляев Н. Восхождение. – Казань: Поволжье, 1992.
Корчагин В. О поэтике Ивана Грая и «Трех ступеньках в небо». – Казань: РИЦ Школа, 2003.
Кутуй Р. О поэзии Ивана Грая // Казань. – 2000. – № 1. – С. 7.
|
|