поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГОБӘЕВА РЕЗЕДА

Резеда Гобәева Татарстанның Балтач районы Арбов авылында туган.

Камал театрын тамашачы буларак күреп белү – онытылмас ләззәт. Ә эченә, кайнап торган казанына килеп эләгү – үзгә хис... Бөтенләй башка ис, көй һәм тәмгә ия манзара! Могҗизалар дөньясына эләккән Алисәдәй хис иттем үземне. Алиса әкияттә гел куян артыннан йөгерсә, мин – Резеда Гобәева артыннан. Аның эш бүлмәсе театрның өченче катына урнашкан. Янәшәсендә утырган рәссамның эш өстәле нинди иҗади хаоста булса, аныкы да шулай ук, тик бераз башкача. Ул театрның виртуаль дөньясы өчен җаваплы. Менә ул да, иртән театрга килү белән, почтаны алып, тикшереп чыга. Матбугатта театр турында басылган мәкалә, интервьюлар белән таныша, аларны минуты-секунды белән театр хезмәткәрләренең күз уңына – яңалыклар тактасына элә, соңрак сайтка.

Зал һәм Сәхнә – бер бина эчендәге ике дөнья кебек. Тик, гомер-гомергә тамашачы һәм актер арасында үтә күренмәле дивар булган. Югыйсә, чынлыкта актер бар гомерен тамашачыга багышлый, ә тугры халык янә һәм янә сезон саен театрга агыла... Әлеге «дивар» аркасында, бүгенгәчә актер тамашачының, тамашачы актерның чын йөзен белми яшәде. Уйнаган рольләреннән тыш, актерлар нинди икән? Тормышта нинди рольдә уйныйлар, нинди уйлар белән яналар? Ә тамашачы? Шәхсән алганда, кемгә кайсы спектакль ошый яисә ошамый? Нәрсә ишетәсе, күрәсе, беләсе килә аның? Бу сорауларга 2011 елның 20 октябреннән җаваплар табыла башлады, чөнки Камал театры бар стереотипларны бозып, күренмәс «диварны» җимерде. Хәзер тамашачы һәм актер арасында киртәләр юк: тамашачы өчен «Театр сөючеләр клубы» ачылды! Бүген инде мәгълүматны матбугаттан укып кына түгел, актер, режиссер белән күзгә-күз сөйләшеп белергә мөмкин. Бу яңалыкны да, клубны оештырып һәм үзенең аһәңле тавышы белән кичәләрне алып барып Резеда Гобәева башлап җибәрде.

«Театрда эшли башлагач, әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов миңа клуб оештырырга тәкъдим итте. Театр җитәкчелеге тарафыннан бу инде күптән планлаштырылган булган. Мин моңа теләп алындым, бик кызык тоелды. Беренче очрашу шундый рәхәт үтте, үземә дә ошады. Чын-чынлап театрны яраткан, театрга мөкиббән тамашачыны күрдек. Инде берничә тапкыр очраштык. Безнең максат атна саен җыелу түгел, ә тәмен белеп кенә, сагынышып. Театрга битараф булмаган тамашачы ул бит болай да гел безнең янда, клубка йөрүчеләрне залда еш очратам. Театр сөючеләргә генә түгел, артистларга да бу идея ошады. Һәр артист өчен уйнаган роле хакында тере тамашачыдан фикер ишетү, күзгә-күз карап аралашу бик кыйммәт, кадерле.

Бүгенге көндә күп кенә театрларда мондый җәмгыятьләр эшләп килә. Ләкин аларга керү күпчелек түләүле. Ә без андый максат куймадык. Камал театры үзенең тамашачысын ярата, хөрмәт итә, шуңа да алар белән тагы да якынаерга ике арада ныклы күпер булдырырга тели. Күпер дигәннән, без хәзер тамашачыларыбызга атналык репертуар белән һәр дүшәмбе смс-афиша җибәрә башладык. Алга таба театр яңалыклары хакында да СМС-хәбәрләр җибәрелеп торачак. Бездә номерлары булганнар иң кайнар яңалыкларны беренчеләрдән булып беләчәк. Бүгенге көндә өч йөздән артык кеше Камал театрыннан СМС-афиша ала. Тик без моның белән генә чикләнергә теләмибез, номерлар җыю бүгенге көндә дәвам итә. Язылырга теләүчеләр өчен театр кассасында гаризалар бар, аларны тутырырга мөмкин, шулай ук, фойеда аерым көннәрдә спектакль алдыннан номерлар җыябыз. Һәм интернет аша хәбәргә чыгучыларны да әлеге исемлеккә кертәбез. Кул астында афиша булса бик уңайлы бит, бигрәк тә театрга еш йөрүчеләргә». Аңлагансыз, СМС-хәбәрне тамашачыга Резеда җибәрә.

Резеда Гобәева әле шагыйрә буларак та танылып килә. Камал сәхнәсендә куелган «Яңа дулкын» проекты аша, шигъри сабантуйларда җиңүе, мәгълүмат чараларында басылган иҗат җимешләре, тәүге китабы, шигырь юлларына салынган ихласлыгы аша...

«Беренче шигырем өченче сыйныфта укыганда «Көмеш кыңгырау»да басылып чыкты. Ак йомшак песи турында. Ул вакытта, күрәсең, песиләрне бик яратканмын, тик хәзер өйдә песи асрамас идем. Җан иясе асрагач, аның өчен җаваплылык та синең өстә була бит. Балыкларыбыз бар иде, нишләптер аларга бездә ошамады... Ә-ә, безнең сүз шигырь турында бит әле... (Көлә). Мин мәктәптә укыганда, китапханәдә Зөлфия Гаяновна эшли иде. Әдәбиятка, иҗатка гаҗәеп гашыйк кеше. Нәкъ менә ул, безне, башлангыч сыйныф балаларын, үзенә җыйды да, шигырь язып карарга тәкъдим итте. Шул язып караудан башланып китте барысы да. Шигырем басылып чыккач, әй сөенгәннәрем! Бөтен мәктәп буйлап, кеше саен күрсәтеп йөрдем. Соңрак мәктәпкә яшь белгеч Руфия Билсуровна кайтты. Ул «Алтын каләм» дигән түгәрәк оештырып җибәрде һәм барлык иҗатка тартылган, әдәбият белән кызыксынган укучыларны җыеп очрашулар, дәресләр үткәрә башлады. Беренче мәгълүматны да миңа ул бирде. Шигырь язу өчен хис кенә җитми бит, аның да үз кануннары бар.

Һади Такташка сокланып бетә алмыйм мин. Хәсән Туфан иҗатына мөкиббән... Саҗидә Сөләйманова, Илсөяр Иксанова шигъриятендәге хатын-кыз хисе үземә аваздаш... Шигырь интегеп язылырга тиеш түгел, ул күңелдән очып чыгарга, бер сулышта туарга тиеш».

Һәр шагыйрьнең иҗатында сөйгән яры, мәхәббәте мөһим роль уйный. Сөйгәнең актер, режиссер һәм драматург булса, бигрәк тә «уйныйдыр». Күпләр, хәтта театрда эшләүчеләрнең кайберләре дә, аларның ир белән хатын икәнен белми, башкалар сагаеп карый, һәм бары чын дуслар гына соклана.

«2009 елның феврале. Кемнеңдер иҗат кичәсе иде Камалда, хәтерләмим. Ул көнне яшьләр сәхнәдән шигырь укыдылар. Гадәт буенча, бер тәнәфес вакытында фойега чыктык. Мин балконда утыра идем... Кәеф яхшы һәм төшкәндә баскыч кырыена тотынып, нидәндер рәхәтләнеп көлеп, кулларым белән үрмәләп төштем. Ахырдан күз алдыма китердем – карап торган кешегә бик кызык тоелгандыр инде! Ә карап торган «берәү» чыннан да булган... Фойеда Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин белән беррәттән миңа таныш түгел тагын бер ят кеше басып тора иде. Сакаллы, озын чәчле... Елмайдым елмаюын, ә үзем эчтән генә: «Абау, нинди сәер кеше!» дип уйлап куйдым. Илгиз исә ул очрашуны болайрак искә төшерә: «Синең шул көнне ничек баскычтан төшкәнеңне гомердә дә онытасым юк, беренче күрүдә үк минеке булачагыңны аңладым!» – ди ул. Тик бу әкиятнең ничек башлануы мөһим түгел, хәзер инде ул «сәер кеше» минем бөтен барлыгымны биләп алды. Минем Илгизем - ул җылы, якты, серле бер утрау кебек. Ул утрауга бер килеп эләксәң, шунда гомергә каласы килә. Хәтта кешеләрдән читтә яшәргә туры килсә дә, барыбер... Ул теләсә-нинди бушлыкны тутыра алыр сыман».

Резеда Гобәева «Гади була алмый ярату!» дисә, мин «Гади була алмый шагыйрә!» дияр идем!


Идел, №3 (2012)
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»