поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЗИЗОВ РАФАИЛ

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алганнан соң, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1979 елда мәктәп урта белем бирә торган унберьеллык уку йортына әйләнгәч тә, Р.Газизов бүгенгә кадәр әлеге мәктәпнең директор вазифаларын башкаруын дәвам иттерә. 1981–1986 елларда ул читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.

Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул сигез китап авторы, шуларның алтысы шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң...», 1998) һәм берсе – сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт») – әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала. В.Имамовның «Үзебезнең урам малайлары» дигән кереш мәкаләсеннән тыш бу китап ахырында шулай ук Р.Газизов иҗатына багышланган башка материаллар – Зөлфәтнең «Шагыйранә иркен сулыш», Р.Шәрәфиевнең «Шагыйрь күңеле – серле дөнья», Л.Минһаҗеваның «Хаталар да булмаса...», Айдар Хәлимнең «Кайда син, Рафаил?» исемле мәкаләләре дә урнаштырыла.

Шигърияттә Р.Газизовны авыл җырчысы дияргә була. Малай чактан җир хезмәтендә чыныгып, авыл тормышын тирәнтен аңлап-татып яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый һәм иҗатында шуны ачык чагылдыра. Яшәеш хакыйкате, тормышчан самимилек, авылның язмышы-киләчәге, өлкән буын белән яшь буын арасында гармониянең бозылуы турында борчылу – болар шагыйрь иҗатының төп юнәлешен тәшкил итә. Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның «Кирмән» дигән поэмасы да бар. Аның шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә.

Рафаил Газизов 1991 елда Ш.Маннур, 2003 елда Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләкләр иясе, ул төрле әдәби конкурсларда дәрәҗәле урыннарга лаек була. 2006 елда Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом белән бүләкләнә.

Р.Газизов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бөре керфекләре: шигырьләр / кереш сүз авт. Зөлфәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 63 б. – 1200 д.
Җиләкле алан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 32 б. – 10000 д.
Чөгендер хикмәтләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 32 б. – 10000 д.
Хат: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 95 б. – 4000 д.
Түбән оч малайлары: әсәрләр. – Казан: Татар китабы, 1998. – 128 б.– 4000 д.
Кичер, кичерә алсаң... / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – Казан: Татар китабы, 1998. – 159 б. – 3000 д.
Ак болыт: чәчмә әсәрләр, шигырьләр. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2003. – 224 б. – 1000 д.
Бүләгем: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 48 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Р. Табигать баласы // Соц. Татарстан. – 1983. – 3 март.
Әгъләмов М. Ачык дәрес бирә... шагыйрь // Яшь ленинчы. – 1988. – 12 окт.
Минһаҗева Л. Хаталар да булмаса... // Казан утлары. – 2000. – № 3. – 142–144 б.
Айдар Х. Кайда син, Рафаил? // Мәдәни җомга. – 2001. – 14 дек.
Гадел Ә. Шагыйрь күңеленең биеклеге // Татарстан хәбәрләре. –2002. – № 5.
Шәрәфиев Р. Хыял күкләрендә ак болыт // Мәйдан. – 2004. – № 9. – 104–107 б.
Фәрхетдинова Ч. Кытайларга барып гыйбрәт ал // Мәдәни җомга. – 2007. – 30 март.
Минһаҗева Л. Хаталар да булмаса // Мәйдан. – 2007. – № 4. – 72–75 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»